- Бер продюсер һәм өч егет акчаны ничек бүлешә?
Р.М.:
- Продюсер буларак эшли башлаганыма 20 ел була. Баштагы җиде елда мин бөтенләй акча күрмәдем. Киресенчә, һәр нәрсәгә үз кесәмнән чыгарырга кирәк була иде. Биш сум акча керсә дә, тигезләп бүлә идек.
- Коллектив өченче тапкыр алышынды, халык ничек кабул итә?
- Беренче составта Илназ (соңрак «Дөбер-шатр» төркемендәге Илназар) исемле бик таланлы егет бар иде. Кызу канлы, энергиясе ташып торган егет. Ул карьерасын башка төркемдә дәвам итте. Икенче тапкыр Вәли белән Азат китте. Алар дини юнәлешкә күчтеләр. Азат кебек оста баянчылар бармак белән генә санарлык бүген. Өченче тапкырда Марат һәм Артур төркем белән саубуллашты. Аларның берсе белән дә контракт нигезендә эшләмәдем. Соңгыларының төркемнән китүе турында матбугатта шактый бәхәс куерды, имеш-мимешләр йөрде. Менә аларның миндә үз куллары белән язылган гаризалары саклана. «Үз теләгебез» белән дип язылган. Республика җитәкчелеге төркемгә автобус, аппаратура бирде. Әмма ул миңа да, егетләргә дә түгел, ә төркемгә бирелде. Башка өстенлекләр, «Атказанган артист» исемнәре егетләрнең үзләре белән китте. Артур баштарак үзе генә җырлап йөрде дә, соңрак Марат белән берләшеп, бик матур дуэт булып оештылар. Алар өчен дә шатланып торам, барысына да уңышлар телим.
- Ә хәзерге егетләрнең холык-фигыле нинди? Алар белән ничек эшлисез?
- Айдар - минем уң кулым, «алтын егет». Ул студиядә төннәр буе утыра, аранжировкалар, клиплар ясый. Өчесе дә иҗат дип янып яши. Илнатны мин бер туйда күреп алдым. Ул мәҗлес алып бара иде. Шунда ук аның чын артист икәнен аңладым. Фәнил Татар дәүләт филармониясендә солист булып эшләп йөргән. Кызганыч, мин аны иртәрәк күрмәгәнмен. Бүген өч егеттән дә мин канәгать, мин алардан уңдым, Аллага шөкер.
- Опера һәм балет театрында аренда бәясе дә шактыйдыр. Тамашачыны җыя алмабыз дип курыкмыйсызмы?
Рафаэль Мәҗитов:
- Җыелса - җыярбыз, җыелмаса... Хәзер бит кеше ипи, шикәр комы алыргамы яисә концертка барыргамы икәнен үзе хәл итә.
Илнат Фәрхуллин:
- Билет бәясе 200 сумнан 1000гә кадәр. студентлар да билет алып, концертка эләгә алсын өчен эшләнде бу.
Илфак Шиһапов:
- Опера театрында концерт кую татар концертларын тагын бер баскычка өскә күтәрә. Зал тулы булса да, концерт чыгымы капланып бетмәскә мөмкин, чөнки рекламага гына да күп акча кирәк. Бу концерт акча эшләү проекты түгел. Продюсер белән җырчы арасындагы мөнәсәбәтне дә ассызыклап үтәсем килә. Мәсәлән, кибеттә чәчәк орлыгы сатыла. Хуҗабикә аны алып кайтып утырта, су сибә, янындагы чүпләрен утый, төбен йомшарта. Шуннан соң аңа сокланып: «Ай, нинди матур чәчәк», - дибез. Монда да шулай. Продюсер ярдәм итмәсә, җырчы үсә дә, чәчәк тә ата алмый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар