16+

Казанда «Яңа татар җыры - IV» бәйгесенең финалы узды

«Яңа татар җыры» - Ваһапов фондының татар милләтенең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты.

Казанда  «Яңа татар җыры - IV» бәйгесенең финалы узды

«Яңа татар җыры» - Ваһапов фондының татар милләтенең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты.

Бәйге быел инде дүртенче тапкыр ике номинация буенча үткәрелә – «Иң яхшы татар җыры» һәм «Иң яхшы балалар җыры».

Өч ел буе конкурсны Разил Вәлиев җитәкләде. Бу елны бәйгенең  жюри рәисе - композитор, Татарстанның халык артисты Резеда Ахиярова. Бәйгегә килгән 170 җыр арасыннан 65е финалга узып, жюри рәисе һәм башка жюри әгъзалары – композиторлар Риф Гатауллин, Рәфис Хөснетдинов, җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова, ТНВ каналы дирекциясенең музыкаль һәм әдәби программалар бүлеге җитәкчесе  Фәридә Төхвәтуллина, Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рифат Корбанов, музыкаль продюсерлар Рөстәм Сәрвәров, Айгөл Зәйнуллина, проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов тарафыннан бәяләнде.
«Ел саен безнең өчен иң зур нәтиҗә шунда ки - татар халкында иҗади башлангыч сүнми, сүрелми. Мәсәлән, безнең быел да бәйгегә 170 җыр килде, - диеп башлады сүзен Рифат Фәттахов. - Бу инде безнең татар халкы тәртип бозып йөрми, татар халкы җыр яза, дигән сүз. Матур җырларны эзләү, табу һәм аларны татар эстрадасына чыгару – бу бәйгенең төп максаты».
«Яңа татар җыры - IV» бәйгесенең Гала-концерты 18 апрель көнне «Пирамида»да узачак. Сәхнәдә быелгы бәйгенең җиңүчеләре һәм алдагы елларның хитлары яңгырый. Беренче урын ияләре 200 мең сум, икенчесе - 150 мең, өченчесе - 100 мең күләмендә приз алачак.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading