16+

Казанга 25 илдән, Россиянең 15 төбәгеннән кунаклар җыелачак

“Шәрык Базары” офыкларын җәя: “Безнең туганнарыбыз, татарлар, чакыруын кире кага алмыйбыз”.

Казанга 25 илдән, Россиянең 15 төбәгеннән кунаклар җыелачак

“Шәрык Базары” офыкларын җәя: “Безнең туганнарыбыз, татарлар, чакыруын кире кага алмыйбыз”.

Казанны янәдән шәрык моңнары күмәчәк. “Шәрык Базары” Халыкара милли мәдәниятләр фестивале быел бер атна дәвам итәчәк. Фестиваль кысаларында барлыгы 7 концерт узачак. Ваһапов фондының әлеге проекты Казанга 25 илдән, Россиянең 15 төбәгеннән кунаклар җыя. Фестиваль Татарстан Рәисе, Россиянең Тышкы Эшләр министрлыгы, Президентның мәдәни инициативалар фонды, “Татнефть” хәйрия фонды ярдәме белән уза. Сүз уңаеннан, җыр бәйрәмен оештыру өчен  фонд 14 миллионнан артык грант откан.

– Быел республикала милли мәдәниятләр елы уңаеннан күп чаралар оештырылды.  Фестиваль әлеге исемлектә аерым урын алып тора. Фестивальгә Россиянең төбәкләреннән генә түгел, төрки халыклар яшәгән илләрдән дә кунаклар килә. Урнашкан сәяси вәзгыятьтә бу аеруча мөһим. Әлеге чара төрки халыкларны берләштерә, – диде мәдәният  министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Узган елны “Шәрык базары” фестивале тамашачылар күңелендә яхшы хатирәләр калдырды. Рәсми өлеш кенә озакка сузылды. Быел оештыручылар халык фикеренә колак салып, ачылу тантанасын аерым 20 октябрь Казан Ратушасында уздырырга булганнар. Концерт исә, иҗади номерларга бай булачак. “Концерт өч сәгатьтән дә ким була алмый”, – диде проектның генераль продюсеры Рифат Фәттахов.

–  Фестивальгә ел дәвамында әзерләнәбез. Быел 40 милли мәдәният вәкиле катнаша. Узган елны төрки мәдәниятләр фестивале исемен йөрттек. Үткән фестивалебездән соң, Таджикистан, Ингушетиядән иҗади коллективлар катнашу теләген белдерде. “Шәрык Базары”ның масштаблары киңәйде. Киләсе елларда ике гала-концерт оештырырга туры килүе бар, чөнки бер концерт кысаларында 40 мәдәниятне күрсәтеп бетереп булмый. Гала концертта катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта, – диде Рифат Фәттахов. 

Фестивальдә катнашу теләге Казахстан Республикасында аеруча зур икән. Оештыручылар сүзләренчә, алар 40 кешелек иҗади делигация җибәрәсе булганнар. 
Китай (Харбин), Индия, иран, Египет, Казахстан, бу елдан башлап илләрнең презентациясен башлыйсыбыз килә.
Ялла төркеменең концертлары башкалада гына узмавы шатландыра. Алар Түбән Кама, Әлмәт, Чаллыда чыгыш ясаячак.  

– Узган елны фестивальне беренче тапкыр гына оештыргач, мөмкинлекләребез чикле иде. “Ялла” төркемен  чак кына кабул итмичә калдык. Фаррух Закиров белән очрашу өчен махсус Ташкентка очтым. Ул бик гыйлемле шәхес: “Безнең туганнарыбыз, татарлар, чакыруын кире кага алмыйбыз. Аларның шартларына килешәбез”, – дип әйтте. Ә быел исә, “Ялла”ның Татарстан буенча гастрольләрен дә оештырабыз. Алар “Шәрык базары” гала-концертында да чыгыш ясаячак, – диде Рифат Фәттахов. 

Сүз уңаеннан, бу көннәрдә генә Ташкентта Ваһапов фестиваленең гала-концерты узды. Фонд җитәкчесе, тарих янәдән кабатланды дип ишарәләде. 50 ел элек Рәшит Ваһаповның Ташкенттагы концертларына билетлар сатылып бетеп, зур чиратлар барлыкка килгән булган. Быел да, шул хәл кабатланган. 
“Шәрык Базары” быел яңалыкларга бик бай. Фестиваль кысаларында катнашучы бер төбәкне тәкъдим итү гадәте керәчәк. Быел исә, ул Башкортстан Республикасы булачак.  Концертта катнашучылар аркасында Филүс Каһировның нурлы йөзен күрү дә шатландырды. Хәтерләсәгез, Ваһапов фонды белән җырчының мөнәсәбәтләре катлаулы иде. 

– Әлеге концертның иҗади программасына катнашыбыз юк. Оештыру эшләре белән шөгыльләнәбез. Филүс Башкортстанда туып-үскән. Ваһапов фестиваленең лауреаты Филүс Каһиров бөтен концерт программасын да бизи ала. Ваһапов фестиваленең җиңүчеләренең уңышлары белән горурланабыз, – диде Рифат Фәттахов. 

“Шәрык Базары” офыклары тагын да ныграк икенче елга киңәячәк. Рифат Фәттахов фестиваль кысаларында яшь башкаручылар конкурсын оештырырга теләк белдерде.
– Икенче елга фестивальне башкалабызда узачак БРИКС саммиты көннәренә туры китерергә тырышачакбыз. Концерт бу чараның мәдәни программасының бизәге була алыр иде, – диде.  
 


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading