...1976 елдан бирле Казан филармониясендә хезмәт иткән Хәмдүнә күкрәктән чыккан көр тавышы белән үз тормышын, үз язмышын җырлый сыман. Әйе, җырлый-җырлый елый, җырлый-җырлый көлеп алга бара җырчы. Башкортстанның Борай районының Котлыяр авылында җырлы-моңлы гаиләдә туып үсә, хәлле, тырыш, рухи яктан көчле Тимергали нәселеннән булган кызга Аллаһы Тәгалә тимер кебек ныклык, галилекне дә жәлләмәгән. Әтисе Сәетгали бабай кулыннан гармунын төшермәгән. Сәхнәдә бертуган абыйсы Фәнәви Тимергалиев туган як көйләрен тальян гармунда сузып җибәргәч, зал “Ах!” итеп, сокланып, хуплап утырды.
Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән чыгыш ясаган Ринат Закиров Хәмдүнә Тимергалиеваның егерме елдан артык Конгресс юлламасы белән татарлар яшәгән күп төбәкләрдә булуын, иҗатының байлыгына басым ясады. Конгрессның чит регионнарда яшәүчеләр белән элемтәдә, халыкны берләштерүдә Хәмдүнәнең роле зур икәнен ассызыклады.
Концерт шулай жор-шаян сүзләр белән дәвам итте. Үз сүзен кистереп әйтә белүе белән танылу алган олугъ җырчыбыз шаяртуларга бик бай. 2017 елны фонограммага җырлаучыларга каршы көрәш тә игълан иткән булган икән. Табигый сәләт, зиһен-зирәклек, мөкәмәл ишетүгә ия җырчының репертуар төзелеше дә төрлелектән, матурлыктан тора. Аның тормышындагы һәм иҗатындагы сагыш-гамнәре гомум кешелекнеке белән тоташа.
Ул үзен төрле жанрда сыный, бертөрлелек аңа хас түгел – попмузыканы да, танго, джазны да, халык көйләрен дә бертигез биеклектә җырлый алган җырчы. Киеренке булган шәхси сәбәпләр дә аны сәхнәдән аермады, иҗатын туктатмады – авыр вакытларында да яңа җырлар тупларга, репертуарын баетырга вакыт-көч тапты. Ул башкарган “Эскадрон”, “Ялгыз каен, “Сары чәчәк өзмәгез”, “Чияле тау” һәм башка җырларны тыңлап халык ләззәтлеп яшәде... Үзе әйткәнчә – “Ялгыз каен” җырын аңа Илһам Шакиров өйрәткән, бу озын җырның көе дә, сүзләре дә мәшһүр җырчыбызныкы булган икән.
Артист кием белән дә халыкка яңалык алып килә. Хәмдүнәнең ике сәхнә костюмы филармониянең фойесындагы күргәзмәсенә дә куелган иде. Боланга охшаган ак күлмәге һәм милли татар кызы костюмнары. Юбилей концертында да бары тик затлы, заманча костюмнар гына булуы артистның килешле итеп киенә белү осталыгына ия булуы турында сөйли.
Хәмдүнәнең моңы, башкару осталыгы сере мине күптән кызыксындырып килде. Татарстанның халык артисты дигән исем үзе үк әйтеп торадыр сыман – ул халыкча җырлый торган халыкчан җырчы. Кабатланмас яңгырашы буенча төзәтүгә бирелми торган, көчле, күкрәк резонаторы өстенлек алган тавыш. Җырлау тыны үзләштерелгән – иркен киң сулыш, бигрәк тә озын көйләрдә. Күренекле әдибебез Н.Исәнбәт: “Моң ул халыкның күңел ихтыяҗын үти. Җырчының осталыгы озын көйләрне җырлый белүендә сынала”, – дигән иде. Озын көйләрне ул чаманы белеп кенә, бормалы урыннарны үтә дә “моңландырмый” гына башкара. Ә кыска көйләрдә тыны бер, хәтта ике куплетка да җитеп куя. “Галигә барам әле” дә аның тын алганын да сизмисең... табигый дә, гади дә, ихлас та. Күп кенә җырларын ул үз интерпретациясендә, мәсәлән, “Җомга”ның куплетларын төрлеләндереп (вариацияләп) башкара.
Хәмдүнәне Стәрлетамакның мәдәният училищесыннан бирле беләм дияргә була. Баянда уйнап утырган чакларын бик еш күрергә туры килде. Уку йортының сәхнәсендә дә чыгышларын тыңлаганым булды. Училищеда хор дирижерлык бүлегендә өч ел укыганнан соң ул Уфа сәнгать училищесына укырга керә. Әмма әтисе вафат булу сәбәпле авылга кайтырга мәҗбүр була. Хәер, табигатьтән, тумыштан чарланган башкару манерасына күп еллар уку бәлки файдага да булмас иде. Филармониядә үз төркемен оештырганчы аңа баштагы елларда И.Шакиров, Г.Рәхимкулов, Э.Җәләлетдинов, З.Нурмөхәммәтов төркемнәрендә чыгыш ясарга туры килә. Филармониядә иң күп табыш китергән җырчылардан Хәмдүнә була һәм оператор В.Лапшин ярдәмендә беренче аудиокассета чыгаручы да ул. Атказанган исеме дә башбирмәс холыклы, ирек сөючән җырчыга 11 ел хезмәт куйганнан соң гына бирелә.
Репертуарына тирән мәгънәле, җан азыгы булырдай җырларны сайлап, ихласлыгы белән тамашачы күңелен яулап ала белә иде ул. Үзе юмор яраткангадыр, бәлки, юмор белән сугарылган шаян җырлар аңа бигрәк тә килеште.
Хәмдүнә җырларны башкаруында, сәхнәдә үз-үзен тотышында бунтарьлык, гыйсьянчылык сыйфатлары да юк түгел. Һәрвакыт халыкның үзе тапкан яңа җырларын башкарганда, төрле формада үзенчә көтелмәгән башкару манерасы килеп чыга, сәхнәне дер китереп шоу ясый белә. Шуны әйтәсем килә – аның иҗаты милләтебез характерының бер чагылышы булып тора...
Филүсә Арслан,
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар