16+

«Киек каз юллары» җырын башкаручы Артур Хәсәнов СВОдан ялга кайткан

Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Рөстәм Хәсәнов сторисларын күзәтеп барам, дип язган «Өмет» газетасы журналисты.

«Киек каз юллары» җырын башкаручы Артур Хәсәнов СВОдан ялга кайткан

Татарстанның атказанган артисты, популяр алып баручы Рөстәм Хәсәнов сторисларын күзәтеп барам, дип язган «Өмет» газетасы журналисты.

Күп кенә артистларныкы кебек үк аның әле кызу чор. Ул  Яңа ел корпоративлары алып бара. Кичә Рөстәм баянчы Илназ  Вәлиев һәм Рамил Галимҗанов белән Чакмагыш авылының “Какаду” кафесында  аларны башлап җибәрде дә инде. Һәм көтелмәгән, шул ук вакытта сөенечле яңалык: Артур Хәсәнов махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан. Исегездә булса, мобилизацияләнгәч, хәрби өйрәнүләр вакытында Филүс Каһиров репертуарыннан «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган иде ул. Кичәне бәйрәмне ул да  үз  чыгышы белән бизәгән. 

“Барыгызны да якынлашып килүче Яңа еллар белән котлыйм. Без инде Чакмагышта “Какаду” кафесында беренче Яңа ел банкетын башлап җибәрәбез. Һәм инде безнең махсус кунагыбыз – Артур Хәсәнов. Дуслар,  ул кыска ялга кайткан.  Аны күрсәгез, чакырасыгыз килсә, шалтыратыгыз, табыгыз, 8 гыйнварга кадәр ул Башкортстанда булачак”, –ди Рөстәм үзенең видеосында.

Уртак фото астында Рөстәм: “Артур, үзеңне сакла! Чакмагышларны зурладың,  рәхмәт сиңа!” – дип язган.  

"Өмет" газетасы. 

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading