- 2015 елда дустым белән хәрби операцияләрдә катнашу өчен контракт төзедек. Автомат тотып сугышасым килде, бер балачак хыялы булгандыр бу минем. Армиядә хезмәт итмәгәнгә күрә мине алмадылар. Мин бара алмагач, теге егет тә бармады, контрактны өзде... Мобилизация башланганчы бер ел кала күрәзәче белән аралаша идем. Берсендә нинди хәлләр булачагы турында сөйләде, минем контракт төзеп баруымны һәм исән-сау кайтуымны да алдан әйтте ул. Бу сүзләр махсус хәрби операциядән кайткач кына исемә төште.
Безнең җизни мобилизациягә эләкте. Миңа повестка килмәде, әмма мин китәргә алдан әзерләнеп йөрдем: җирләремне Ленарга күчердем, чөнки кайтаммы-юкмы икәне билгесез бит. Хатынга, гаиләмә бу хәлләрне сиздермәдем. 23 августта контрактка имза куйдым. Китәсемне беркем дә белми иде. Дусларга-туганнарга 1-2 көн кала гына әйттем. «Капка төбендә елап торырга кирәкми. Саубуллашырга теләсәгез, килерсез», – дидем. Мин бит уен-көлке белән сөйләшә торган кеше, тормыш иптәшем ахырга кадәр ышанмады. Минем белән саубуллашырга килгән кешеләрне күргәч кенә барысын да аңлады, китмә, диеп бик ялварды. Шул төнне әти белән әни шифаханәдән кайтып төште. Аларга әйтми, сер бирми генә китәсе идем, тик китәсемне ишетеп, кайттылар...
- Китәсе төнне ничек уздырдыгыз?
- Кеше бик күп иде өйдә: туганнар-дуслар җыелган, шау-шу... Төне буе өйгә кайтмадым. Мин уйлаганны эшли торган кеше. Хәтта район башлыгы да: «Мин сине беренче ел гына белмим. Төбәгән җиреңә ата торган кеше, фикереңнән кире кайтмыйсың. Шуңа күрә кире уйла дип үгетләмим. Хәерле юл», – диде. Кая барганымны белеп бардым.
- Кайчан яраландыгыз?
- Мин укуларга бармадым. Автоматны күргәнем бар, мәктәптә укыганда гел ату буенча ярышларга йөрдем, төз аттым. Шуңа күрә эшелон белән туры Луганскига киттем. Безне аннары төрле җирләргә күчереп йөрттеләр. 4-5 сентябрьдә Херсонда идек, әмма озак хезмәт итә алмадым, 11 ноябрь көнне бик каты яраландым: миндә 17 кыйпылчык иде, сул аяк һәм кул сынган, уң аякның бармак өлешләре юк, алар киселгән. Мин Херсоннан Севастопольгә очканда гына аңга килдем. Кайда беренче ярдәм күрсәткәннәрен белмим. Севастопольдән – Сочига, аннан 12 декабрьдә Мәскәүгә госпитальгә кайтардылар. Ул вакытта безнең ротадан 96 кешенең дүртесе генә исән калды, хәзер ул дүрт кешедән дә бер мин генә...
- Госпитальдә вакытта якыннарыгыз белән ничек элемтәгә чыктыгыз?
- Мин апаның һәм хатынымның телефон номерын яттан беләм. Тормыш иптәшемә шалтыраткач, ят номер, дип ул алмаган. Апам трубканы алды, аның белән сөйләштек. Аңа кадәр аларга әллә нинди куркыныч мәгълүматлар килеп ирешкән булган. Янәсе, аягы-кулы юк. Акрынлап дуслар-туганнар белән элемтәгә керә башладым, Мәскәүдә ятканда көн саен диярлек хәл белергә килделәр.
- Шушы вакыйгалардан соң тормышка карашыгыз үзгәрдеме?
- Бу хәлләрдән соң тормышка караш берничек тә үзгәрми кала алмый. Дусларым да: «Син элек кырыс идең, хәзер бөтенләй башка кеше», – диләр. Капка төбендә үсеп утырган кычытканны да чабып атасы, кешегә авыр сүз дә әйтәсе, рәнҗетәсе килми. Яшәүнең кадере артты. Мин 11 килога ябыгып кайттым, күп кеше танымады хәтта. Зарланганнарга аптырыйм инде мин хәзер, аяк астыңда мина юк, тирә-ягыңда тынычлык! Кошлар сайравын, чәчәкләрнең үскәнен карыйсы, тыңлыйсы, күзәтәсе килә. Туган яктан да матур җир юктыр ул... Бик кызу идем мин элек. Тормыш иптәшем дә шулай ди. Хәзер бераз тындым, сабыр төбе – сары алтын, дип белми әйтмәгәннәр инде ул. Аллаһы Тәгалә шулай акрынайтты, бераз туктатты мине.
- Гаиләгез турында да сөйләп китегез әле. Хатыныгыз белән ничек таныштыгыз?
- 6 яшьлек кызым, ике айлык улым бар, Аллаһка шөкер – Элиза һәм Булат. Тормыш иптәшем белән 2008 елда аралаша башладык, шул елны минем җырга клип төшердек. Ул вакытта бу эшләр ниндидер бер зур могҗиза иде минем өчен. Клипка исә сюжет буенча бер матур кыз кирәк иде. Кызлар белән йөрмим, дөресен генә әйткәндә, кызлар белән йөрү ул вакытта уемда да юк. Шул чакта әни әйтә: «Ник Илүзә бар бит. Бигрәк чибәр»,– ди. Илүзәнең 8 сыйныфта укыган чоры бу. Әти-әнисеннән рөхсәт сорадым да, клипта төште. Моның өчен аңа шоколад бүләк иткәнем дә хәтердә. Шуннан соң аралаша башладык, акрынлап йөреп киттек. Ул бездән бер урам аркылы гына яши иде, яшь аермабыз – 6 ел. Мин 11нче сыйныфта укыганда, аларның мәктәптә йөгереп йөргәнен хәтерлим. Аның үскәнен, укып бетергәнен 10 елга якын көттем (көлә).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар