Җырчы тормышында зур үзгәрешләр көтелә.
Җырчы Лилиана Газизова зур сөенече хакында социаль челтәрдә язган.
"Мин үземә хәзер шундый ошыйм. Ник икәнен сездән башка яшереп торасы юктыр",- ди җырчы ханым. Видеодан күренгәнчә, Лилиана икенчегә бәби көтә. Әлегә сабыйның җенесе билгеле түгел. Кызы Мәрьям: "Мин сеңелкәш телим",- ди. Ә җырчының тормыш иптәше кем булса да, сәламәт булсын, дигән теләктә.
Лилиананы тәбрик итәбез! Исән-имин күтәреп, сәламәт сабый тудырырга язсын!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар