16+

Лилия Муллагалиева: “Калкансыман бизне кисеп алдылар”

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның: “Уйламаган җирдән теге өч хәрефле каһәр суккан авыру мине дә эләктереп алды», – дигән хәбәре аяз көндә яшен суккан кебек булды.

Лилия Муллагалиева: “Калкансыман бизне кисеп алдылар”

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның: “Уйламаган җирдән теге өч хәрефле каһәр суккан авыру мине дә эләктереп алды», – дигән хәбәре аяз көндә яшен суккан кебек булды.

Хәер, җырчының операциясе уңышлы үтте! Хәзер ул тернәкләнү уза. Лилия Муллагалиеваның хәл-әхвәлен белештек.

– Лилия апа, сезнең яман шеш белән авыруыгыз бөтен кешене шок хәлендә калдырды. Авыру барлыгын белгәч, башыгызга килгән беренче уй нинди иде?

– Уйламаган җирдән килеп чыкты бит бу авыру. Республика онкология диспансерына тикшеренергә җибәргәч үк, күңел әллә нишләде. Анализларның нәтиҗәсен әйтергә чакырдылар. Табиблар яман чир, диде... Кабинеттан шок хәлендә чыктым. Тәрәзә төбенә килеп бастым да уйга баттым. Бу 10 май иде. Дөнья матурланып, яшелләнеп килә. Табигатьнең яңа сулыш алган вакыты. Ә мин сөенә алмыйм. Кычкырасым, елыйсым килә. Ул мизгелдә башка мең төрле уй керде. Андый халәтне сүз белән аңлатып бетереп тә булмый. Бу хәбәрне үзем генә күтәрә алмыйм дип уйлап, якын дустым Чулпанга шалтыраттым. Барысын ничек бар шулай сөйләдем. “Ярар, синдә генәмени ул чир. Кайгырып утырасыңмы шуңа?” – дип әйтте. Шунда бераз аңыма килдем. Миңа бу сүзләр авыру барлыгын кабул итү өчен бик кирәк булды. Ул да мине жәлләп елаган булса, белмим нишләр идем. Онкология диспансерында мине танып, килеп исәнләшүчеләр дә булды. Алар: “Туганыгыз авырыймы әллә?”– диләр. Ә мин нәрсә дип җавап бирергә дә белмим. Барысын ачыктан-ачык язасым йә бөтенләй бу дөньядан югалып торасым килде. Бу хәбәр бер суга, бер утка салды. Бөтен гомер күз алдымнан үтеп китте. Узган ел гына 45 яшьлек юбилеемны бәйрәм иттек. “Бу авыру каян чыкты, сәбәбе нинди?” – дигән сорауга җавап эзләп табарга тырыштым. Ниндидер үпкә, проблемаларны үз эчеңә “йотып” барсаң, авыру чыга, диләр. Мин үткәреп җибәрә алмаслык хәл булдымы соң?

Шушы уйлар белән өйгә кайтып киттем инде. Савыт-саба юып, ашарга әзерләдем. Ә уйлар һаман тынгы бирмәде. Иремә шалтыратып әйтергә булдым. Илсур да: “Нәрсә дигән сүз бу? Хәзер нишлибез инде?” – диде. Аның өчен дә бу хәбәр зур сынау инде. Балаларга минем хәлем турында ирем әйтте. Алар да борчылды инде. Минем кебек башта курыктылар, аннан кабул иттеләр, бу хәлдән чыгу юлын эзли башладылар. Авыр мизгелдә гаиләм, якыннарым терәк булды.

– Авыру турында күптән белсәгез дә, операциягә барырга уйлагач кына тамашачылар белән уртаклаштыгыз. Ни өчен?

– Авыруым турында бик аз кеше белә иде. Үзең авыргач, аны кабул итү җиңелрәк икән. Резидә Шәрәфиеваның авыруы турында белгәч, бик борчылдым. Ә үлеме инде бөтенләй күңелне яралады, якын туганымны югалткан кебек булдым. Үземнең халәтемне истә тотып, кешеләрне борчуга саласым килмәде. “Минем өчен кайгырып йөрерләр”, – дип әйтмәдем. Илсур юбилеенда: “Синең диагнозың турында белгәч”, – дип сүз кузгаткач, бөтен кунаклар шок хәлендә калды. Мин, гомумән, төшенкелеккә бирелеп, кайгырып йөри торган кеше дә түгел. Кычкырып талаша, ызгыша да белмим. Үпкәләсәм дә, дәшми калып, үз эчемдә шул хәлне уйлап йөрим. Хәтта Илсур белән чыккан ыгы-зыгыларда да, үз-үземә бикләнеп, сөйләшми башлыйм. Дәшми калу да яхшы нәтиҗәләргә китерми икән. Иң авыр хәлдә дә чыгу юлын эзләргә, барысын позитивка борырга тырышам. Әмма бу авыру мине дә читләтеп үтмәде. Димәк, үз-үземне тиешенчә сакламаганмын инде.

– Операцияне Петербургта ясаткансыз. Ни өчен нәкъ Петербургка барырга булдыгыз?

– Адәм баласы бар нәрсәне дә кабул итә икән. Башта куркып каласың, аннан шул чир турында укый-укый, өйрәнә-өйрәнә, бәлки, җиңеп булыр дип үзеңне юатасың. Безне балачактан: “Онкология булса, димәк, тормыш бетте”, – дигән сүзләргә ышандырдылар. Элек үлемнәр дә күп булган бит. Таныш-белешләрем арасында бу авыру белән очрашып, аны җиңеп чыкканнар барлыгын белгәч, бераз җиңел сулап куйдым. Шулай да авыруның сәбәбен ачыклар өчен, психосоматика буенча белгеч белән очраштым. “Син бит депрессиядәге кеше түгел, хәзер нишләргә уйлыйсың?” – диде. 14 майга Казанда операция ясатырга тиеш идем. Операцияне кичектерергә уйладым, башта анализлар биреп, витаминнар эчеп карыйм дидем. Табиблар белән дә киңәшләштем. Алар, әлбәттә, операция ясау яклы. Шулай да, халык медицинасына өметемне өзмәдем. Барысы да бетәр кебек тоелды. Баш тартуымның тагын бер сәбәбе – тавышымның кире кайтуына 100 процент ышаныч булмау. Моңа өстәп Сабантуйлар алды иде бит. 4-5 ай алдан планлаштырып, мине үз бәйрәмендә күрергә теләгән кешеләргә дә сәбәп аңлатмыйча гына, килмим диеп булмый. Аллаһка тапшырып, Сабантуйларны эшләдем. Казан табиблары бик яхшы булса да, тавыш ярыларына зыян китерми торган җиһазлар бары Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә генә бар, диделәр. Шуңа операция Петербургта узды. Авыр вакытта ярдәм кулын сузучы кешеләр дә табылды, рәхмәт бик зур. Бер клиникада чиратка баскан идем, икенчесендә үзеннән-үзе урын табылды, шөкер. Хастаханәдә яткан кешеләрне күргәч, бөтенләй тормышка карашларым үзгәрде. Миннән дә авыр хәлдә булган кешеләр дә авыру белән көрәшергә көч табалар. Димәк, минем дә бирешергә хакым юк, дидем. Һәркем үзенә бирелгән сынауны сабыр гына үтәргә тиеш.

– Аэропортка сезне каршы алырга якыннарыгыз, иҗатташ дусларыгыз да килгән. Ул көнне нинди хисләр тойдыгыз? Авыруны җиңдем дип әйтә аласызмы?

– Аэропортта мине каршы алган дус кызларыма, гаиләмә, якыннарыма бик рәхмәтле. Апаларым, әнием минем өчен ут йотып тордылар. Әти өлкән яшьтә булгач, аңа авыру турында әйтмәдек. Ә әни сиздермәскә тырышса да, бик борчылды. Хәзер, Аллаһка шөкер, үземне яхшы хис итәм. Операция вакытында алган биоматериаллар минем беренче стадия рак булуын раслады. Калкансыман бизне кисеп алдылар. Хәзер табиблар биргән даруларны эчәм, киңәшләрен үтим. Тагын бер кат анализлар тапшырасым бар. Алга таба нинди дәвалану булыр, төгәл әйтә алмыйм, әлегә. Сакланырга тырышам, әлбәттә.

“Операция үтте, авыру китте”, – дип әйтергә иртә әле. Сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, үзеңнең халәтеңне һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк. Һәркемгә дә мөрәҗәгать итәсем килә: “Мондый авыру миндә булмас әле”, – дип тикшеренүдән куркып йөрмәгез. Күршебездә яшәүче клиника хуҗасы: “Безнең бу арада акция, анализлар тапшырып, килеп тикшерен”, – дип әйтмәгән булса, мин дә йөрер идем әле. Нина Владимировнага хөрмәтем, ихтирамым һәм рәхмәтем!

Ә тамашачыларыма тагын бер киңәш: күңелегезне яраламагыз. Күңелдәге яралар аянычлы хәлнең сәбәпчесе булырга мөмкин. Әмма мин нечкә күңелле инде. Кешенең язмышын төшергәндә, әсәр укыганда да барысы күңел аша үтә. Җырларымны башкарганда да елыйм бит мин. Артык еларга да ярамыйдыр инде, әмма булдыра алмыйм. Күңелгә бәрелә. Шушы эмоцияләрне кулга ала алмавым да, бәлки, авыруның сәбәпчесе булгандыр. Бераз каты бәгырьле булырга, фикерне төрттереп булса да, әйтергә кирәк дигән нәтиҗәгә килдем.

– Сез әлегә чыгыш ясамыйсыздыр. Шулай да киләчәктә тавышыгызны, чыгышларыгызны күрә алачакбызмы?

– Әлегә мин чыгыш ясый алмыйм. Сәхнәгә күңелем, тавышым әзер булгач, төкле аягым белән басып чыгармын, Аллаһ бирсә. Авырган вакытта, фонограммага җырлап, кешене алдап йөрисем килми. Фердинанд абый Сәләхов белән дә сөйләшеп алдым. Ул да авыр операция кичергән кеше. “Еллар дәвамында тавышым булмады, әмма синең тавышың бар, җырлый алачаксың”, – дип тынычландырды. Миңа җылы сүзләр язган һәр тамашачыма да рәхмәт әйтәсем килә. Сезнең һәрбер хәбәрегезне укыйм, җавап бирергә тырышам. Сез минем өчен терәк булдыгыз. Үзегезгә кайгы җилләре тимәсен. Һәркемгә бәхетле тормыш телим. Шулай да өйдә бикләнеп кенә дә утыра алмыйм. Мин андый кеше түгел. Хәрәкәттә булырга, аралашырга тырышам. Әлегә башка эшләр белән мәшгуль. “Әниемнең җылы кочагы” тапшыруын төшерәбез. Башка яңа проектлар уйлыйбыз. Аллаһ бирсә, сәхнәгә дә чыгармын дип уйлыйм. Өметемне өзмим. Балаларыбызны аякка бастырасыбыз бар. Җырлыйсы җырларым күп әле!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

45

0

0

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    9

    0

    Терелеп сэхнэгэ чыгарга язсын бик матур жырлыйсын

    • аватар Без имени

      1

      0

      Лилия,Чайковский шәһәрендә сабантуйда тагын көтәрбез сезнең,Аллаһ боерса.

      • аватар Без имени

        4

        0

        Аллаярдам бирсен терелеп озак яшярга язсын

        Мөһим

        loading