Җырчы һәм актриса Ләйсән Таишева күңелле яңалыгы белән уртаклашты.
Билгеле булганча, хәзерге вакытта Ләйсән декрет ялында, Ролан исемле ул үстерә. “Безгә балалар бакчасында урын бирделәр”, - дип шатлыгы белән уртаклашты Ләйсән. “Мин шатланам да, шул ук вакытта куркам да. Улымны ашатмаслар, кыерсытырлар кебек. Беләм, беләм, мин тиле... Шулай да бик нык борчылам”, - ди Ләйсән Таишева.
Инстаграмдагы дуслары Ләйсәнне юатып: “Балалар бакчасында мондый малайны яратачаклар, борчылма”, “Ашаталар инде аларны”, “Өйрәнә ул, үз яшендәгеләр белән аралаша бит”, - дип язганнар.
Комментарийлар