16+

Мурат Гайсин: "Әтинең үлем сәбәбен белмибез..."

Татар эстрадасы артисты һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсин – Уфа егете. Үз гомерендә дүрт тапкыр “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә ия булды, “Яңа татар жыры”, Рәшит Ваhапов исемендәге фестивальләр лауреаты. 

Мурат Гайсин: "Әтинең үлем сәбәбен белмибез..."

Татар эстрадасы артисты һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсин – Уфа егете. Үз гомерендә дүрт тапкыр “Болгар радиосы” Милли музыкаль премиясенә ия булды, “Яңа татар жыры”, Рәшит Ваhапов исемендәге фестивальләр лауреаты. 

100гә якын жыр башкара, 500ләп җырга көй язган талантлы егет ул. Муратның җырларын эстраданың шактый танылган артистлары башкара. Әйтик, Әнвәр Нургалиевның “Җылы сүзләр ишетәсе килә”, Гүзәл Уразованың “Бала әйткән авыр сүз”, “Очрашырбыз дидең”, Ландыш Нигъмәтҗанованың “Үп мине”, Ришат Төхвәтуллинның “Тулган аем”, “Сиңа барам”, “Гомерем буе көттем шул сөюне”, “Болытлар агышы”, Алия Карачуринаның “Серле төнем” һәм башка бик күп җырлар халык мәхәббәтен яулап өлгерде.

– Мурат, җырчы булам дигән теләк кайчан барлыкка килде?

– Күп кенә артистлар: “Мин балачактан ук җырладым”, – ди. Мин юк. Балачак, мәктәп елларында баянда гына уйный идем, тавышым бар икәнен белмәдем дә. Институтка баянга кергәч, тавышымны тыңлап,  җырчы бүлегенә чакырдылар. Шуннан башланды инде. 20 яшьтә генә җырлый башладым мин. Беренче яздырылган җырым дуслар туена багышланган иде, шул туйда гомеремдә беренче һәм соңгы тапкыр шаһит булдым. Аннары язган җырларымның күбесен үземә калдыра башладым. Ләкин бер төрлелек булмасын өчен башка авторлардан да алам. Оскар Усманов, Фирзәр Мортазин,  Зөфәр Хәйретдинов, Альфред Якшимбетов җырларын аеруча яратып башкарам. Уфа дәүләт сәнгать академиясендә җырчы һөнәре буенча диплом алдым. Аңа хәтле 5 яшьтән алып урта махсус музыка мәктәбендә укыдым. Нык көчле мәктәп, андыйлар илебездә унбер генә.

– Нинди гаиләдә үстең?

- Әти 1995 елда вафат булды. Әни укытучы, китапханәче булып эшләде, хәзер лаеклы ялда. Уфада бертуган апам белән яши. Апам – Гөлшат Гайсина, Башкортстаннын халык артисты, инде 26 ел Уфаның Милли яшьләр театрында җырчы-актриса булып эшли. Кызын бик сагына. Сеңлем Элина инде биш еллап Франциядә укый, эшли. Елга бер-ике тапкыр янына барып киләләр. Минем әле барган юк. Гомумән, үз гомеремдә бер дә чит илдә булмадым. Сәхнәгә беренче адымнарымны Гүзәл Уразова төркемендә ясадым.  9 елга якын Казанның Ленин исемендәге Мәдәният сараенда эшлим. Параллель рәвештә гастрольләрдә йөрим, елга 170гә якын район-авылларда концерт куям, елга бер – Казанда һәм Уфада.

– Әтиең белән бәйле нинди истәлекләр күңелеңдә саклана?

– 8 яшьтә әтисез калдым. Аны 90нчы еллар алып китте, үлүенең сәбәбен дә ачыктан-ачык белмибез, төрле версияләр бар. Әти турында берничә хатирә генә истә, ләкин аларның һәрберсе минем өчен бик кадерле. Мәсәлән, чаңгыда йөрергә өлгердек. Бергә баянда уйнарбыз дигән хыялы бар иде, тормышка ашмады, кызганыч.

Әңгәмәнең дәвамын "Шәһри Казан. Язмыш" газетасының бүгенге санында укыгыз. Сату нокталарында сорагыз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading