16+

Коронавирус һәм ОРВИ: антибиотик терелтми!

Бүген антибиотикларны дөрес кулланмау мәсьәләсе бик кискен тора.

Коронавирус һәм ОРВИ: антибиотик терелтми!

Бүген антибиотикларны дөрес кулланмау мәсьәләсе бик кискен тора.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы экспертлары 2020-2023 елларда COVID-19 белән хастаханәгә салынган пациентлар турында дөньякүләм мәгълүматларны анализлаган. Авыручыларның күпчелегенә кирәккә-кирәксезгә антибиотиклар ярдәмендә дәвалану билгеләнүе ачыкланган. Бу исә тискәре нәтиҗәләргә китергән – бактерияләрнең даруларга бирешмәүчәнлеген арттырган.

Белгечләр 65 илдәге коронавирус инфекциясе белән хастаханә ятагына эләккән 450 мең пациент турында мәгълүмат туплаган. Нәтиҗәдә, табиблар бактерияләргә каршы препаратлар белән артык мавыгуы ачыкланган. Чөнки авыручыларның бары тик 8 процентында гына бактериаль микрофлора диагнозланган. Әмма медицина вәкилләре “кирәк була калса” дип, пациентларга антибиотиклар билгеләгән. Бу ковид белән авыручыларның хәлен җиңеләйтмәгән. Шул ук вакытта дөньякүләмендә антибиотикорезистенклыкны үстерү ихтималын арттырган. Ягъни антибиотиклар бактерияләргә каршы көрәштә үтемлелеген югалта бара.

Гомумән, бүген антибиотикларны дөрес кулланмау мәсьәләсе бик кискен тора. Узган елда Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Сәламәтлек саклауны оештыру һәм мәгълүматлаштыру үзәк фәнни-тикшеренү институты үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә, пациентларның 70 проценты антибиотикларны дөрес кулланмаганлыгы ачыкланган – берәүләр дәвалануны вакытыннан алда туктаткан, икенчеләр препаратларны үз белдеклеге белән эчкән.

Сораштырылганнарның күпчелеге (41,6 процент) антибиотиклар вирусларны үтерә, шулай ук ОРВИ (салкын тию) очрагында нәтиҗәле дип санаган. Моннан тыш, респондентларның яртысыннан артыгы бактериягә каршы препаратларны дөрес кабул итмәү үзләренең генә түгел, ә башка кешеләрнең дә дәвалану нәтиҗәлелеген киметүен белмәгән.

Терапевт Гөлия Гыймадиева да пациентларының еш кына үз белдеклеге белән антибиотиклар ярдәмендә дәвалануына хафалана. Бу төр препаратлар вируслы инфекцияләргә карата көчсез, бары тик бактерияләргә каршы гына көрәшә дип күпме генә аңлатырга тырышсак та, кирәккә-кирәксезгә, анализ тапшырмыйча, антибиотик кулланалар, ди ул.

-    Беренче ОРЗ симптомнары күзәтелүгә – борыннан ага башласа да, тамак авыртса да, пациентлар шунда ук антибиотикларга “үреләләр”. Табибка барып тормыйм, антибиотиклар эчәм дә, тереләм дип уйлыйлар. Ә бу препаратлар бактериаль инфекция булганда гына булыша. Бактериальме-вируслымы икәнен белер өчен исә гомуми кан анализын тапшырырга кирәк. Дозасын, куллану вакытын белер-белмәс антибиотиклардан файдалану исә алга таба препаратларның нәтиҗәсезлегенә китерергә мөмкин. Организмыбыздагы микроблар бу препаратларга каршы торырга өйрәнә, аларга ияләшә. Димәк, кеше чыннан да бактериаль инфекция йоктырган очракта, алар аңа инде ярдәм итмәскә, тагын да көчлерәкләре таләп ителергә мөмкин. Димәк, инде өй шартларында гына дәвалану мөмкин булмыйча, хастаханәгә дә ятарга туры килүе ихтимал, - дип сөйләде Гөлия Гыймадиева. 

Дүрт дистә елга якын фармацевт булып эшләгән Алсу Таһирова сүзләренчә, рецептсыз гына антибиотиклар сатып алырга теләүчеләр шактый күп. 

-    Хәзер тормыш темпы бик югары, күпләрнең табибларга йөрергә вакыты юк, тиз арада аякка басарга омтылалар. Антибиотик ярдәмендә авыруны күз ачып йомганчы җиңәбез дип уйлыйлар инде. Без, фармацевтлар исә, бу төр препаратларны рецептсыз бирергә хокуклы түгел. Даруханәләрне даими рәвештә тикшереп торалар, моның өчен зур гына штрафлар яный. Әмма авырган кешегә, билгеле,  ярдәм итәргә тырышасың. Шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итүчеләрдән күзәтелгән симптомнар, нәрсә белән дәваланулары турында сорашабыз. Бары тик температура күтәрелеп, аны төшерә торган даруларны кулланып карамыйча да, тизрәк антибиотик сораучылар бар. Болай эш итү дөрес түгел икәнен аңлатабыз. Һичьюгы дәвалануны вируска каршы препаратлардан башларга киңәш итәбез, - ди Алсу Таһирова.

Шулай да, фармацевт билгеләп узганча, хәзерге яшьләрнең сәламәтлек мәсьәләләрендә белем дәрәҗәсе күпкә югарырак. Алар күп укыйлар, күп беләләр, ди ул. Шуңа 30 яшькә кадәргеләр, рецепты булмыйча торып, бик сирәк антибиотиклар сорап керә икән. Чөнки алар кирәккә-кирәксезгә антибиотик куллануның зыянын яхшы аңлый. Ә менә өлкәнрәк буын “кайчандыр табиб шуны язган иде, шул чакта тиз аякка баскан идем”, дип эш итә. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading