16+

Әнвәр Нургалиевның хатыны Ирина: "Әнвәрнең 15 баласы бар"

Казанда Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев концертлары башланды. Җырчының Казандагы гастрольләре ел да туган көненә туры килә – бу инде матур традициягә әверелде. Быел да шулай.

Әнвәр Нургалиевның хатыны Ирина: "Әнвәрнең 15 баласы бар"

Казанда Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев концертлары башланды. Җырчының Казандагы гастрольләре ел да туган көненә туры килә – бу инде матур традициягә әверелде. Быел да шулай.

Әнвәрнең концертларын калдырмаска, ел саен карарга тырышам, узган ел белән чагыштырып карыйм. Менә кичә дә быел нинди үзгәрешләр керткән икән, нинди “фишкалар” уйлап чыгарган икән дип “Уникс”ка юл тоттым. 

Әнвәр концертларында ут һәм тавыш куелышы һәрвакыт югары дәрәҗәдә оештырыла. Чит ил концертында утырган кебек. Сәхнә бизәлешендә дә кирәкмәгән артык күренешләр юк, барысы да үз урынында. Быел Әнвәрнең төркеме “яшәргән”, яшь егетләр һәм кызларны алган. Һәркайсы бирелеп эшли, Әнвәр үзе дә алар белән яшәрә сыман. 

Яшәрә дигәннән, 28 гыйнвар көнне Әнвәр Нургалиевка 49 яшь тула. Бу уңайдан экранда кызык видео күрсәттеләр. Урамда үтеп баручылардан “Әнвәр Нургалиевны беләсезме? Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз?” дип сораганнар. Кемдер белә, кемдер юк. Әнвәрне танылган хоккейчы дип әйтүче булды. Ә менә ничә яшь икәнен беркем дә белмәде. Бер апаның “60 яшь” дигән җавабыннан тамашачы рәхәтләнеп көлде.

Быел Әнвәр концертка алып баручы чакырмаган, экономияләгән. Танылган алып баручылар Гөлназ Сәфәрова белән Айрат Ильясов тамашачыны экраннан гына сәламләде. Аларны ике тапкыр күрсәттеләр. Хәер, монда алып баручы кирәкми дә кебек, чөнки Әнвәр үзе дә ярыйсы гына сөйли, төпле фикерләр әйтте.

Тагын бер кызык видео булды: Әнвәр Нургалиевны янгын сүндерүче, боксчы, коткаручы кебек герой рольләрендә күрсәттеләр. Моның мәгънәсенә Әнвәр Нургалиевны хатын-кызлар яратуы салынган дип аңларга кирәк. Тамашачы Әнвәрне “гаишник” ролендә дә күрде. Ул бер “автоледи”ны туктата һәм... барысын да язып бетермим. Концертның тагын өч көне бар, үзегез барып карагыз.

Гадәттә, Әнвәр Нургалиев концертында берәр легендар җырчы җырлый иде. Бу юлы ул үзе белән чын башкорт егетен – Азамат Зәйнетдиновны алып килгән. Ут егет! Музыка уен коралларында да уйный, тамак белән җырлый да. Үзебезнең татар кызы Айгөл Рәхимова да җырлады. Ул узган ел да Әнвәрнең концертында катнашкан иде. Айгөл тиздән үз концертын оештырырга теләвен сер итеп әйтте.  

Концерт бер сулышта узды да китте. Концертта халык яратып өлгергән җырлар да, яңалары да шактый булды. Күңелгә иң ошамаган ягы шул: ахырга таба тамашачы залдан чыга башлады. Өч сәгать тә утыра алмагач, нәрсәгә дип концертка килә алар? Тәрбиясезлекнең аръягы бу. Янымда утырган бер ханым: “Концерт тәмамланмыйча беркемне дә чыгармаска кирәк! Кайтып китәсе булгач, килмәскә иде”, - диде. Килешәм. Казан тамашачысы бик азды. Башкортстан кунаклары алдында оят булды. Әмма концерт ахырында кайберәүләрнең сәхнә янына төшеп рәхәтләнеп биюе бөтен ачуымны юкка чыгарды. Болай ук биегәннәре юк иде әле, быел Әнвәр чын-чынлап кыздырды!

Концерт тәмамлангач, Әнвәр тамашачы белән фотога төшәргә дип фойега чыгып китте. Ул арада тормыш иптәше Ирина белән сөйләшеп алдык. Сүз уңаеннан, Ирина ел да Казан гастрольләренә килә, иренә чын терәк ул. “Быелгы программаны Әнвәр аеруча дулкынланып әзерләде. Яңалык кертергә теләде. Хәтта төнге сәгать 2дә уятып, “бу җирен болай итсәк, ничек булыр икән?” - дип сорый иде. Бүлмәсенә кереп, сәгатьләр буе Айрат Ильясов белән сөйләште, яңа идеяләр уйлады. Әнвәр – кырыс та, шул вакытта кайгыртучан да. Концертның һәр өлешен уйлый, хәтта биючеләрнең киемнәре буенча да кызыбыз белән киңәшләште. Төркемдәге һәр кеше өчен җан атып тора. Ул аларга әтиләре кебек. “Минем 15 балам бар”, дип сөйли ул”, - диде Ирина.

Концертта Әнвәр Нургалиев тарафыннан яңгыраган кайбер кызыклы фикерләр:

“Соң дисең микән?” җыры дөньямның астын өскә китерде. Шушы җырым аша шундый артист бар дип белгәнсездер. Бу җыр булмаса, бәлки Әнвәр Татарстанда күренмәс иде дә. Аның авторларына һәм мине артист итеп таныган тамашачыма рәхмәт әйтәсем килә. Бу җыр миңа тормышта көч бирде”.

“Мобилизация уңаеннан “Озату” дигән яңа җыр яздырдым. Мин бу хакта җырламыйча булдыра алмыйм, чөнки ул күп гаиләгә диярлек кагылды. Хәзерге вакытта апамның улы шунда. Бу җырым яуда булган егетләргә көч бирсен иде. Исән-имин әйләнеп кайтсыннар иде”.

“Кеше тормышында ике мәхәббәт була: беренче мәхәббәт һәм соңгы мәхәббәт. Кукмарада бер апа: “Балакаем, аның өченчесе дә бар – кысылып калган мәхәббәт”, - диде. Анысын белми идем (көлә)”.

“Ир-атларның (яки хатын-кызларның) 70 проценты яратканнарына үз исеме белән түгел, башка сүз белән эндәшә икән. Кыйммәтле тимер, ягъни алтыным, көмешем. 20 проценты - җанварлар, кошлар исеме белән эндәшә. Мәсәлән, песием. Ә 10 проценты - тәмнүшкәләр исеме белән эндәшә. Алар рәтенә Әнвәр дә керә, чөнки мин тормыш иптәшемә җимешем дип дәшәм”.

“Әти-әниемә шундый тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтле мин. Балаларыбызны әти-әни безне тәрбияләгән кебек тәрбияләсәк, бездән дә бәхетле кеше булмас иде. Әниләр исән чакта, аларга җылы сүзләр жәлләмәгез”. 

“Без интернет заманында яшибез. Телефон аша рәсемнәр җибәрәбез. Телефон аша очрашырга сөйләшәбез, ә очрашкач, сөйләшергә сүз дә табылмаган кебек. Әллә инде бер-беребездән бизеп барабызмы? Белмим. Болай булса, дөнья кая барыр? Миңа калса, күзгә-күз күрешеп яшәргә кирәк. Шулай итеп яшәргә кирәк: картайган көнне әйләнеп карагач, үкенергә язмасын. Беребез дә җиргә килмәгән мәңгегә, барыбыз да кунак бу дөньяда. Кемгә күпме язган, кем соңрак, кем алдан – барысы да язмыш кулында”.

“Гастрольләрдә йөргәндә, күп кенә авыллар аша узарга туры килә. Заманында шундый матур йортлар булган, ә бүген исә коймалары кыегайган, бусагаларын тигәнәк баскан. Ә бит монда кайчандыр тормыш гөрләгән, туй, Сабан туе кебек бәйрәмнәрне гөрләтеп уздырганнар. Урам буйлап тузан туздырып балалар йөгереп йөргән. Минем авылым да юкка чыгып бара. Һәрбер адәм баласына туган нигезе кадерле. Йортыбызның гына яме калмады. Әти белән әни исән булганда, “балам кайткан” дип, таягына таянып әни, аның артыннан әкрен генә әти чыга иде. Нигә ешрак кайта алмадым икән? Хәзер алар белән 5-10 минут булса да күрешү өчен бөтен дөньямны бирер идем”.  

Язмага реакция белдерегез

20

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Янаулда,артистлар концерт беттеее,кайтын индееее ,диляр

    Мөһим

    loading