16+

Миләүшә Айтуганова: «Кино —һәркемне берләштерә»

Казанда «Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестивале 4-8 сентябрьдә узачак. Анда 67 илдән 1 меңнән күбрәк гариза килгән.

Миләүшә Айтуганова: «Кино —һәркемне берләштерә»

Казанда «Алтын Мөнбәр» халыкара кинофестивале 4-8 сентябрьдә узачак. Анда 67 илдән 1 меңнән күбрәк гариза килгән.

Быел фестиваль «Казан — ислам дөньясының мәдәни башкаласы» программасы кысаларында да үткәрелә. 

Милли бәйгедә 14 фильм

«Алтын Мөнбар» фестивале кысаларында бәйге финалына 54 фильм чыккан. Шул исәптән 14 фильм милли конкурста катнаша. Быел кино 3 мәйданчыкта: ике кинотеатрларда һәм җәмәгать урыннарында күрсәтеләчәк.

— Милли бәйгедә катнашучыларның яртысыннан күбрәге үзебезнең Татарстан режиссерлары. Аеруча яшь режиссерларның катнашуына сөенәбез. Димәк, кино сәнгате белән кызыксынучы өметле яшьләребез бар, — ди «Татаркино» җитәкчесе Ильяс Гафаров.

Мөнбәр. Фото: Илгизә

Халыкара конкурста Татарстан данын «Моң» фильмы яклый. Фильм чит илдә хезмәт юлын башларга теләүче сәләтле музыкант Алинә белән таныштыра. Әмма аның чит илгә китү планнары Нурия әбисенең Альцгеймер авыруы белән интегүен белгәч бозыла. Фильм гаилә хәтере, тамырлар, тарих турында фикер алышырга этәрә.

Голливудтан ким түгел

Быел мөселман киносы фестивале ачылышы Камал театрында узачак. Гадәттәгечә, катнашучылар кызыл келәмнән узачак. Алтын Мөнбәр кинофестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганов сүзләренчә, фестивальне Шиһабетдин Мәрҗәнигә багышланган фильм ача.

— Ачылу тантанасына 40 илдән кунаклар җыела. Мәшһүр режиссерыбыз Алексей Учитель жюри әгъзасы да була, үзенең фильмын да тәкъдим итә. Жюри рәисе — дөньякүләм танылган Иран режиссеры Мәҗит Мәҗиди. Аның «Мөхәммәд — Аллаһы Тәгалә Илчесе» фильсы Оскар премиясенә номинантлар рәтендә иде. Фестиваль «Мөгаллим» дип исемләнгән фильм белән ачыла.

Ул — Үзбәкстан, Россия һәм Татарстанның уртак иҗади җимеше. Танылган мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗәни турында фильмны киң аудитория күрсәтә алу мөмкинлеге булу да сөендерә. Әлбәттә, прокатка таныклык алгач, без татар телендә аерым премьера оештырачакбыз. Кино — ул һәркемне берләштерә. Сәнгать буларак кино — сәясәттән читтә, — диде ул.

Мөнбәр. Фото: Илгизә

Быел конкурс программасына кергән фильмнар Ершов урамындагы кинотеатрда бушлай күрсәтеләчәк. Әмма аның өчен алдан теркәлү кирәк. Шулай ук конкурстан тыш Мисыр һәм Гарәп киносы көннәре дә булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading