16+

Рәфис Кәлимуллинның балачагыннан: «Бәрәңгене утыртырга да, алырга да яратмыйм»

Бәрәңге файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай.

Рәфис Кәлимуллинның балачагыннан: «Бәрәңгене утыртырга да, алырга да яратмыйм»

Бәрәңге файдалы матдәләр, микроэлементлар, А, В1, В2, В6, С витаминнарына бай.

Ул иммунитетны ныгыта, ди белгечләр. Кыскасы, әлеге дата уңаеннан Татар эстрадасы артистлары белән әңгәмә корып алырга булдык. Аларга бәрәңгедән пешерелгән нинди ризыклар ошый? Җырчылар бәрәңге утыртырга һәм алырга яратамы? 

Ризат Рамазанов, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган  артисты: 
– Сабада бәрәңгене утыртып киттек, Аллаһка шөкер. Башкортстанга кайтып өлгермәдек, бу атнада утырттылар. Минем әти бәрәңгенең төрле сортларын җыя торган кеше. Үземә дә кызык, гастрольләрдә йөргәндә тәмле бәрәңге ашап карасам, симәнәгә дип сорап, кечкенә пакетка салып алып кайтам. Сүз уңаеннан, мандарин дигән сорты бик ошады әле (елмая). Кызым Айгизә белән бәрәңгене бик яратабыз, Зинира атнага бер тапкыр булса да бәрәңге боламыгы пешерергә тырыша. Шулай ук кыстыбый, күзикмәккә мөкиббәнбез. 

Лилиана Газизова, җырчы: 
– Башка елларда да, быел да бәрәңге утырту һәм алу бәхете тәтемәде миңа. Мин Латвиядә тудым һәм үстем, Башкортстанга әбиләр янына кунакка кайта идем. Балачакта, ялгышмасам, бер тапкыр гына бәрәңге алу вакытына туры килдем, чөнки августта кире Ригага китәр вакыт җиткән иде. Аңа карамастан, мин җәй буе колорадо коңгызын җыя торган идем – шул рәвешле бәрәңге уңышына үз өлешемне кертәм, янәсе. Хәзер Нью-Йоркта яшим, кибеттә бәрәңгенең нинди генә төре юк. Иң яраткан ризыкларым исә йомшак боламыктан әзерләнгән кыстыбый һәм чүлмәктә пешерелгән итле бәрәңге.

Раяз Фасыйхов, Татарстанның халык артисты:
– Бәрәңгенең төрлечә пешерелгәнен яратам: кыздырылганын да, тәгәрәткәнен дә... Без бәрәңге ашап үскән балалар бит инде! Аны утыртырга да, алырга да яратам, әгәр әллә ничә гектар җир булмаса (көлә). Быел миңа авылда бәрәңге утырту бәхет тәтемәде, трактор белән утыртканнар. Үзем дә кызыксынып, “участок”ка бераз гына утыртып карадым әле.

Алсу Абульханова, Татарстанның халык артисты: 
– Кыздырылган бәрәңгене бик яратам, әмма макарон һәм бәрәңге ашамыйм, дөрес туклану режимын сакларга тырышам. Гаиләмә өстәл әзерләгән вакытта гына бераз кабып куярга мөмкинмен. Соңгы вакытта бәрәңге утырту һәм алу кебек эшләр миңа тәтеми, чөнки үзебезнең утырткан юк. Бу берничә елда бәрәңге алышырга авылга да кайткан юк, сеңлебез ире, балалары белән булышалар. Безгә бәрәңгене күчтәнәч итеп биреп җибәрәләр. Сүз уңаеннан, быел Канадага сабантуйга барырга җыенам, шунда үзебезнең татар халкына барыбыз да яратып ашый торган бәрәңгеле-итле ризык – бәлеш пешерербез дип уйлап торам.

Рәфис Кәлимуллин, җырчы: 
– Бәрәңгене утыртырга да, алырга да яратмыйм, әмма ашарга яратам үзе (көлә). Балачакта кырык-илле сотый җиргә бәрәңге утырта идек, хәзер утыртасы да, аласы да килми нигәдер. 

Динара Шәйдуллина, җырчы: 
– Безнең гаиләдә “Яратасыңмы-юкмы?” – дип сорап тормыйлар, ел да бәрәңге утыртабыз. Өстәвенә, мин Арча педагогия коллиятен тәмамлаган кеше, ә анда сентябрь саен студентларны бер айга совхозларга бәрәңге алырга җибәрәләр иде. Иртәнге алтыда чыгып китәсең, кичке сигездә кайтып егыласың. Шуңа бәрәңге эшеннән курыкмыйым. Кузикмәк, кыстыбыйны бик яратам.

Зәринә Асылкаева, җырчы: 
– Мин кечкенә булганда без еш кына әби-бабайларга бәрәңге утыртырга бара идек. Хәзер кибеттән сатып алам. Үз бакчама помидор, баклажан, җиләк-җимеш һәм чәчәк ише әйберләр генә утыртам. Иң яраткан бәрәңге ризыгына килсәк, ул – бәлеш һәм гөмбәле бәрәңге. 

Миндияр Шәймарданов, алып баручы, җырчы:
– Бәрәңгене араларга яратмыйм, иң җенем сөймәгәне шул. Утыртуның бернәрсәсе юк, трактор эшли барысын. Алганда бераз гына тырышмыйча булмый, килешәм. Кеше күп булса, анысы да тиз һәм күңелле уза аның, бер бәйрәм шикелле, дияр идем хәтта: көлдә тәгәрәтеп бәрәңге пешерәсең, карбыз ашыйсың... Үзем исә кыздырылган бәрәңге яратам. 

Ләйлә Галиева, җырчы:
– Бәрәңгене хәзер элеккеге сыман күпләп утыртмыйлар, ашаучы да юк бугай аны. Дөрес туклануда булган кешеләр, мисал өчен, бәрәңгегә бик якын килмәскә тырыша. Үзем Төркиядә пешерелә торган яшелчә, сыр тутырылган бәрәңгене һәм бәлешне яратам. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading