Рамилә һәм Рамил Хәйретдиновларны татар эстрадасының иң тырыш, тиктормас, үткен пары диясе килә.
Гаилә башлыгы белән әңгәмәбезнең дәвамын тәкъдим итәбез.
– Эстрадада чыгыш ясап, дингә тулысынча бирелеп буламы?
– Барысы да кешенең үзеннән тора. Нинди җырлар башкарасың, нинди сүзләр әйтәсең, нинди кием киясең. Сәхнәгә ярымшәрә чыксаң, әлбәттә, дингә тугры калып булмаячак. Дин яшәү рәвешендә булырга тиеш. Әгәр син тамашачыга яхшылык телисең, мәгънәле сүзләр генә җиткерәсең икән, димәк, савап эшлисең.
– 19 яшегездә үк гаилә коргансыз, мондый хәбәрне әти-әниләр ничек кабул итте?
– Әти-әни өчен бу хәл шок булды. “Әллә балагыз бармы?” – дип тә сорадылар. Әни һәрвакыт теләкләремне аңларга тырышты, каршы килмәде. Ә әти каты әйтте: “Юк, кирәк түгел. Әле син яшь, укуыңны тәмамламадың. Кайда яшисез? Акча ничек эшлисез?” – диде. Туйга да, никахка да бармыйм, дип янады. Мин әти ягыннан нәселдә иң төпчек бала идем. Әтинең абыйларының да балалары гаилә кормаган әле. Янәсе мин өйләнсәм, башкалар өйләнми калачак. Әтигә туганнарның да йогынтысы булгандыр. Ул туйга каршы иде. Әтине дә аңлап була, баласы өчен борчылган, үзенчә ялгышлардан саклап калырга тырышкан. Бер генә әти-әни дә сабыена начарлык теләми. Әле дә хәтеремдә, әти Рамиләнең туган авылына Сабан туена кайтырга әзерләнгән вакытта ризалыгын бирде. Әти-әниләргә алдан ук: “Туйга да, никахка да акчаны үзем табам. Гаилә коргач та сезнең белән яшәмәячәкбез, барысын үзем хәл итәм”, - дип әйтеп куйдым. Барыбер үз сүземдә каты тордым. Бик матур бәйрәм иттек. Беренче көннән үк тормыш иптәшем әтинең күңеленә юл тапты. Хәзер әти белән Рамилә якын дуслар.
– Гаилә коргач, нинди авырлыклар белән очраштыгыз?
– Гаилә корганда 4 курста укый идем әле. Башта - эшкә, аннан дәрескә йөгердем. Укудан качкан вакытлар да булды. Өйләнешкәч, гаилә бюджетыбыз якынча 15 мең иде: 8 меңен фатирга түләдек, калган 7 меңенә яшәдек. Акча җитмәде дип зарлана алмыйм. Булганына шөкер иттек. Рамилә белән 4-5 ай гына очраштык. Бер-беребезнең холкын гаилә коргач кына аңлап бетердек. Ул вакытта кырыс та булганмындыр, тормышны көйләргә кирәк иде. Рамилә сабыр итте, аңа чиксез рәхмәтлемен.
– Сез Рамиләне үзегезгә каратыр өчен фатирым бар дип ялганлагансыз. Хәзер мөнәсәбәтләрегездә романтика сакланамы?
– Рамилә фатирга кызыкмады. Аңа игътибар күрсәткән ирләр арасында миңа караганда байраклары да бар иде. Тәртипле, тәрбияле Рамилне сайлады, шөкер (көлә). Рамиләнең булачак ирем озын буйлы Казан егете булсын иде, дигән хыялы булган. Ә мин Аллаһ Тәгаләдән сөйгән ярым иң чибәр, акыллы хатын-кыз булсын дип сорадым. Уй-фикерләребез чынга ашты. Гаилә тормышында да романтиканы саклап калырга тырышабыз, әлбәттә. Рамиләгә нәрсә кирәк икәнен беләм. Аның хыялларын чынга ашырырга тырышам. Башкалар янында җылы мөнәсәбәтләребезне күрсәтмибез. Без башкаларга күрсәтер, мактаныр өчен гаилә кормадык бит. Андый гамәлне, гомумән, хупламыйбыз. Мәхәббәттә ике кеше генә белә торган сер сакланырга тиеш.
– Рамилә сездән 4 яшькә өлкәнрәк. Сизеләме?
– Гаилә тормышында берничек тә күренми. Рамиләнең йөрәген яулап алырга тырышкан вакытта гына сизелде. “Син әле яшь. Укуны тәмамлыйсың бар. Үз яшеңдәге кызлар белән аралаш”, – дип еш әйтте. 13 ел бергә торабыз, шуңа күрә тормыш тәҗрибәм зур булуын Рамиләгә исбатлый алганмындыр. Кайвакыт шаярып сөйләшкәндә Рамилә: “Апаң белән әрләшмә”, - дип әйтеп куя. Мин дә уйнап кына: “Рамилә апа”, - диям.
– Иртә өйләнгәч, бик күп кызлар белән очрашырга да җитешмәгәнсездер?
– Рамилә белән танышканчы башка кызлар белән аралаштым, билгеле. Мин төгәл кеше. Җитди булмаган мөнәсәбәтләрнең кирәге юк. 19 яшемдә өйләнермен дип уйламадым. Әти кебек 25тә яки 30да булыр дип фаразладым. Тик Рамиләне шул вакытта үземнеке итмәгән булсам, аны югалтыр идем. Тимерне кызу чагында сугарга кирәк.
– Бәхетеле тормышыгызны бозарга теләүчеләр бармы?
– Көнләшүчеләр бардыр. Без сүзләргә артык игътибар итмибез. Арабызда аңлашылмаучанлык булса, туры әйтәбез. Миңа яки Рамиләгә башка кешеләр ошаса да, яшермибез. “Кара әле, бу хатын бигрәк чибәр, иренә бәхет елмайган”, – дип әйтә алам. Рамилә дә башка ир-атлар турында фикерен туры әйтә, шуңа күрә еш кына әрләшеп тә алабыз (көлә). Икебез дә ачу сакламыйбыз. Бер мизгелдә әйткәләшәбез, ә икенчесендә бергә чәй эчәбез.
– Рамилә безнең газетага биргән интервьюда: “Рамил сүзеннән чыкмыйм”, – диде. Чыннан да, шулаймы?
– Рамилә рөхсәтемнән башка бернәрсә эшләми, киңәш сорый. Мактанып әйтү түгел, бу тормыш иптәшемнең тәрбияле булуын күрсәтә. Җитди эшкә алынган вакытта үзем дә Рамилә белән киңәшләшәм. Аның эчке сиземләве көчле. Гаилә булгач, бар мәсьәләләрдә уртак фикергә киләбез, шуңа күрә бер-беребезне беркайчан гаепләмибез.
– Балаларны тәрбияләү белән кем шөгыльләнә?
– Балаларны тәрбияләү белән күбрәк Рамилә шөгыльләнә. Тормыш иптәшем өйдә утырырга тиеш, дип әйтмәдем. Бу хатынымның теләге иде. Аның үзенең кечкенә генә хәләл бизнесы бар. Балаларны 3 яшькә кадәр Рамилә, ә аннан соң мин карыйм, дип шаяртабыз. 3-4 яшькә кадәр балаларны карарга сабырлыгым җитми. Ә бераз үскәч, түгәрәккә йөртү, балалар бакчасына илтү минем вазыйфаларым. Ата-аналар җыелышына да йөрим. Әминә дә, Салават та укуга бик җаваплы карыйлар. Яхшы билгеләргә генә укыйлар, күз тимәсен.
Комментарийлар
3
0
Матур урнэк гаилэ.тигезлектэ яшэгез
0
0