16+

Рамилә Хәйретдинова: «Үзебезне җырчы дип тә атамыйбыз. Без – алып баручылар»

Җырчы һәм мәҗлесләр алып баручы Рамилә Хәйретдинова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Рамилә Хәйретдинова: «Үзебезне җырчы дип тә атамыйбыз. Без – алып баручылар»

Җырчы һәм мәҗлесләр алып баручы Рамилә Хәйретдинова белән әңгәмәбезне дәвам итәбез.

Ахыры. Башы: Рамилә Хәйретдинова: «Хәтта әнигә дә йөкле булуым турында 6 нчы айда булганда гына әйттем...”

– Балаларыгыз да дингә тартыла. Бу аларның шәхси теләкләреме? Киенү буенча сез аларны чикләмисезме?
– Бу күбрәк Рамилнең тырышлыгы. Салаватка өч яшь булганда ук Рамил аны үзе белән мәдрәсәгә алып барды. Үзе белән бергә намаз укырга әйдәде. “Аллаһтан сорасаң, аңа ышансаң, бар теләкләрең дә чынга ашачак”, – дип җайлап кына әйтте. Мин ул вакытта намазда түгел идем әле. Безнең балалар һәр елны мөселман лагерына да йөриләр. Әминәбез быел тулысынча ураза тотты, бер көнне дә калдырмады. Салават ярты көнләп тотты, башлап җибәрүче өчен бик яхшы, минемчә. Балалар биш вакыт намаз укый, Аллаһы Тәгаләгә ышана, ләкин динне “фанатизм”га әйләндерми. Үз теләкләре белән дингә килделәр. Әлбәттә, без аларга юл күрсәтеп җибәрдек. Киенү ягыннан без балаларны берничек тә чикләмибез. Алай да кызыбыз артык ачык киемнәр кими. Гомумән, киемдә генәмени эш? Кеше дингә үзе аңлап, төшенеп килергә тиеш. Беркемне дә ашыктырырга ярамый. Ышану, дин темалары ул бик шәхси әйбер, шуңа кемгәдер бәя бирергә дә ярамый. 

– Рамилә сезнең җырлы парга карата хейт яңгыратучылар да бар. Вокал яктан камил түгел дип әйтүчеләргә нәрсә дип җавап бирәсез?
– Гаиләбезгә карата начар фикер әйтүчеләр юк. Ә менә: “Җырлый белмисез, җырламагыз”, – дип язучылар бар. Нишләптер андый хәбәрләр миңа күбрәк килә. Без башка җырчылар кебек мәдәният институтын тәмамламадык. Мин – экономист, Рамил – нефтьче, шуңа күрә үзебезне җырчы дип тә атамыйбыз. Без – алып баручылар. Дөрес, тавыш мөмкинлекләре өстендә дә эшлибез, инде 5 елга якын вокал буенча дәресләргә йөрибез. Халык, тамашачы фикеренә колак салабыз, әлбәттә. Хейт язучыларның сүзләрендә дә хаклык бардыр, әмма аңа әллә ни исебез китми инде. Рамилнең дә, минем дә газ өлкәсенә кагылышлы төп эшебез бар. Мәҗлесләр алып бару, иҗат итү – ул хобби кебек.  

– Рамил белән чагыштырмача иртә гаилә коргансыз. 4-5 ай гына очрашып йөргәнсез. Мөнәсәбәтләрегез ничек сыналды? Бүгенге тормышыгыздан  канәгатьме?
– Мөнәсәбәтләр сыналырга алай вакыт та булмады: гаилә кордык, балаларыбыз туды. Бүгенге тормышыбыз белән бик канәгать. Хәзер тормышыбызның иң матур чорына кердек. Бернәрсә артыннан да кумыйбыз, борчылмыйбыз, балаларыбыз исән-сау, тормышның җитеш чагы. Күз тимәсен, Аллаһка шөкер дип әйтәм. Нәфесебез дә канәгать.

–  Сезнең гаиләдә Рамил баш дип беләм. Хәзер хатын-кыз белән ир мөнәсәбәтләре шактый үзгә. Тигез хокуклар турында еш ишетәбез. Сез моңа ничек карыйсыз?
– Кайвакыт безнең дә Рамил белән фикерләребез аерыла. Иремне сүгәргә теләсәм дә, килешмәсәм дә, гомумән алганда Рамилгә буйсынам. Бары иргә буйсынганда гына Аллаһ безгә җәннәт вәгъдә итә. Ир-атка буйсынмаган хатын-кыз җәннәткә керми. Бәлки, шушы сүзләргә ышану да минем хисләремнән өстен чыгадыр. Гомумән, тормышыбызны Рамил алып бара. Балаларны түгәрәккә йөртү, гаиләне матди яктан тәэмин итү барысын ул хәл итә. Соңгы сүзне дә гел Рамил әйтә. Ир-ат барыбер хуҗа булырга тиеш. Безнең гаиләбез дини принципларга нигезләнә, шуңа күрә мин дә иремә буйсынып яшим.

– Ир хуҗа булырга тиеш дигән сүз белән килешәм, тик хәзер ирләрнең дә төрлесе бар. Мисал өчен, хатын-кыз матди яктан күбрәк акча эшләсә, гаиләдә сүзе дә көчлерәк булмыймы?
– Минем андый хәлдә калганым булмады, шуңа күрә башка хатын-кызлар өчен җавап та бирә алмыйм. Без Рамил белән 15 ел бергә гомер итәбез. Безнең тормышыбызны тулысынча ирем алып бара. Гаилә бюджеты да аның кулында. Рамил баш булгач, миңа киресенчә рәхәт. Ир – тормышны алып барырга, акча эшләргә тиеш. 

– Рамилә, сез бик түзем, сабыр кешегә охшаган. Сезне нәрсә чыгырдан чыгара ала?
– Соңгы елларда гына сабырлыкка өйрәнә башладым. Тормыш үзе өйрәтә икән. Иң яратмаган сыйфатларның берсе – соңга калу. Үзем бик төгәл, пунктуаль кеше. Һәркем кебек ялганчыларны да сөймим. Әмма иң сөймәгәнем – ялагайлар. Алар үзләренең максатлары өчен теләсә нинди адымга барырга әзер. Мин белгән кешеләр арасында да андыйлар бар. Җенем сөймәгәнем шул. Үзем бик туры сүзле. Нәрсә уйлыйм шуны әйтәм. Бәлки, бераз тыйнаграк булырга да кирәктер, әмма мин фикеремне ачык, артык “тәтиләнмичә” җиткерә алам. 

– Туганнарыгыз белән булган матур мөнәсәбәтләрегез турында да әйтми мөмкин түгел. Сезнең бердәмлеккә сокланабыз. Мондый мөнәсәбәтләрне саклау өчен нишләргә?
– Бу әти-әниебезнең тәҗрибәсе нәтиҗәсе. Әни: “Бер-берегез белән дус, бердәм булыгыз. Мин үлгәнче дә шулай яшисез, мин үлгәч тә шулай булсын. Әгәр бер-берегезне рәнҗетсәгез, җир астыннан тишеп чыгармын”, – дип васыятен әйтеп куйды. Без гел хәбәрдә торабыз. Алар бит минем каным, иң якын кешеләрем. Бертуганнарым белән аралашмавымны күз алдыма да китерә алмыйм. Мондый мөнәсәбәтләрне саклау өчен бер-береңнән көнләшмәү зарур. Туганың яңа машина алган икән, аның өчен чын күңелдән шатланырга кирәк. Менә шундый вакытта гына гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр сакланачак. Әгәр көнләшкәнеңне сизәсең икән, димәк, үз өстеңдә эшләргә кирәк. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

28

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    3

    0

    Рамилэ, Казанда сез алып барган туйда булдык. Бик матур, тыйнак алып бардыгыз. Кеше колдерэм диеп "тузга "язмаган сузлэр ишетмэдек. Сау-сэламэт, бэхетле булыгыз

    Мөһим

    loading