16+

Разил Вәлиев: "Илсөянең кайбер җырларында юктыр ул моң"

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова инстаграмдагы сәхифәсендә бөтен җырдан да моң эзләмәскә ант бирүе турында язган иде. Бу уңайдан Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үз фикерен белдерде.

Разил Вәлиев: "Илсөянең кайбер җырларында юктыр ул моң"

Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова инстаграмдагы сәхифәсендә бөтен җырдан да моң эзләмәскә ант бирүе турында язган иде. Бу уңайдан Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев үз фикерен белдерде.

“Белмим, бу сүзләрдә күпме хаклык бардыр, ләкин мин бу фикер белән килешә алмыйм. Илсөя үзе турында әйтәдер, үзенең кайбер җырларында юктыр ул моң. Тик шулай да моң бармы, юкмы – теләсә кайсы татар җырында татар аһәңе булырга тиеш. Милли үзенчәлекләребезне бөтен яктан да югалтып барабыз. Гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны шактый оныттык. Телебез дә шактый шапшакланды, җырларда рус һәм көнбатыш эстрадасыннан үрнәк алып, үзебезнең үзенчәлекләрне әкренләп югалта барабыз.

Моңы булмаган җырчылар да “без моңлы булырга тиеш” дип әйтсен иде. Моң гел сагыштан гына торырга тиеш түгел, ул кайгыга батып утыру дигән сүз түгел. Моң – татар аһәңе дигән сүз. “Нәрсә ул моң?” дигәч Илһам Шакиров болай дигән иде: “Моң җырда гына чагылмый. Кайвакыт “теге кеше моңланып басып тора иде” дип әйтәләр бит”. Моң – татар халкының рухи халәте. Татар җырында һичшиксез моң булырга тиеш. Татар җырларының 99 проценты – сагышлы җырлар. Ләкин яшәргә телибез икән, без дәртләнергә дә, сөенергә дә, шатланырга да тиеш. Хәтта үлеп барган кешегә дә бит “син үлмисең”, “син яшисең әле” диләр. Татар халкының теле дә, моңы да бетмәс. Без – мәңгелек халык”, - диде Разил Вәлиев бүген татар журналистлары белән узган очрашуда.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин сезгэ куптэн эйтэ килдем,Исоянен юк моны, анлаган кешегэ анларлык,йорэккэ ятышлы тугел ,хоть нэрсэ эйтегез,хэркем уз фикерен эйтергэ хаклыдыр бит,....

    • аватар Без имени

      0

      0

      Чыннанда шулай бит ул, дәртле җырныда моң б.н җырлаучы бар аны тынлап туймыйсың, шул ук җырны моңсыз җырлый ул каты булып ишетелә нигә акыра микән дисең.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Мин 100 поцент килешэм хормэтле Рэзил Валиев белэн.

        Мөһим

        loading