16+

Ренат Галиәскәр: “Әллә өченче, әллә дүртенче тапкырдан гына язылыштык”

Популяр алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр гаиләсендә сөенче! Ренатның улы туган: Галиәскәров Камал Ренат улы.

Ренат Галиәскәр: “Әллә өченче, әллә дүртенче тапкырдан гына язылыштык”

Популяр алып баручы, шагыйрь Ренат Галиәскәр гаиләсендә сөенче! Ренатның улы туган: Галиәскәров Камал Ренат улы.

Шатлыкны уртаклашып, Ренат белән хәбәргә чыктык.

– Ренат, гаилә корырга ашыкмадыгыз кебек. Ни өчен?

– Мин, дөресен әйткәндә, 27 яшьтән бирле өйләнү турында уйлана башлаган идем. Әмма уйлану ул бер хәл. Күңелгә хуш килгән кыз очрамаган булган, димәк. Хатынлы булыр өчен генә өйләнәсе килмәде. Тормыш иптәшен көттем. Чын күңелдән яратып, гаиләсе корасы килде. Бары шул гына. Шундый кызны очратып, биш ай очрашып йөргәннән соң, тәкъдим ясадым.

– ЗАГС белән дә кызыклы хәлгә юлыккансыз икән. Аны да сөйләп китегез әле. Ничәнче тапкырдан язылыштыгыз?

– Без никах укыттык та, рәсми рәвештә язылышуны ничектер арткы планга күчердек. Тормыш мәшәкатьләре белән кулыбыз җитмәде. Әти-әни буласы көн якынлашкач, язылышу искә төште инде. Бу эшне бүтән сузып булмаганын аңладык. Ә ЗАГСларда буш урын юк, диделәр. Җир йөзендә яхшы кешеләр бар бит, шөкер. Бер танышыбыз ярдәме белән язылдык. Ләкин без барган көнне ЗАГСта интернет эшләмәде. Язылып булмады.  Икенче барганда язылышучылар күп иде. Шулай итеп, көч-хәл белән әллә өченче, әллә дүртенче тапкырдан гына язылыштык.

– Буйдак булу рәхәтрәкме әллә гаилә тормышымы? Хәзер тормышыгыз тагын да тулыланды инде, улыгыз да туды, котлыйбыз!

– Һәр тормыш этабының үз рәхәте бар. Буйдак чакта башта җил уйный, үзең өчен генә җавап бирәсең, үзеңне генә уйлап яшисең. Ләкин гомер дигәннәре бик тиз үтә икән. Бераз соңрак эшләргә өлгерермен әле, диеп йөреп, өлгерми калучыларны да беләм, шуңа күрә тормышның һәр этабын вакытында төгәлләп, икенче этапка күчә белү мөһим. Ә гаиләле тормышның тәме башка икән менә. Үзең генә яшәгәндә фатир да шыксыз, салкын. Өйләнгәч, тормышның яме артты инде! Каршы алучы, кайгыртучы кешем янәшәмдә. Бала булгач, тагын да рәхәт икән. Яныннан китәсе дә килми. Гел бала янында “иснәнеп” йөрибез. Бар борчуларны оныттыра торган кеше булды бит ул!

– Күптән түгел дустыгыз Илназ Гариповның да улы туды, сезнең дә улыгыз булды. Бервакытка туры килүе дә кызык. Үзегез нинди фикердә?

– Илназны хатыны белән мин кавыштырдым дип тә әйтә аламдыр.  Кукмарада туйда эшләгән чакта булды бу хәл. Әмма җитди мөнәсәбәтләр барлыкка килер, дип күз алдына да китермәдем. Дөресен генә әйткәндә, Илназны илле яшеннән дә иртәрәк өйләнер, дип кем уйлаган?! Чынбарлыкта мине дә уздырды. Аның никахы минекеннән тугыз айга өлкәнрәк.

– Кемгәдер әти булу хисе соңарып килә, сез бу хисне тойдыгызмы әле?

– Мин әле бу хисне тулысынча тоеп бетергәнмен дип уйламыйм. Гәрчә, үз-үземә әти булдың инде хәзер, дип искәртеп киләм.

– Бала туганда тормыш иптәшегез янәшәсендә булгансыз икән. Мондый тәҗрибәдән ирләр баш тарта, гадәттә. Нинди хисләр кичердегез?

– Әллә ни курыктым, дип әйтә алмыйм. Бу эшне батырлыкка да санамыйм. Хәләл җефетем шундый теләге барлыгын белдергәч, карышмадым. Ә хастаханәдә бу процессның кызлар өчен никадәр кыен булуына тагын бер инандым. Әлбәттә, хатыным, туачак бала өчен бик борчылдым. Бала табу озакка сузылды. Йокысыз төн чыгу үзен сиздерде. Барыбыз да бик нык ардык. Ләкин баланы кулга алгач ук, күңелне әйтеп бетергесез рәхмәт хисләре биләп алды. Аллаһ Тәгалә безне чын мәгънәсендә зурлады! Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

9

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading