16+

Рэпер Шәкүр: «Аллаһ Тәгалә бу сынауны бирде, без аны кабул иттек»

Рэпер Шәкүр (Алмаз Корбанов) “Шәһри Казан” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсенең дәвамын тәкьдим итәбез. (Алмаз Корбанов) “Шәһри Казан” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсенең дәвамын тәкьдим итәбез.

Рэпер Шәкүр: «Аллаһ Тәгалә бу сынауны бирде, без аны кабул иттек»

Рэпер Шәкүр (Алмаз Корбанов) “Шәһри Казан” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсенең дәвамын тәкьдим итәбез. (Алмаз Корбанов) “Шәһри Казан” хәбәрчесенә биргән әңгәмәсенең дәвамын тәкьдим итәбез.

– Иҗат процессыгыз үзгәрдеме?
– Хәзер иҗат процессы авыррак бара. Кабатланудан качарга тырышам. Тамашачыга тирән фикер җиткерәсем килә. Шаян җырларым, гомумән, юк. Рэпка элеккеге татар сүзләрен дә кертергә тырышам. Мәсәлән, “бигайбә” сүзе. Кешеләр аның нәрсә аңлатканын белер өчен эзләнде. Ә минем өчен кешенең фикерләве, уйлануы мөһим.

– Иҗатыгыз фәлсәфи юнәлештә, ә гадәти тормышта сез позитив кешеме?
– Җырлардагы эчке халәтем беркая да китми. Тик гадәти тормышта артык фәлсәфәгә бирелү беркемгә дә кирәкми. Позитив булырга тырышам, эштә дә егетләрнең күңелләрен күтәрәм. Кешегә начар эмоцияләр кирәк түгел, шуңа күрә тормышка да зарланганым юк.

– Татарча рэпның киләчәге бармы соң?
– Мин бу юнәлешкә эз салучыларның берсе идем, аны дәвам итүчеләр булыр дип ышандым. Кызганыч, хәзер татар рэперлары киң аудиториягә таныла алмыйлар. Бәлки, финанс мөмкинлекләре чикле, тәҗрибә җитмидер. Музыкада альтернатив вариантлар булырга тиеш. Ул бер төрле генә булса, иҗатның тәме калмый. Сәхнәгә яңа сулыш алып кайтуымның да сәбәбе шул.

– Дусларыгыз күпме?
– Танышларым күп. Ә якын дусларымны бармак белән санарлык. Махсус рәвештә дуслашып булмый инде. Элек университетта укыган чорда дусларны очы-кырые юк иде. Вакыт барысын да үз урынына куя.

– Тормыш иптәшегез сезне нәрсә белән җәлеп итте?
– Миңа аның белән рәхәт. Өйгә кайтасым килеп тора. Ул – тыныч, тәрбияле кеше. Минем каным кызу, ә Алсу һәрвакыт тынычландыру өчен сүзләр таба ала.

– Ничек таныштыгыз соң?
– Социаль челтәрләрдә аралаштык. Аннан күзгә-күз очраштык. Күңелемдә: “Бу кеше белән тормышымны бәйләргә әзер. Балаларым өчен иң яхшы әни булачак”, – дигән уйлар туды. Бер дә ялгышмаганмын, татулыкта яшибез.

– Сезнең өчен гаиләдә иң мөһиме нәрсә?
– Янымда булган кешеләргә яшәү рәхәт, уңайлы булсын дип тырышам. Тормыш иптәшемә “тиеш” дип әйткәнем дә булмады. Һәркемнең үзенең генә кечкенә дөньясы булырга тиеш. Минем анда кагылырга хакым юк. Алсуга ышанам, ул акыллы кеше. 

– Үз фикерегезне җиткерергә курыкмыйсыз. Сез үзсүзлеме?
– Элек бик үзсүзле идем. Хәзер күп вакытта дәшми калам. Кешегә аңлатуның мәгънәсе юк икән, тыныч кына “ярар” дип әйтәм. Барыбер үзем уйлаганны эшләячәкмен. 

– Кызыгыз Айлинның 4 айлык вакытта башына кан салган иде. Хәзер аның хәле ничек?
– Бу вакыйга гаиләбез өчен зур сынау булды. Хәзер Айлин үзе йөри, тик сөйләшә алмый. Быел кызыбыз мәктәпкә барырга тиеш иде, язмаган күрәсең әле. Аллаһ Тәгалә бу сынауны бирде, без аны кабул иттек. Вакытны кирегә борып булмый шул. Дәвалануны дәвам итәбез, барысы да җайланыр дип өметләнәм. 

– Кызыгызга аерым игътибар бирергә кирәк. Сез аның белән ничек аралашасыз?
– Ул – минем балам, каным. Аның өчен җаваплылык тоеп яшим. Бала үз теле белән сорый алмый икән, димәк, аның белән аралашу өчен башка юллар эзләргә кирәк. Һәр әти-әни кебек иң яхшысын, иң тәмлесен генә бирәсе килә инде. Кызыбызны сүзсез генә аңларга өйрәндек.

– “Бу хәл турында белгәч, үләсем килде”, – дип тә әйткәнсез. 
– Тормышта барысы да гел яхшы гына булыр дип уйлыйсың. Әмма һәркемнең үз кайгысы бар. Андый авыр мизгелләрдә: “Үлсәм, хәерле булыр”, – дип уйлаучылар буладыр, чөнки баш мие бу ситуациядә үзен ничек тотарга кирәк икәнлеген белми. Аек фикер йөртеп бетереп булмый. Әлбәттә, минем үлемем тагын да зуррак мәшәкатьләр тудырыр иде. Хәзер андый уйларга бирелгәнем юк. Гаиләм бар, ике яклап та әти-әниләрем исән-сау. 

– Икенче кызыгыз белән мөнәсәбәтләрегез ничек?
– Аишәгә 4 яшь. Ул бик шук кыз. Аның холкы бертуган апамныкына охшаган. Гел игезәкләр кебек инде. Аишә апасын да бик нык ярата, араларында бәйләнеш көчле.

– Тормыш иптәшегезнең эшкә чыгарга теләге булса, сез бала янында калырга әзерме?
– Бу темага гаиләдә фикер алышабыз. Тормыш иптәшемнең дә үсеш аласы килә. Минем аны чикләмим. Теләге булса, проблеманы чишү юлларын, һичшиксез, табачакбыз. Гаиләм бәхетле, сау-сәламәт кенә булсын.


 

Язмага реакция белдерегез

13

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading