16+

Резидә Шәрәфиева: «Ырым-шырымнарны, киңәшләрне башта үземдә сынап карыйм»

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева социаль челтәрләрдә язылучылары белән файдалы киңәшләр белән уртаклаша. Социаль челтәрләр ярдәмендә җырчының популярлыга да арткан икән.

Резидә Шәрәфиева: «Ырым-шырымнарны, киңәшләрне башта үземдә сынап карыйм»

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева социаль челтәрләрдә язылучылары белән файдалы киңәшләр белән уртаклаша. Социаль челтәрләр ярдәмендә җырчының популярлыга да арткан икән.

Резедә Шәрәфиева белән хәбәргә чыгып җәһәт әңгәмә кордык. 
- Социаль челтәрне бик актив алып барасыз, ярдәмчеләрегез бармы?
- Бер елга якын социаль челтәрләрне өйрәндем. Быел инде моңа ныклап тотынасым килде. Видео идеяләре үземнеке. Хәзер бит мәгълүмат та күп, элек әни-әбиләр әйтеп калдырган киңәшләрне язылучыларыма җиткерәм. Ырым-шырымнарны, киңәшләрне башта үземдә сынап карыйм, файдасы булгач кына башкаларга тәкъдим итәм. Җиләк-җимеш, яшелчәләр, русча әйтмешли “натураль” ризыклар ашыйсы килә. Организмга яхшы матдәләр генә керсен дип тырышам, мин дөрес туклану яклы. Концертлар буенча администратор егет, ярдәмчем бар. Ул да: “Резидә апа, син шундый күп беләсең, нишләп башкалар белән бүлешмисең?” - дигәч, белгәннәремне тамашачыларыма җиткерә башладым. Гел даруларга гына кулланып яшәп булмый, табигатебез бик бай бит. Әйләнә-тирәдә күпме дару! Вакытында җыеп, дөрес итеп кулланырга гына кирәк. 

- Иренмисезме?
- Юк, бер авырлыгын да сизмим. Иренмәвем - яхшы сыйфатларымның берседер. Файдалы  рецепт күреп алсам, шунда ук кирәк әйберне табам, ясыйм. Биткә масканы да үзем ясыйм. Әле йогага йөри идем, бу арада вакыт җитмәгәч, социаль челтәрдән сулыш буенча күнегүләр эшлим. Сау-сәламәт булып яшисе килә. Бөтен гаиләбез, туган-тумачабыз белән тырышабыз инде. Сәламәт тәндә - сәламәт рух дип юкка әйтмиләрдер. Һәркемгә дә сәламәтлек телим. “Тешең барда тешлә, эшең барда эшлә. Шатлана бел туган һәр көнгә” дигән сүзләр бар җырымда, бик килешәм аның белән. Дөнья шулкадәр матур бит. Һәр көннең кадерен, рәхәтен белеп яшәргә язсын.

- Бердәнбер кызыгыз мәктәпне тәмамлады. Ул кайсы өлкә белән кызыксына?
- Зөләйха өчен бик җаваплы ел булды. БДИ тапшырды, озак әзерләнде. “Кызым, борчылма. Булганына шөкер итәрбез”, - дип тынычландырырга тырыштым. Бала-чагага хәзер укуы җиңел түгел, аларга терәк булырга кирәктер. БДИ нәтиҗәләре әле әзер түгел, алдан кайда укырга керәсен дә әйтәсем килми, сер булып калсын. Аллаһ бирса, укырга кергәч, әйтермен әле. Икебез дә борчылабыз инде. Иң мөһиме - исәнлек-саулык булсын. 

- Яңа җырлар иҗат итәсезме? 
- Бик күп яңа матур җырларым бар. Яңа җырлар - яңа күлмәк алу кебек. Тизрәк тамашачыларга җиткерәсе килә. Риназ Әхмәтов көе, Альбина Бәширова сүзләренә язылган искиткеч җыр яздырдым. Ул шигырьне укыгач ук, күңелем тулып елап алдым. Җырлаганда да күзләрем яшьләнә. Айдар Тимербаевның җырлары да репертуарымда бар, алары да бер хикмәт. Җырларны дусларыма җибәргән идем. Алар аны инде таратырга да җитешкән, әле җырларны чыгармасам да, кемнәрдер беренчеләрдән булып тыңлый инде. Матур җырлар дәртләндереп җибәрә бит, яңа көчләр белән рәхәтләнеп эшлибез, Аллаһка шөкер. 

- Социаль челтәрләр белән шөгыльләнә башлагач, яшьләр арасында популярлыгыгыз арттымы? Сизеләме?
- Яшьләр янында булсаң, үзең дә яшәрәсең диләр. Безгә бер дә картаерга да, үләргә дә ярамый. Яшьләр кебек ялт итеп торырга кирәк. Кызым белән бергә кибетләргә йөрибез, хәзер үзебез дә яшьләрдән күп нәрсәгә өйрәнәбез. Зөләйха әллә кайчан кигән киемнәремне карап: “Менә монысы “модада”, - дип табып бирә. Бер-ике тапкыр гына кигән әйберне атарга жәллисең бит, менә кирәге чыкты. Шул бер формада торгач, кием-салым сайлау кыен түгел.

- Татар эстрадасын күзәтеп торасызмы? Яраткан артистларыгыз бармы?
- Әлбәттә, карап торам. Моңлы, көчле тавышлы яшьләр булуына куанам. Үзләре матур, киемнәре дә затлы, тавышлары да искиткеч. Яшьләр бик шатландыралар. Араларында бик көчле җырчылар бар. Алга таба да татар сәнгате үссен дигән теләктә калам. Татарлар бик итәгатьле халык, шуңа күрә сәхнәдә дә пөхтәлек, чисталык, тәртип саклансын иде. Тәрбияви җырлар күбрәк булсын иде. Яраткан артистларым күп, саный башласам, кемнедер әйтергә онытырмын дип куркам. Аерып әйтсәм: Рәсим Низамов, Сиринә Зәйнетдинова, Ришат Фазлыйәхмәтов иҗатын бик яратам. Талантлы яшьләр бик күп, җырлап яшәргә язсын!
 

Язмага реакция белдерегез

5

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading