16+

Рөстәм Асаев: “Туган көнне үткәрергә яратмыйм”

Бүген, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаевның туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм белән котлап, аның хәлләрен белештек әле.

Рөстәм Асаев: “Туган көнне үткәрергә яратмыйм”

Бүген, Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаевның туган көнен билгеләп үтә. Бәйрәм белән котлап, аның хәлләрен белештек әле.

– Элек бу көнне концерт куя идем. “Батырга да ял кирәк”, – диләр бит. Бүген концертсыз гына бәйрәм итәбез. Дөресен генә әйткәндә, туган көнне үткәрергә яратмыйм. Без совет чоры балалары аңа күнекмәгән. Хәзер бер яшьне дә зур юбилей кебек үткәрәбез. Ә элек туган көнгә зур әһәмият бирмәдек. Иртән торып, күземне ачу белән тормыш иптәшем, яраткан Айгөлем, балаларым  котлады. Гаиләм белән чәй эчтек тә, төрле якка таралыштык. Кем мәктәпкә, кем садикка, кемдер эшкә юл тотты. Кич белән бөтен гаиләбез белән җыелышып, бәйрәм итәбез. Бәйрәм табыны башка кешеләрнекеннән бик аерылмый. Өстәл артында сайланып утырмыйм, өйдә пешергән ризыклар һичшиксез бик тәмле була. Шулай да туган көннәребез каз, бәлеш, пылаусыз узмый. 
– Ничә яшь тулды соң сезгә, Рөстәм абый?
– Унсигез ярым. Узган елны 45 яшьлек юбилеемны билгеләп үттем. Быел 46га аяк бастым. Күңел һаман да яшь булып кала. “Картаям”, – дип әйтмим. Иртәдән бирле телефонда котлаулар укып утырам. Кәефләр күтәрелеп китте. Адәм баласына бер  җылы сүз дә җитә. Андый матур сүзләрне һәркөнне әйтеп торырга кирәк.

Фото: https://vk.com/club13661858
 

Реклама

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading