16+

Рөстәм Нәбиев: «12 июль – минем өчен хәтер һәм рәхмәт көне»

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев тормышындагы иң фаҗигале көннәрнең берсен искә алды.

Рөстәм Нәбиев: «12 июль – минем өчен хәтер һәм рәхмәт көне»

Танылган блогер Рөстәм Нәбиев тормышындагы иң фаҗигале көннәрнең берсен искә алды.

Социаль челтәрләрендә ул 11 ел элек булган казарма җимерелүеннән соң кичергәннәрен сөйләде.

«Һәр елны 12 июль мине кабат казарма җимерекләре астына кайтара», – дип яза ул.

Нәбиев искә алганча, ул җиде сәгатьтән артык бетон плитәләр астында кысылып ята һәм коткаручылар исән килеш тапкан соңгы кеше була. Авыр хәлдә булуына карамастан, ул өметен өзми, ярдәм чакыра, коткаручылар игълан иткән тынлык минутында тавыш биреп, үзен ишеттерә ала.

Блогер әйтүенчә, шул мизгелләрдә ул догалар кыла. Әмма бер мәлдә көчләре бетүен тоеп, тормыш белән саубуллаша башлый.

«Мин үлүдән түгел, ә үземнән соң бернәрсә дә калдыра алмавымнан курыктым. Миңа ул вакытта нибары 24 яшь иде», – дип искә ала ул.

Әлеге фаҗигадә Рөстәм Нәбиевнең 24 хезмәттәше һәлак була. Аларны ул бүген дә тирән хөрмәт белән искә ала.

Блогер үзенең исән калуын батырлыгы яки аерым бер казанышы белән түгел, ә язмыш кушуы дип саный. Узган 11 ел эчендә ул аякларын югалтуына карамастан, яңадан яшәргә өйрәнә, гаилә кора, инде хәзер өч бала әтисе, күпләр өчен мөмкин түгел дип саналган хыялларын тормышка ашыра. Күптән түгел генә ул Эверест түбәсенә дә күтәрелде.

Шулай да Рөстәм Нәбиев әйтүенчә, бу көн аның уңышлары турында түгел.

«Бүген – хәтер көне. Миңа икенче тапкыр бүләк ителгән тормыш өчен рәхмәт көне. Якыннарыгызның кадерен белегез, мөһим сүзләрне соңга калдырмагыз, аларны кочаклау өчен махсус мизгел көтмәгез», – дип мөрәҗәгать итә ул.

Ахырда блогер фаҗигадә һәлак булганнарның якты истәлегенә хөрмәт белдереп, аларга мәңгелек хәтер тели.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading