16+

Руслан Кираметдинов белән Фирүзәне нәрсә бәйли?

Эстраданың талантлы артисты, автор-башкаручы Фирүзә җырчы Руслан Кираметдинов төркемендә чыгыш ясый башлаган.

Руслан Кираметдинов белән Фирүзәне нәрсә бәйли?

Эстраданың талантлы артисты, автор-башкаручы Фирүзә җырчы Руслан Кираметдинов төркемендә чыгыш ясый башлаган.

Аларны нәрсә бәйли? Фирүзәнең нинди яңалыклары бар? Бу сорауларны үзенә бирдек.

- Хәлләрегез ничек? Нинди иҗади планнар белән янып йөрисез?
 - Хәлләрем яхшы гына. Казанда “Чулпан” мәдәният үзәгендә узачак концертыма әзерләнеп йөрүем. Эшем бик тыгыз.  Тегендә чабам, монда чабам. Яңа матур жырлар яздырам, костюмнар тектерәм. Аллаһы бирса, яңа образлар булачак. Иҗатымны сөюче дусларыма иң яхшысын гына, иң сыйфатлы жырларымны гына тәкъдим итәчәкмен. Концертны юбилей хөрмәтенә оештырам. 

- Хәзер Руслан Кираметдинов белән чыгыш ясыйсызмы?
- Әйе, Русланның концертларында  көздән бирле чыгыш ясыйм. Татарстан, Башкортостан, Екатеринбургта булдык. 

- Гаиләгез каршы килмиме? 
- Гаиләбез белән Русланның җырларын  яратып тыңлыйбыз. Юк, нишләп каршы килсеннәр ди? Ирем дә көнләшми. Руслан белән эшләү бик җайлы, рәхәт, күңелле. Директоры Айдар да, командасы да хөрмәт белән карыйлар. Алай булмаса, үзем дә гастрольләргә чыкмас идем. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

12

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading