16+

Рүзәл Минһаҗев: «Мүкләнгән күңелләрне уяту нисбәтеннән концертларга алындык...»

Мөслим районының Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗевны күпләр шигырьләре, игелекле гамәлләре аша беләдер. Рүзәл 3 ел Фирдүс Тямаев төркемендә эшләде.

Рүзәл Минһаҗев: «Мүкләнгән күңелләрне уяту нисбәтеннән концертларга алындык...»

Мөслим районының Метрәй авылы егете Рүзәл Минһаҗевны күпләр шигырьләре, игелекле гамәлләре аша беләдер. Рүзәл 3 ел Фирдүс Тямаев төркемендә эшләде.

Хәзер исә, үзе төркем җыеп авылларда концерт куя башлаган икән. Рүзәл белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәл белештек.
– Ни өчен Фирдүс Тямаев төркеменнән китәргә булдың?
– Фирдүс абыйдан әтием авыру сәбәпле киттем. Әти 21 ел шикәр авыруы белән көрәшә. Көчле рухлы кеше булса да, сынаулар тигез генә бирелми. Бергә күбрәк вакыт үткәрәсе, игътибарлырак буласым килә. Җәй көне авылыбызның тауларына, чишмәләренә алып бардым. Үзе дә әкрен генә йорт тирәсендә йөри иде. Аның өчен махсус юл салып куйдык. Әти егылып кабыргасын сындырды. Хәзер авыррак, әти өйдә генә инде. Әти-әнине исән чакта кадерлисе, хөрмәтлисе килә. Киләчәктә үкенечкә калмасын иде. Аннан гел МХО зонасына егетләр янына йөреп торгач, күңелгә дә кыен. Егетләргә багышлап “Егет без” дип аталган китап эшлибез. Бу минем икенче китабым була. Фирдүс Тямаев белән хезмәттәшлегебез дәвам итә. Аның көйләренә сүзләр язам. “Бик соң иркәм”, “Поезд чаба”, “Син” җырларын күптән түгел генә иҗат иттек. Тагын яңа җырлар язып торабыз, шөкер. 

– Төркемең бик яшь күренә. Ничек тупладың аларны? Концертлар уңышлы барамы?
– МХОда югалтулар да күп. Көне-төне хәбәрдә торабыз. Егетләргә кирәк-яраклар җыябыз. Хәбәрсез югалганнар да бар, аларны эзләргә ярдәм итүне сорап та мөрәҗәгать итәләр. Көчебездән килгәнне эшләргә тырышабыз инде. Шушы сагышларны бераз басар өчен үземнең яшь төркемем белән авылларда концерт куя башладым. Аллаһка шөкер, төркемемдә 10 кеше. Баянчы, 2 гитарачы, биючеләр һәм җырчылар, оператор. Башта берничә авылда гына концерт куеп карадык. Хәзер менә ешрак йөрибез. Татарстан, Башкортстанның төрле авылларында булдык. Халык бик кызыксынып, яратып кабул итте. Аларга бик рәхмәтлемен. Студия төзеп куйдым, әкрен генә шигырьләр, җырлар яздырабыз. 

– Сәхнә тәҗрибәң зур. Сезнең тамаша нәрсә белән аерылып тора?
– Концертта шигырьләрем дә сөйлим. МХО темасына багышланганнары, шаяннары да бар. Ретро җырларны һәм үзебез иҗат иткән җырларны башкарабыз. Төркемем яшь, араларында көй язучылар да, шигырь язучылар да бар. Әзрәк яшьләрдә дә милли рухны күтәрәсе килә. Халыкны җырлатабыз да, биетәбез дә. Әти-әни, гаилә кадере турында да фәлсәфәгә биреләбез. Мүкләнгән күңелләрне уяту нисбәтеннән концертларга алындык. Әлегә бик уңышлы гына бара, безнең чыгышларга килгән һәр тамашачыга рәхмәт әйтәсем килә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Унышлар сезгэ Рузаль.Молодцы.

    Мөһим

    loading