Аның өчен бер тема ябык – шәхси тормыш. Үзе әйткән, без белгән кадәрлесе шул – хәләленнән аерылган.
Йөрәктәге яраларын гына түгел, хәтта яшен дә яшерә әле ул.
Татарстанның атказанган җырчысы Сәнифә Рангулова, мәгълүм ки, игътибар үзәгеннән шактый вакыт югалып торды. Радио-телевидениедә иске җырлары сакланса да, тамашачы хозурыннан мәхрүм иделәр. Сәбәбе бер, җырчы аларны акчага “әйләндермәде”. Мондый очракларда җырлар тормыш арбасыннан төшеп кала, ягъни халык хәтеренә күченә. Бу йолдыз да сүнәрме, дигән идем, соңгы атнаның шәп яңалыгы шөбһәле уйларымны куып таратты бит әле. Сәнифә янәдән сәхнәгә әйләнеп кайтты! Радиоларда яңа җыры эфирга чыкты.
– Үз җырымны көттем мин. “Укы әле хатларымны”, – дип атала, радиоларда яңгырый башлавына да әле бер генә атна. Махсус минем өчен язылды. “Син яраткан карлар ява бүген!” исемле җырымны да ишеткәнсездер. Аны моннан күп еллар элек Айдар Галимов та җырлаган. Авторлары миңа биргәндә әйтеп тә тормадылар, радио җитәкчелеге дә кисәтмәде: “Җырыгыз матур, хит итәбез”, – диделәр дә, алып калдылар. Бер көнне генә белдем, Айдар башкаруында популярлаша алмаган икән, җырның язмышы минем кулда булган, димәк. Чынлыкта мин иҗаттан ераклашмадым бит. Юлыкканыгыз бармы шундый хәлләргә: кайчакларда тырышасың, тырмашасың, ә сине барыбер күрмиләр, бәяләмиләр. Минем белән дә шулайрак, моңнарымны ишетмәделәр. Юбилейларда, банкетларда җырлыйм, гел хәрәкәттә мин.
– Табигатьтә дә шулай, азмыни чишмә юлын бүләргә теләгән киртәләр? Агымсу барыбер ерып чыга! Ә хәрәкәт дигәннән, сез көндәлек тормышта бүгенгәчә бик хәрәкәтчән, дип беләм. Йога, гимнастикалар ясау, җәяү йөрү, дисеңме, итсез туклану. Болар сәламәтлек сагындагы таләпләрме, әллә яшьлекне озаккарак йөгәнлисе килүме?
– Беренче чиратта сәламәтлек. Бар шундый кешеләр, юанаеп киткәч кенә, артык туклыклы, авыр ризыклардан читләшә. Бу вакытта инде аның саулыгы күпме таушалырга җитешә. Мин ябыгыр өчен дә түгел, зифалыкны да саклыйм димим, гомер-гомергә үзем теләгән файдалы ризыкларны гына ашыйм. Итле шулпаларны яшьлегемдә дә ашамадым, яратмыйм да. Ит тә, токмачлы ризыклар да пешермим. Чикләвекләр яратам. Иртән солы, карабодай боткасы ашыйм. Кара дөге белән балыкны да бик сирәк кулланам. Кәбестәне чи килеш тә, суда пешереп тә, кишер, имбир, лимон, алма, катык, эремчек – яратып ашый торган төп ризыкларым. Каһвәсез тора алмыйм. Туңдырманы, кем әйтмешли, кыш уртасында да ипи урына ашыйм. Сөтле чәйне Казанга килгәч кенә эчәргә өйрәндем.
– Бүгеннән сәламәтлекне кайгырта башлыйм дип, мондый туклануга бер көн эчендә генә күчеп тә булмый.
– Кайберәүләр, болай ашау гомумән дөрес түгел, диярләр. Минем дә ашавым еллар үткән саен бу дәрәҗәгә җитеп үзгәрде. Кеше гәүдәсе Аллаһы тарафыннан яратылган кызык кына бер механизм. Яшәү рәвеше белән бергә аның туклануы да үзгәрә. Яшь чагында спорт, фитнес залларына йөри идем. Аны да үзеңне үзең мәҗбүр итеп түгел, теләп эшләргә кирәк. Мин егерме елга якын йога белән шөгыльләнәм. Күпләр аны фәлсәфә белән бәйли, ә минем өчен ул гап-гади күнегүләр. Йога күнегүләреннән соң кәеф күтәрелә, эчке дөньяң җиңеләеп кала, начар уйлардан арынасың. Иртән торгач, бер сәгать күнегүләр ясыйм, шунсыз үземне бик начар хис итәм. Көн дә җәяү йөрим. Салмак кына атлап түгел, кызу-кызу йөрергә кирәк! Боларның барысы да үзем өчен үзем булдырган кагыйдәләр. Балачактан бик хәрәкәтчән мин. Пермь ягында Күчтәнти дигән татар авылы бар. Бер ягыннан Той елгасы ага, икенче ягында Урал тауларының итәкләре! Без үскәндә Той елгасы киң, тирән иде. Туган якка кайткан саен җаным әрни, аның да суы саеккан хәзер, ярлары бер-берсенә якынайган, тарайган. Хәтеремдә, әти-әниләр печән чабарга киткәндә, эшне тезәләр генә: савыт-сабаларны, бөтен гаилә керләрен Той елгасына алып төшеп юа идек. Шунда су да коенабыз, уйнап та алабыз, балалар гына бит, тирләп-пешеп эшлибез дә. Юган керләрне агач башларына элеп киптерә идек. Тойда балык мыжлап тора, суга чумып шуларны кул белән тота идек.
– Элек балаларны гаиләдә эш белән тәрбияли иделәр.
– Әтием мал табибы иде, таң белән чыгып китә дә, иртәнге сәгать җиделәрдә эшен бетереп, кайтып керә. Капкадан ук: “Кызкайларым!” – дип көр тавышы белән бер генә эндәшә, корт чаккандай сикерешеп тора идек. Әни: “Җәй көне дә йоклатмыйсың инде”, – дип әйтеп карый да... Хәлле тормышта үстек. Бакчабыз иркен, терлекләр, кош-кортлар ишле иде, бал кортлары да асрадык. Безнең якта карлыганны карагат диләр. Бакчадан егермешәр чиләк карлыган җыя идек, ышанасызмы? Кайнатмасын чиләкләп ашый идек бит. Балан, өмҗе куакларыбыз да күп иде. Өмҗе дигәне, сездә кура җиләге.
Әңгәмәнең дәвамы бар
Комментарийлар
2
0
сез куптэнге жырчы, урынын сэхенэдэ югалма
0
0
2
0
Узенэ бер аерым стильдэ жырлаучы идегез . Сезнен сэхнэгэ кайтуга шат . Унышлар .
0
0
0
0
Алтын балык дигэн жыры белән кунелгэ кереп калган.
0
0