16+

Сөмбел Билалова: “Сез моңа күптән лаек”, – дигән җылы сүзләрне ишетү рәхәт булды»

Татарстанның атказанган артисты Сөмбел Билалованың шатлыгын уртаклаштык.

Сөмбел Билалова: “Сез моңа күптән лаек”, – дигән җылы сүзләрне ишетү рәхәт булды»

Татарстанның атказанган артисты Сөмбел Билалованың шатлыгын уртаклаштык.

Татар эстрадасының якты йолдызы – Сөмбел Билалова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды! Мактаулы исемне Сөмбелгә Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында милләт җыены вакытында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды. Сөмбел Билалованы котлап, аның белән хәбәргә чыктык.
– Котлыйбыз, Сөмбел! Бу көнне күптән көткәнсездер? Әти-әниләрегез дә зур сөенеч, әлбәттә. 
– Чыннан да, бу көнне бик зарыгып көттем. Аллаһка шөкер, документлар тапшыру бер хәл бит ул, исем бирелү озакка сузылмады. Әти-әниләр, әлбәттә, бик шат, горурланалар. Бу кичне дә әти-әниләрем белән бергә уздырам, бергәләшеп бәйрәм итеп алабыз. Иң мөһиме – бүген тантанага төрле тарафлардан, чит илләрдән килгән милләттәшләребез дә бар иде. Мактаулы исем алгач, шулкадәр күп кеше яныма килеп, бәхетемне уртаклашты. “Сез моңа күптән лаек”, – дигән җылы сүзләрне ишетү рәхәт булды. Бер уйламаган кешеләр дә минем өчен шатланып, котлау сүзләре юллый. Һәркемгә дә зур рәхмәт әйтәсем килә!

– Татарстанның атказанган артисты исеме соңгы арада күп кенә артистларга бирелде. Тамашачылардан: “Лаеклы түгел”, – дигән сүзләр дә ишетәбез. Сез бу хакта нинди фикердә?
– Мин дә: “Син бу исемгә лаек түгел әле”, – дигән сүзләрдән курыктым, әлбәттә. Бик дулкынландым. Әлегә бары тик яхшы теләкләр генә ишетәм. Нәкъ шушы кешеләр алдында, нәкъ шушы чарада бүләкләгәннәренә дә мең рәхмәт. Тамашачылар каршында имтиханны уңышлы биреп чыккан төсле булдым. Бүген мин бик бәхетле.

Исегезгә төшерәбез, Сөмбел Билалова быел иҗатында зур юбилей да билгеләп үтә: 20 ел сәхнәдә. 2 октябрьдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында юбилей концертын да тәкъдим итәчәк!

Фото: https://rais.tatarstan.ru/

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

10

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading