Салават Фәтхетдиновның репертуарыннан җырларны гел яңартып торалар.
Тагын бер җырлы гаилә Салават абый җырына “кагылган”. Сүзебез Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар турында. Бар рөхсәтләрне дә сорап, белеп эшләгәннәрме? (шаяру, әлбәттә) Бу сорауга Илгиз Хәсәншин җавап бирде.
– Мин Салават абыйның шәкерте, тормыш иптәшем Гөлзада белән икебез дә “Салават” җыр театрында эшләдек. Салават абыйда уку бер хәл, аның белән эшләү – иҗат армия сафларын үтү белән бер. Без аңа тәҗрибә, белемнәр өчен рәхмәтле. Салават абый репертуарыннан “Оныттыр” җырын яңарткан идек. “Күз сал син күземә” җырына күптән кызыгып йөрдек. Беркөнне кич утырып Салават абыйның элеккеге концертын карадык. Шушы җыр яңгырагач, Гөлзада белән бер-беребезгә борылдык та: “Кара әле нинди матур, мәгънәле җыр”, – дидек. Дуэтка да туры килеп тора. Салават абыйның шәкерте булгач, аның белән бергә эшләгәч, ул җырларын яңартырга болай да рөхсәт биргән иде. Шулай да тагын бер кат сорау хәерле дип шалтыратып белешергә булдым. “Салават абый, 30-40 елга булса да, җырлап торырга бирсәгез иде”, – дип шаяртып кына әйткән идем. “Гомерлеккә алыгыз, җырлагыз”, – дип җавап бирде ул. Рәхмәт әйтеп, авторлар белән элемтәгә чыктык. Җырны эшләп бетергәч, Салават абыйга күрсәттек. “Мине дә уздыргансыз”, – дип шаяртып, мактады. Безгә аның уңай фикерен ишетү дә кадерле.
– Авторлык хокуклары мәсьәләсе хәзер бик кискен тора. Авторлар белән килешә алдыгызмы? Гомумән, авторлардан гына рөхсәт алып җырлаучылар да бар. Беренче башкаручыдан рөхсәт сорап тормыйлар кебек. Сез нинди фикердә?
– Әйе, авторлык хокуклары белән бәхәсләр туып тора. Эстрада дөньясында кайнагач, мондый хәлләрне гел ишетеп торабыз. Без кемнең генә яңартсак та, беренче башкаручысыннан да, сүз һәм көй авторларыннан да рөхсәт сорыйбыз. Бөтенесенең хәер-фатыйхасын алып кына башкарабыз. Әгәр җырчы җырны яңартам ди икән, бу җырны башкарган башка артистлардан да рөхсәт алырга тиештер. Әйе, хокук моны таләп итми, әмма без бер казанда кайныйбыз бит. Өлкән яшьтәге җырчыларга хөрмәт, ихтирам белән карарга кирәк. Бу җырның көй авторы – Альфред абый Якшимбетов, сүзләр – Ләйлә апа Дәүләтованыкы. Альфред абый белән без таныш инде, ул рөхсәт сорагач, ризалашты. Ә Ләйлә апа белән безне җыр таныштырды. Гомумән, “Күз сал син күземә” җырының үз тарихы бар икән. Ул – Ләйлә апаның Салават абыйга язган беренче җыры. “Салават абый башкара торган 30га якын җырым бар. Монысы иң беренче иҗат җимешебез. Ул күңелемдә һәм иҗатымда бик зур урын алып тора. Матур итеп яңартыгыз”, – дигән теләктә калды.
– Хәзер бөтен кеше җырларны яңартып башкара кебек. Сезнең башкаруда җыр хит була алырмы?
– Җырларны 5-10 ел элек тә яңартып җырлаучылар булган. Җыр халык телендә булырга, җырланырга тиеш. Әмма андый эшкә алынасың икән, сыйфат турында онытырга ярамый. Дөресен әйткәндә, бу җыр болай да хит. Яхшы җыр онытылмасын, халык телендә булсын дип тырыштык. Бәясен тамашачылар бирер инде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар