16+

Татар эстрадасы артистлары айга очарга җыена?!

Дөньяда нинди генә сәер вә кызыклы бәйрәмнәр юк, җәмәгать! Резин гәлүшләр, йомырка тәбәсе, пеләш керпеләр көне....

Татар эстрадасы артистлары айга очарга җыена?!

Дөньяда нинди генә сәер вә кызыклы бәйрәмнәр юк, җәмәгать! Резин гәлүшләр, йомырка тәбәсе, пеләш керпеләр көне....

Нәкъ менә бүген исә, 7нче февральдә айга очу көне билгеләп үтелә! Кызык, ә яраткан җырчыларыбыз балачакта кая очарга хыялланган? Гомумән, айга очсалар, үзләре белән иптәшкә кемне алырлар һәм беренче эш итеп биредә нәрсә эшләрләр иде? Барысын да белештек, хәзер сезгә дә сөйләрбез!

“7нче февраль – айга очу көне булса, 9нчы февраль – Зөлфирәнең дөньяга очып килгән көне, ягъни гомер бәйрәме”,– дип сүзен башлады Алмаз Мирзаянов. “Мин әтигә ияреп йөрергә ярата идем. Әтием белән Марый тауларыннан – тракторда, урман буеннан матайда очканнан соң, кая да булса тагын очу теләкләрем басылды. Ә Зөлфирә никах алдыннан матайдан очкан иде. Шуңа күрә ай, йолдызларга очу теләге юк икебездә дә”,– дип шаярта гаилә башлыгы. 

Фирүзә шаян соравыбызга юмор белән җавап бирде. “Мин дә айга менәр идем, булса әгәр этүче”,– ди ул шигырь юллары белән. 

Әнвәр Нургалиев кечкенә вакытында болытларга утырып, йолдызлар янына очарга хыялланган. “Айга очсам үзем белән хатынымны алыр идем. Айда төпләнеп калу өчен, беренче эш итеп, яшәү шартларын уйлар идем”,– дип бүлеште җырчы. 

Рөстәм Асадуллин балачагында ай-кояшка очу теләге бн янмаган. “Кояшта – эссе, айда суык икәнен белә идем. Кискен температуралар шүрләткәндер бәлки. Самолет һәм ввертолетта очарга хыялландым. Вертолетта әле хәрәкәт итеп караганым юк, хыял кала бирә”, – дип көлә җырчы. 

“Балачакта – олы тормышка, зур үскәч кечкенә вакытка очу теләге бар иде”,– дип тезеп китте Давлян! “Буш хыяллар бн яшәмим. Мин иҗат кешесе булсам да, гомер итү өчен Җирне сайлар идем. Иҗатка гашыйк шәхесләр күңелләре белән болай да биектә бит инде алар”,– ди Илдус Дәүләнов хыяллар дөньясында йөзеп. 

“Айга очсам, үзем генә сәяхәт итәр идем. Мин үз-үзем бн гармония, тынычлык ярата  торган интроверт”,– дип сүз тотты Илнар Миранов. Шулай да җырчы үзенә иптәшкә мәче алырга әзер.

Артур Исламов башка җырчылардан җавабы белән бик нык аерылып тора булып чыкты. Җырчы кечкенә чагында айда кечкенә, әмма уңайлы, матур йорт салырга хыялланган. “Биредә дусларым белән яшәр идем. Космик геолог яки яңа ай базалары ясаучы архитектор булып эшләр идем”,– дип тезеп китте Артур. Иң мөһиме – җырчы бирегә үз гаиләсен алып барырга хыяллана. “Айда гаиләм, туганнарым бн кичке ашлар ашап, йолдыз-планеталарга, безнең Җир шарына хозурланып читтән күзәтер идек”,– ди ул. 

Бик беләсегез килсә, Сиринә Зәйнетдинова балачагында айга да, кояшка да түгел, ә җылы якларга очарга хыялланган. “Ай турында балалар бакчасында өйрәнгәнебезне хәтерлим. “Биредә нинди тереклек яши, алар нәрсә белән туклана? Машиналар бармы икән?” – дип кызыксына идем. Әгәр айга очсам, үзем белән гаиләмне алыр идем”,– ди Сиринә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading