Зөлфия Шакирова,
Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты:
.jpeg)
– Юкка гына елларны хайван атамалары белән атамаганнардыр. Аларның кешенең холкына, тормышына йогынтысы бар, күрәсең. Мин дә елан кебек гомер буе чәч белән җир себердем. Берәү дә әзерне алга китереп бирмәде, һәрвакыт үземә тырышырга, “шуышырга” туры килде. Елан - ул зирәк хайван. Аллаһка шөкер, тормышта барысында үз акылым белән хәл иттем. Беркемнән дә киңәш сорамадым. Киресенчә, бездән киңәш сорыйлар. Безнең нәселдә апамның кызы, улы да “еланнар”. Үзебезнең гаилә мин генә елан елында туган. Бу ел безнең өчен уңышлы да, кайгылы да булды. Улыбыз Искәндәр юл һәлакәтенә эләкте. Хәзер хәле яхшы инде, шөкер. Киләсе елда гаиләләребезгә кайгы-хәсрәт килмәсен иде. Икенче елга минем юбилей да әле. Концерт оештырырга уйлап торам. Бик җаваплы эшләр башкарасы, планнар зурдан. Һәркемгә саулык-сәламәтлек, бәхет телим!
Зинира Рамазанова,
Башкортстанның атказанган артисты:

– Елларны “минеке, синеке” дип аермыйм. Гадәттәгечә, өстәлләр әзерләп, бик зарыгып көтәбез. Иң мөһиме - илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Әлбәттә, үзем елан елында тугач, бу елны берәр теләгем чынга ашар дигән өмет бар (көлә). Елан белән охшаш якларымны үзем белмим инде. “Зинира еланга охшаганмы?” - дип башкалардан сорарга кирәк. Сизгерлелегем бар әзрәк. Яңа еллар белән, дуслар. Һәркемгә күңел тынычлыгы, ныклы сәламәтлек телим. Барлык авырлыклардан еландай җиңел генә бөтерелеп чыгарга язсын.
Резедә Сәләхова,
Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин театры актрисасы:
.jpeg)
– Елан – агулы да, шифалы да. Аңа тимәсәләр ул кешене чакмый да, тими дә. Мин дә нәкъ шулай. Үпкәләтмәсәләр, беркемгә дә зыяным тими. Әгәр дә нахакка гаепләп, кыерсыталар, рәнҗетәләр икән, әлбәттә, авызыма су кабыпкан кебек тормаячакмын. Артем белән икебез дә елан елында туган. Бер-беребезгә уралып, үрелеп яшибез, шөкер. “Авырткан җирең булса дәвалыйм. Минем агуым шифалы бит”, - дип шаяртам да әле. 2024 елыбыз Аллаһка шөкер күңелле вакыйгаларга бай булды. Улыбыз Әскәр беренче сыйныфка укырга керде. Бик тырышып укый, шөкер. Музыка мәктәбендә фортепианод дәресләренә һәм бию түгәрәгенә йөри. Укуга җаваплы карый, шөкер. Ел ахырында гына миңа Татарстанның атказанган артисты исемен бирделәр. Бу вакыйга да гаиләбез өчен бик куанычлы. Яңа елны гадәттәгечә гаилә белән каршы алабыз. Кайбер кешеләр бәйрәм өстәленә елан “яраткан” ризыклар әзерләргә тырыша. Мин андый ырым-шырымнарга ышанмыйм. Нәрсә ашыйсы килә шуны әзерлләп куям. Киләсе ел да күңелле мизгелләргә бай булсын иде. Куанычлы еллар килсен!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Илгизә Галиуллина


Комментарийлар