16+

«Татар җыры - 26» хикмәтләре: Элвин Грей, Резидә Шәрәфиева һәм көтелмәгән дуэт (икенче бүлек)

“Татар җыры”нда Элвин Грейның чыгышын бер дә көтмәгән идек. Афишаларда да сурәте берничә ай алдан балкымады. Күрәсең, Камил Гәрәев белән дуслашу килешкән.

«Татар җыры - 26» хикмәтләре: Элвин Грей, Резидә Шәрәфиева һәм көтелмәгән дуэт (икенче бүлек)

“Татар җыры”нда Элвин Грейның чыгышын бер дә көтмәгән идек. Афишаларда да сурәте берничә ай алдан балкымады. Күрәсең, Камил Гәрәев белән дуслашу килешкән.

Алар “Туган як” җырына хокуклар буенча судлашып йөрделәр. Инде шул хөрмәткә “Татар җыры”нда “Туган як”ны җырлар дип уйлаган идем. Әмма Радик Юльякшин, тагын шаккатырды.  Ниһаять, үзенең автор җырларын башкарды. “Ашкына гомер” дип моңланды. Үзенең дә мәгънәле, моңлы җырлары бар бит менә. 

Быел фестивальдә үткәннәрне сагынучылар, ностальгиягә бирелүчеләр күп булды. Хәтта бераз “Үткәннәр сагындыра” проектын да искә төшердем. Дөрес, иске җырларны яңарту, ностальгиягә бирелү - ул дөньякүләм тренд. Чит илдә бу юнәлеш пандемия чорында ук үсеп китте.

Безнең эстрада җырчылары да иске җырларны яратып яңартып тора. Мәсәлән, Алинә Кәримова башкарган “Чияле тау” - Хәмдүнә Тимергалиева репертуарыннан. Алинә буй-сынга да матур, тавышы да шәп, ләкин ни өчендер Филүс, Ришатлар кебек танылып кына китә алмый әле. Аңа да бер бәхет елмаер әле. 

Динар Шәрәфетдинов өчен дә бу - беренче “Алтын барс” булды. Ул Хәния Фәрхи һәм Дәниф Шәрәфетдиновның дуэт җырын “Ышан бары йөрәк авазына”ны башкарды. Сәхнәдә яшь Дәниф басып тора, диярсең. Улы Динар аңа бигрәк нык охшаган шул.

Марат Яруллинның “Ташлап китмә” җырын да Рафаэль Латыйпов башкаруында хәтерлибез. Маратка образ тулылыгы өчен Рафаэль абыйныкы кебек берет кына җитмәде. Яшьләрнеке яшьләрчә, билгеле. Марат Яруллин җырга яңа сулыш биргән. Җырлап кына калмады, биеп тә күрсәтте әле ул. Данир Сабиров юкка гына Маратка “бәйләнми” икән. Җырчы-биюче титулын, бәлки, бүлешергә дә туры килер.

Быел ерак Көнчыгыштан килгән артистлар да бар иде. Сүзебез - Илназ Сафиуллин турында. Кеше Дубайга юл тоткан мәлдә, Илназ, киресенчә, туган ягына кайта.   Аның “Мин яратам сине” җырына быел 20 ел тулган икән. Илназ 20 ел элек булган образын кабатлап, сәхнәгә гитара белән чыкты. Күпме парларны кавыштырды бу җыр.  “Яңа җырлар өстендә дә эшлим. Әмма алар күп түгел. Елына шул 1-2 генә җыр язам”, - ди Илназ. Күчемсез милек сатудан тыш, финанслар өлкәсендә дә эшлим дип әйтте ул. Илназ Сафиуллин беренче белем буенча математик бит. Күрәсең, алдан сизеп, белеп укыган.

Кичәнең иң көтелмәгән дуэты исемен, хаклы рәвештә, Рөстәм Асадуллин белән Сәйдә Мөхәммәтҗановага биреп була. Алар Асаф Вәлиев белән Алсу Хисамиева дуэтын яңартып “Бәхет төне”н җырладылар. Рөстәм Асадуллинның күз кысып җырлавына күнектек дисәм дә, күнегеп булмый. Җырны тыңлау онытыла, кино караган кебек Рөстәмнең йөзендәге эмоцияләрне күзәтәсең. Айрат Ильясов та: “Мин Рөстәм Асадуллин төркемендә эшләр идем”, - ди. Чөнки сәхнәдә ни телисең, шуны эшләп була. Гөлназ Сәфәрова үз чиратында Рөстәм Асадуллинны - сихерче дип атады. Ә Рамил Шәрәфиев исә, тормышчан версия тәкъдим итте. “Рөстәм өч бала әтисе бит, әллә нинди рәвешләргә керерсең”, - диде. Дөрес, Рөстәм Асадуллин гаиләле кеше бит ул. “Бер хатын, өч малаем бар”, - диде үзе. Сәйдә дә алдатмаган, калфакларын салып, Рөстәм Асадуллин белән дуэтка кара тире төсле тукымадан эшләнгән костюмнан чыкты. Үзенчәлекле дуэт. Рөстәм сер итеп кенә, Сәйдә өчен җыр язып бирер идем диде әле. Димәк, көтәбез. 

Быел да “Татар җыры” махсус чыгышлар белән сөендерде. Аеруча быел безнең арабыздан китеп барган Резидә Шәрәфиеваны искә алу - күңел кылларын тибрәтте. Эльмира Кәлимуллина, Зөлфирә Мирзаянова, Алия Төхвәтуллина, Алинә Кәримова - Резидә Шәрәфиеваның хитларын башкардылар. Экранда мәрхүмәнең фотосы да күренде. Һәрвакыт шундый матур, яшь иде ул. Бәлки, шуңа күрә бу чыгышны да елмаеп-елап караганбыздыр. Урыннары оҗмахта булсын! Тамашачылар арасында Резидә Шәрәфиеваның әнисе Рәйхана апа белән якыннары да бар иде, - дип телгә алды алып баручылар. 

Махсус чыгышларның тагын берсе - XX гасыр башы татар җырларыннан поппури. Идрис Газиев яшь җырчылар белән бергә күптән онытылган җырларны башкарды. Шул елларның рухын, мохитен күрсәтә алдылар. Соңгы елларда оештыручылар махсус “Татар җыры” өчен ясалган номерлар белән сөендерәләр. Елга йомгак булгач, билгеле, гадәти “солянка”дан аерылып торучы концерт көтәсең. Ихтыяҗны канәгатьләндерделәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading