16+

«Уфага 13 сәгать бардык...»: Гөлназ Асаева концертка соңга калган

Кичә республикада котырган буран күп кенә кешеләрнең планнарына төзәтмәләр кертте. Алар рәтенә җырчы Гөлназ Асаева да керә.

Кичә республикада котырган буран күп кенә кешеләрнең планнарына төзәтмәләр кертте. Алар рәтенә җырчы Гөлназ Асаева да керә.

– Уфага концертта чыгыш ясарга дип юлга чыккан идек. Бөкедә утырдык, юлда хәлләр бик начар булды. Уфага 13 сәгать бардык. Башта: "Концертка җитешсәк иде", – дигән идем. Аннан: "Исән-сау барып җитә алсак иде", – дип теләп тордым. Андый көннәрне сак була күрегез, ашыгыч эшләрегез булмаса, өйдә утыру хәерле. Барлык оештыручы, тамашачылардан гафу үтенәм. Барысы да бездән генә тормый шул, – дип сөйли Гөлназ социаль челтәрдәге язылучыларына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading