16+

«Ул мине кысып кочаклады»: Фәридә Әхмәтшина өчен Елан елы үзенчәлекле итеп башланган!

“Фәридә-Алсу” дуэты солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина Яңа елга бәйле кызыклы хәл турында сөйләде.

«Ул мине кысып кочаклады»: Фәридә Әхмәтшина өчен Елан елы үзенчәлекле итеп башланган!

“Фәридә-Алсу” дуэты солисты, Татарстанның атказанган артисты Фәридә Әхмәтшина Яңа елга бәйле кызыклы хәл турында сөйләде.

“2025 ел минем өчен бик тә үзенчәлекле итеп башланды. Яңа елны каршы алганнан соң, 00:30 сәгатьтә ишегалдына чыккан идем, күршеләрем урамда күңел ача. Кадерле күршеләремә бүләк итеп, хит булган “Парлы чыршылар” җырын җырладым. Кыш Бабай да бар иде, ап-ак сакалын тотып теләкләр теләдем. Ул мине кысып кочаклады, шуңа күрә 2025 ел бик уңышлы булырга охшап тора, Аллаһы боерса”, - ди җырчы.
Күптән түгел Фәридә гаиләсе белән туган ягы Башкортстанга кайтып килде. Әнисе Сәрия апага 70 яшь тулган. “Әниемә үз кулларым белән ясалган матур зур композиция бүләк иттем. Аны барысы да ошатты, янына басып фотога төштеләр. Без гаиләдә дүрт кыз. Кызганыч, Себердә яшәүче ике туганыбыз кайта алмады, әниебезне телефоннан гына котладылар. Төпчегебез Гөлназ тиздән әни булачак, Аллаһы теләсә, шуңа да аңа юлда йөрү кыен хәзер. Авылда бик күп кар яуган, көн саен кар көрәдек, кызым Әлфия белән кардан дүрт балалы Кар кызы ясадык. Аңлагансыздыр, бу – әнием һәм аның дүрт кызы (көлә). Әти-әни бик канәгать булып калды, Аллаһка шөкер. Киләчәктә дә исән-имин яши күрсеннәр иде”, - диде Фәридә. 
Сүз уңаеннан, быел – Елан елында Фәридә Әхмәтшина үзе дә юбилеен билгеләп үтәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading