16+

“Улым әтисен һаман көтә, әйләнеп кайтачагына ышана”

Фирдүс Тямаев концертын тамаша кылдым әле. Бу концерт тетрәндергеч мизгелләргә, уен-көлкегә, җыр-биюгә бай булды. Үзенчә “солянка” пешергән Тямай. Фирдүс Тямаевның уңышы нәрсәдә соң? Мин барган концерт тетрәндергеч, күңелләргә үтеп керерлек булды.

“Улым әтисен һаман көтә, әйләнеп кайтачагына ышана”

Фирдүс Тямаев концертын тамаша кылдым әле. Бу концерт тетрәндергеч мизгелләргә, уен-көлкегә, җыр-биюгә бай булды. Үзенчә “солянка” пешергән Тямай. Фирдүс Тямаевның уңышы нәрсәдә соң? Мин барган концерт тетрәндергеч, күңелләргә үтеп керерлек булды.

Фирдүс Тямаевның Казанда куйган 9 нчы концертында булдык. Ул 12 мартка кадәр башкала тамашачысын үзе әйтмешли “кайфовать” иттерә. Тямайның концерты дулкын кебек барды. Йөрәкләрдән 4 сәгатьтә бөтен хис-кичерешләр үтте. Фирдүс көлдертте дә, елатты да. 

Бу концерт аеруча тетрәндергеч булды. Залда махсус хәрби операциядә катнашып, ил данын яклаган егетләрнең якыннары утырды. Тамаша башланыр алдыннан алар белән дә аралашып алдык. Күңелләрендә булган яраларны кузгатасы килмәде. Әмма без илне яклаучы ир-егетләребез, батырларыбыз турында сөйләргә тиеш. Аларны искә алу, рухларына дога булып барсын. 

“Улым әтисен һаман көтә, әйләнеп кайтачагына ышана”
Юлия Йосыпованың энекәше прапорщик Руслан Галямов хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган. Ике бала әтисез калган: олысына – 12, кечкенәсенә – 4.
– Гомерен хәрби хезмәткә багышлады. Чечняны, Әфганны күрде, Сириядә булды. Энекәшнең якты дөньядан китүен кабул итә алмыйбыз. Хәзер дә командировкада кебек тоела. Табутын да күрдек, барыбер әйләнеп кайтыр төсле. Дәүләттән дә ярдәм күрәбез, концертка да килдек. Барлык битараф булмаганнарга рәхмәт әйтәсем килә, – диде Юлия.

Батырларча һәлак булган егетләрнең якыннарының күзләрендә яшь җыелып тора. Алар күз яшьләре аша елмаялар. Кыскасы, көчле рухлы кешеләр. 
– Яшермим, миңа бик авыр. Ике балам калды. Олысына 5, кечесенә 2 генә. Улым әтисен һаман көтә, әйләнеп кайтачагына ышана, сабый. Ирем Марат Касыймов башта хәрби укуларга китте, аннан...(җөмләсен әйтеп бетерә алмады, елый башлады). Ул миңа "кайтам" дип әйтте. Ике тапкыр яраланды, өченчесе гомерен өзде, – дип сөйләде Гөлнур Касыймова.

Фирдүс залдагы тамашачыларны бер кат утлы табада биеткәннән соң, җитди өлешкә күчте. Сәхнәгә хәрбиләр чыкты, экраннарда вафат булган егетләрнең сурәтләре пәйда булды. Тамашачылар аягүрә басты. Фирдүс: “Гомер үтә, нигә үтә”, – дип җырлый башлады. Бу минутларда һәркем үз якыннарын искә алды, үз уйларына чумды, күз яше түкмәгәннәр калмады.

– Яу кырында һәлак булган геройларыбыз безнең белән, йөрәкләребездә яши. Аларны мәңге онытмаячакбыз! – диде Фирдүс Тямаев. 
Һәлак булган егетләрнең якыннарына җырчы үз куллары белән бүләкләр тапшырды. Бу мизгелләр таш бәгырьлеләрне дә йомшартырлык булды. Әниләр, хатыннар бер-берсен кочаклап, күңелләрен бушатты. Фирдүскә бары тик: “Афәрин, булдырасың”, – дип кенә әйтерлек. 

“Мин фонограммага җырлый белмим”
Тәнәфес вакытында Фирдүс Тямаев белән әңгәмә корып алдык. Ашыкса да, сорауларга җавап бирде.

– Хәрби операциядә катнашучыларга һәрдаим ярдәм күрсәтеп киләсез. Егетләргә нәрсәләр җибәрдегез?
– 3 "Нива" машинасы җибәрдек. Тагын берне алырга исәбем бар. Бу концерттан тепловизор алу өчен өлеш чыгарачакбыз. Ярдәмгә кайвакыт 100-150 мең китә, төрлечә була. Санап барганым юк.

– Залда утырган якыннарын югалткан хатын-кызларга карап күз яшьләрен тыеп булмады...
– Сезгә шулай булгач, миңа тагын да кыенрак. Һәр гаилә каршында баш иябез. Үз илебезнең патриотларын онытырга хакыбыз юк. Искә алуыбыз да мәрхүмнәргә дога булып ирешсен.

– 12 көн рәттән бер урында концерт кую кыенмы?
– Концертлар үзенчәлекле үтә. 8 март алдыннан хатын-кызларны котладык. Бүгенге хис-кичерешләр башка төрле булды, күз яшьләрен түктек. Хәтта беравык сүзсез калдым. Шаярулар да азрак булды, чөнки залда һәлак булган егетләребезнең гаиләләре утыра. Хәзер икенче бүлектә тамашачының күңелен янәдән күтәрергә кирәк. 

– Шаяруларны бар кешедә аңламаска да мөмкин. Сез нинди фикердә?
– 4 сәгатьлек концерттан сәбәпләр эзли башласаң, табыла инде алар: сөйләшә белми, нотага эләкмәде, шаяруы ошамады... Залда меңнән артык тамашачы утыра, барысына да ярап булмый. Чабып барган ат та абынып егыла. Эшләгән кеше генә ялгыша. Без эшләгәч, фикерләр, әлбәттә, төрлечә була. Хәзер тәнкыйтькә игътибар бирми башладым. Тормышыбызда кәефне кыра торган хәлләр болай да күп. Без тамашачыны тонуста, күтәренке рухта тотарга тиеш.

– 4 сәгать концертны тере тавышка башкарасыз. Ничек тавышны рәткә китерәсез?
– 4 февральдән һәр көнне концертта. 3 сәгать тавыш ачкан чаклар да булды. Мин фонограммага җырлый белмим. Аның өчен дә сәләт, вакытында авыз ачарга кирәк. Тавыш бөтен көченә чыкмаса да, тере тавышка җырлыйм. Кешене алдыйсым килми.

Үзен “колхозник” та, “тиле” дип тә атады
Фирдүс Тямаев концерты лотереягә тиң. Бәхетлеләргә Тямайның дусларыннан затлы бүләкләр эләкте. Ә иң шәбе– Фирдүснең барлык концертларына бушлай керү мөмкинлеге биргән футболка. Бәхет Айгөл исемле гүзәл затка елмайды.

Чыннан да, футболка ярдәмендә концертка билетсыз кереп булса, башкаларга да биреп торырсыз инде яме, Айгөл. Фирдүс Тямаев концертында дәртле биюләрдән тыш, җитди сөйләшүләр, уйланулар күп. Сәхнәдә тормыш иптәше Резедә Әхмәтгалиева белән бергә кушылып та җырладылар. Фирдүс - Резедә белән бергә залда утырганнар да парлап биеде. Матур гаилә, күз генә тимәсен. 

Фирдүс концерт дәвамында үзен “колхозник” та, “тиле” дип тә атады. Бардыр инде, һәрхәлдә халык бу сузләргә күнекте инде. Фирдүсне хәзер ничек бар шулай кабул итәләр. Ул тулы заллар җыя алгач, димәк, яраталар, иҗатын үз итәләр.

Фирдүс Тямаев җырлаганда Россия һәм Татарстан флагларын алып чыктылар. Бу гамәлне  ул “пиар” өчен түгел, чын күңелдән эшли. Кайбер эстрада йолдызларына үрнәк итеп куярлык. Ихлас, гади, халыкчан җырчының уңыш сере шунда. Ул тамашачы белән бер дулкында була белә. Артык сөйләнеп тә тормады, бер-бер артлы җырлар башкарды. 

Фирдүс Тямаев концертыннан соң, тулаем яхшы фикерләр калды. Бәйләнәсең килсә, үзе әйтмешли, “сәбәпләр табыла”. Көн саен бер сәхнә, күтәренке кәеф, 4 сәгатьлек тамаша... Бу һәр көнне эшкә май кояшы кебек балкып йөрүгә тиң. Куйган тырышлыгы, борчулары турында Фирдүс үзе генә белә. Сәламәтлеген бирсен, Ходай!

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading