Сәхнәдән бик җилбәзәк егет кебек күренсә дә, гадәти тормышта ул – стратег.
Әңгәмә башланганчы популяр җырчы Вилли (Вильдан Шәмсетдинов) турында шундый фикердә идем. Ялгышмаганмын. Сүзен үлчәп әйтә.
– Вильдан, хәзерге образыңа карап, сине авыл баласы дип әйтеп тә булмый. Балачагың ничек үтте?
– Казанда яшәүчеләрнең барысы да диярлек авылдан. Үзе авылдан булмаса, әти-әнисе авылдан. Казан үзе бер зур авыл. Мин Башкортстанның Көергәзе районындагы Яңа Мораптал авылыннан. Мал-туар карау, печәнгә бару – барысы да баштан үтте. Ләкин мин бу эшләрне шундый яратмый идем, шуңа тизрәк шәһәргә “качу” юлын эзләдем. 7 сыйныфтан Күмертау шәһәрендә интернатта укыдым. Әмма анда озак укымадым, ике елдан, тәртип ягы начаррак булгач, янә авылга кайтырга туры килде. Җитди әйбер булмады, ләкин дәресләрдән качып китү кебек шуклыкларым кар өеме төсле җыелды һәм шундый нәтиҗәгә китерде. Мәктәптә узган бәйрәмнәрдә һәрвакыт чыгыш ясый идем, шуңа күрә музыка укытучысы мине бер ел буе яклап, саклап торды. Ләкин түземлекнең дә чиге бар.
– Әти-әниләрең ачуландымы?
– Баштан сыйпамадылар инде. Хәзер дә әти-әни алдында оят. Минем өчен кызарырга туры килгән мизгелләре булды. Мәктәптә җыелышларга гел әти йөри иде. Әти дә, әни дә бик тыныч, сабыр холыклы кешеләр. Мине күбрәк олыатайга (бабай) охшаталар. Балачакта ул мине биетә иде, курайда да уйнарга өйрәтте.
– Башкортстаннан Казанга килү юлы ничек булды соң?
– Тумышы белән Башкортстаннан булган артистларның күбесе Татарстан белән чиктәш, йә Уфага якын районнардан. Ә безнең авыл Башкортстанның бөтенләй икенче башында. Оренбург өлкәсе белән чиктәш без.
Авылга кайтып, 11 сыйныфны тәмамладым. Имтиханнарга ныклап әзерләндем. Һичшиксез укырга керүемә ышанып, Уфага документларны тапшырырга килдем. Имтиханнарның көнен карап бар бит инде, юк. Без килгәндә уку йортының эчке имтиханнары тәмамланган иде. Нишләргә? Әти белән бергә бардык, аның алдында да оят. Шулвакыт әти җәһәт кенә Казанга барырга тәкъдим итте. 2013 ел иде, нәкъ Универсиада вакытлары. Шәһәр матур итеп бизәлгән. Боларны күргәч: “Казанда калырга кирәк”, – дип уйлап куйдым. Университетка килдек. Монда да имтиханнар үткән. Кайтып киттек инде. Дөресен әйткәндә, мин хәзер дә көннәрдә шулай буталам. Махсус эшләмим, чын. Онытылам, хәтта алдан планлаштырган, язып куйган эшләрем дә истән чыга. Шулай итеп Оренбургның музыка көллиятенә укырга кердем. Анда этно, фольклор юнәлеше буенча белем алдым. Рус халык хорында “татарчалап” җырлап йөрдем (көлә). Бер ел укыганнан соң, имтиханнар вакытын алдан карап, әзерләнеп янә Казанга килдем. Әле Оренбургтан документларымны алганда да: “Ул имтиханнарын биреп бетермәгән”, – диделәр. Аллаһка шөкер, Казанда бюджетка алдылар. Тинчурин театрының элеккеге баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның курсында белем алдым.
– Казанда яхшы укыдыңмы? Театр артисты булырга теләмәдеңме?
– Укымас җиреңнән укырсың. Безнең остазыбыз бик төгәл кеше иде. Бармый калсаң, “баш бетте”. Оренбургта укыган Вильдан белән Казанга килгән Вильдан арасында аерма зур. Театр – тормышка җаваплырак карарга өйрәтте. Репетиция артыннан репетиция, без Тинчурин театрыннан кайтып та кермәдек. Театрда эшләргә теләгән кеше бөтен көчен театрга бирергә, аның белән янып торырга тиеш. Ә мин, сер түгел, йокларга яратам. Моңа өстәп, ул вакытта җырлар да яздыра башлаган идем. Җыр – бу яктан иреклерәк сәнгать, шуңа җыр буенча үсеш алырга булдым.
– Элвин Грей белән хезмәттәшлек иткән идегез. Хәзер аралашасызмы?
– Беренчедән, минем килешү турыдан-туры Элвин Грей белән төзелмәгән иде. Без бергә иҗат иттек, аралаштык. Хәзер дә чараларда күрешсәк, исәнләшәбез. Кунакка йөрешмибез инде. Ләкин элемтәдә калабыз. Әле дә Элвин Грейның продюсеры – Александр Слюсоренко белән иҗат буенча киңәшләшәм.
– Иҗатыңны бер калыпка салып булмый кебек.
– Мин төрле стильләрдә эшләргә яратам. Иҗат ягыннан карасак, мин – начар бизнесмен, чөнки үземә ничек ошый, шулай эшлим. Моны дөрес юл дип әйтмим. Әзрәк халык турында да уйларга кирәк. Ахмаклар гына үз хаталарында өйрәнә, акыллы кеше башкаларның хатасын күреп сабак ала диләр. Менә мин үзсүзле инде. Кеше сүзен тыңламыйм, үземнең уйларымны шуның кадәр даһи дип уйларга мөмкин. Бу да дөрес түгел.
– Гөлназ гастрольләрдә йөри. Ә син? Чыгыш ясарга чакыралармы?
– Гөлназ белән минем иҗат, гомумән, төрле юнәлеш. Мин дә гастрольләргә чыгачакмын. Әмма әлегә бөтен идеяләремне тормышка ашырырдай мөмкинлек юк. Ә “концерт өчен концерт” куясы килми. Гөлназның үз проекты, концертлары. Мин аның эшенә кысылмыйм, ул – минекенә. Без шулай сөйләштек. Тулаем, чыгыш ясарга чакырып торалар. Клубларда да җырлагач, бу яшемнән баш авырта. Бераз иҗатны үзгәртергә исәп. Беләсеңме, минем җырымны башка артист җырласа, ул “татарчарак” килеп чыгар иде төсле. “Татарча” җырлый белергә кирәк. Моңлы тавышлы җырчыларга сокланам.
– Күптән түгел генә гаиләгезгә сынау белән очрашырга туры килде. Гөлназ юл һаләкәтенә эләкте. Зыян күрүчеләр дә булды. Алар белән элемтәдәме?
– Зыян күрүчеләрнең гаиләсе белән һәрдаим элемтәдә. Әлегә балалары белән сөйләшәбез. Аллаһка шөкер, барысы исән-сау. Бу хәл булганда мин Казанда идем. Йокыдан уянып, Гөлназ барып җиткәндер инде дип телефонны ачтым. Ул видео җибәргән. Машина ватык, кемдер юлда ята. Курыктым. Ни генә уйлап бетермәдем. Динәне калдырырга кеше эзли башладым, юлга чыгарга машина да юк бит әле. Гөлназның әниләре якынрак булгач, алар һаләкәт урынына бардылар. Мин бала белән өйдә калдым. Гөлназның да сәламәтлегенә зыян килде, әмма аны тамашачыга бик күрсәтергә тырышмыйбыз. Шунысын әйтәсем килә: без качмыйбыз, канун буенча җавап бирәчәкбез.
– Һаләкәткә кадәр, бәлки, бер-бер хәл дә булгандыр. Алдан сизмәдегезме?
– Булды, каян белдең? Машинаның ягулыгы беткәнен сизмәгәннәр. Машина юл уртасында туктап калган. Машина йөртүче биюче егет икенче машинадан ягулык алып торганда ялгыш бензин йоткан. Юл буе хәле начар булган. Гөлназ аны алыштырган һәм нәтиҗәдә – авария. Күрәчәктер инде, белмим.
– Гаиләгездә кем баш? Гөлназны күпләр усал ди.
– Икебез дә иҗат кешесе булгач, бәлки, кайбер шаяртуларны аңлап бетермиләрдер. Гадәти тормышта без гап-гади гаилә. Бәхәсләшәбез, дуслашабыз. Гаиләдә кем баш, кем муен булуын бүлешеп утырмыйбыз. Барысын уртага салып хәл итәбез. Әлбәттә, ир-ат буларак мин бераз мөмкинлекләребезне исәптә тотам. Гөлназ грандиоз планнар төзи ала, бу идеяләрне тормышка ашыру өчен матди яктан исәп-хисап эшләре белән күбрәк мин шөгыльләнәм.
– Сез, гомумән, гел көтмәгәндә кавышып куйгансыз кебек. Икегез ике дөнья бит. Ничек таныштыгыз?
– Үзем җырлар яза башлагач, башка җырчыларның нәрсә эшләвен өйрәнә идем. Шулвакыт социаль челтәрдә Гөлназның шәхси сәхифәсенә тап булдым. Күзәтә башладым. Бераз сөйләштек тә инде, Гөлназ мине Казанда концертына чакырды. Концертка чәчәксез бармыйлар, ә минем акчам юк. Продюсердан 5 мең әҗәткә алып тордым. Чәчәк кибетенә кереп, чәчәк бәйләме сайлап алдым. Аллаһка шөкер, буш кул белән бармадым. Менә шул концертта күрештек, таныштык һәм бетте. Бер-беребезне социаль челтәрләрдә генә күзәтүне дәвам иттек. Бервакыт радиода Гөлназның яңа җырын ишетеп алдым. Ул әле музыкаль мәйданчыкларга чыкмаган иде. Мәрхүм Кусимнан (Артур Кусимов) Гөлназның номерын алып, җырны җибәрүен сорап яздым. Шунда ук аны очрашуга чакырдым. Килмәде, икенче көнгә генә килде. Ресторанда сөйләшеп утырганда, кулыннан тоттым. Менә шул көннән башлап сөйләшми калмаган көнебез булмады.
– Бер караштан гашыйк булмадың, димәк?
– Гашыйк булып, башны югалту бернинди нәтиҗәгә дә китермәс иде. Мин, гомумән, хискә бирелүчән кеше булсам да, аек акыл белән эш итәм. Гөлназ янында башка егетләр булды. Ә миңа аңа якынаю өчен юллар уйларга кирәк иде. Тормышта да бер-ике адым алдан уйларга яратам. Алдан уйлап эш иткәч, көтелмәгән борылышларга да өлешчә әзер торам.
– Сиңа карап: “Җилбәзәк”, – дип әйтүчеләр дә күптер.
– Әйтсеннәр, бу бит, киресенчә, отышлы. Миңа алай рәхәт, тормыш та җиңелрәк. Барлык чир “нерва”дан дип әйтәләр бит. Үземне сакларга тырышам (көлә). Тулаем, кеше фикеренә табынмыйм. Урамның нәрсә икәнен белеп үстем дип әйттем бит.
– Гаиләгезгә алты ел. Ләкин социаль челтәрләрдә, матбугатта: “Вилли белән Гөлназ Асаева аерыла”, – дигән хәбәрләр чыгып тора. Моның сәбәбе нәрсәдә? Аерылу чигенә җиткәнегез бармы?
– Эмоцияләр ташып торганда буладыр инде. Бу һәр гаиләгә дә хастыр. Гөлназның да, минем дә үз фикере бар. Һәркем үзен дөрес дип уйлый, нәтиҗәдә кемгәдер юл куярга кирәк була. Ә аерылу турындагы хәбәрләрне мин аңлый алмыйм. Кем нәрсә тели, шуны язадыр. Гөлназ һәм мин – икебез ике төрле дөнья. “Алар бер-берсенә туры килми”, – дигән сүзләрне еш язалар. Аларның һәрберсенә игътибар итсәң, мәгънә салсаң, гаилә тормышына вакыт калмый. Аерылу турында хәбәр актуаль түгел. Әле ул шундый кызык, без Гөлназ белән бергә йөрибез, бала тәрбиялибез. Ә кешеләр безне күргәч: “Сез бергәмени?” – дип сорыйлар. Гаилә тормышы – хезмәт. Үз өстеңдә эшлисең, гаилә эчендә мөнәсәбәтләрен җайлыйсың. Динә елмаеп торсын өчен, һәркем теләгән эше белән шөгыльләнсен өчен, әлбәттә, тырышырга кирәк.
– Гөлназның: “Без бала хакына яшибез”, – дип әйткәне дә булды, шуңа сорыйм.
– Монысын Гөлназдан сорарга кирәк инде. Аның өчен җавап бирә алмыйм.
– Синең өчен дуслар мөһимме, әллә гаиләме?
– Авыр сорау, чөнки мин дус дип уйлаган кешеләр бер мизгелдә югалды. Аеруча соңгы арада булган хәлләр дусларның чын йөзен ачты. Гөлназ авариягә эләккәч, машинасыз калдык. Кемгә шалтыратырга белмәдем. Бер көн элек кенә танышкан егеткә мөрәҗәгать иттем. Анда ике машина. “Берсен биреп тора алмассыңмы?” – дигәч, килеп алырга кушты. Дуслар килә дә китә. Иң мөһиме – гаилә. Нинди генә хәл булса да, яныңда һәрвакыт бары гаиләң кала.
– Бер әңгәмәдә: “Гөлназның элеккеге егетләренә көнләшәм”, – дип әйткәнсең.
– Мәгънәсез сорауга шулай кызык итеп җавап биреп куям инде. Алты ел бергә гомер иткән кешеләрдән аны сорап торалармы? Мин Гөлназга тулысынча ышанам. Алай булмаса, яшәргә кыендыр. Юк-бар өчен борчылып тормыйм. Үзең дә әйттең, мин елмаерга яратам. Гөлназ да: “Вильдан артыгын уйласа”, – дип борчылмый, иркенләп яши. Мин хатыным – Гөлназ барын, ә Гөлназ ире – Вильдан барын белә.
– “Гөлназ Асаеваның ире”, – дип әйтүләре горурлыгыңа тимиме?
– Юк, мин аның турында уйланмыйм. “Асаеваның ире”, – дип танып, килеп исәнләшүчеләр дә бар. “Аның хисабына” дип әйтүне генә яратмыйм. Гөлназның, әти-әниләренең үз аудиториясе бар, шуңа күрә мин бу юнәлешкә кысылмадым да. Үз юлымны дәвам иттем.
.JPG)
Комментарийлар