16+

Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"

Җырчы Винарис Илъегет тормышында булган сөенечле вакыйгалар уңаеннан уй-кичерешләре белән уртаклашты. “Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам”, - ди ул.

Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"

Җырчы Винарис Илъегет тормышында булган сөенечле вакыйгалар уңаеннан уй-кичерешләре белән уртаклашты. “Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам”, - ди ул.

“Миңа – 45! Бу яшәлгән гомеремнән мин бик канәгать: яхшысын да, яманын да күрдем. Танышларым, туганнарым миңа: “Кемдер 200 елда да синең 45 еллык гомереңне яшәп бетерә алмас иде”, - диләр. Һәм бу чыннан да шулай! Без күрәсен кеше күрми, диләр. Төрлесе булды: күтәрелеп очкан мизгелләр, күңел төшкән вакытлар, хәерчелек һәм байлыкны татыган еллар... Күп күрдем, төрле яклап... Ә менә хәзер чынлап торып яшәр вакыт җитте! Гаилә корып бәхетле булу өчен. Күрәмсең, моңа кадәр мин бу җитди адымга әзер булып бетмәгәнмендер.

Лилия Хәмитованың үзе белән танышканчы, мин аның җырларына гашыйк идем. Соңрак танышып китеп, аны Пермь якларына концертларга чакырдым. 27 ел гомер узды... Ул минем өчен яхшы дус, хезмәттәш-коллега, туганым, киңәшчемә әверелде. Ә бер мизгелдә мин боларның барысын да аңлап, бәхетемнең янәшәдә – Ул икәнен, 45кә җиткәндә бәхетле икәнемне аңладым. 

Минем турыда күпләр сөйләделәр, сөйләячәкләр... Тик мин андыйларга игътибар итмичә алга барам. 2нче 45 елым, һичшиксез, бәхетлерәк, тулырак булачак. Мин аның шулай булачагына ышанам, чөнки янәшәмдә эзләп тапкан бәхетем – Лилия. Бер-беребезне бәхетле итү, тормышны яңа яктан ачу, канатланып иҗат итәр өчен яңа этап башлана! 

Китаплар язардай икебезнең дә моңа кадәрге тормышы, бәлки... Тик бу турыда соңрак...” – дип язган Винарис.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    1

    0

    Молодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Бэхетле булыгыз!

      • аватар Без имени

        0

        0

        Сез икегездэ куп авырлыклар юлын уттегез.Шушы авырлыклар аша бер берегезне анлап, кирэкле икэненегезне курдегез, кавыштыгыз. Инде Аллакаем сезгэ гайлэ бэхете, пар канатлар булып бергэ яшэргэ, ижат итэргэ язсын. Сез икегездэ бик талантлы, матур тавышлы, монлы жырчыларыбыз. Сезне бик яратабыз, тэрбияле, тэртипле икэнлелегез куренеп тора, Сез шул кадэр матурларсыз, пар килгэнсез. Унышлар сезгэ яратканнарыбыз, исэн сау булыгыз

        Мөһим

        loading