Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, татар сәхнәсенең тере легендасы Винера Ганеева белән күптән түгел «Пирамида» концертлар залында очрашып сөйләштек.
Винера ханым һәрвакыттагыча чибәр, зәвыклы һәм нәфис итеп киенгән иде.
— Винера Әхәтовна, сезнең бөтен тормышыгыз сәхнә белән бәйле. Бүген иҗат юлыгызга күз салсагыз, сәхнәдә булуыгызга ничә ел тулды инде?
— Гомумән алганда, иҗат тәҗрибәмә — 45 ел. Бу — гомернең зур бер өлеше. Иҗат юлым сәхнә белән генә чикләнми. Соңгы елларда мин, амбассадор буларак, югары уку йортында яшь буынга белем бирү, укыту эшләрен дә киң колач белән алып барам. Сәнгать университетына төрле яшьтәге, төрле язмышлы студентлар килә. Һәрнәрсәнең үз вакыты бар, бу тормышта һәр кешенең үз миссиясе була. Минем бүгенге төп миссиям — укытучылык. Махсус методикалар аша кешенең илаһи тавышын ачарга, аның эчке дөньясын тамашачыга күрсәтергә яратам. Укучыларыма һәрчак бөтен энергиямне бирәм, аларны алга таба эшләргә, иҗат итәргә этәрәм.
Яшьләргә хәзер зур сәхнәгә чыгу җиңел түгел бит. Заманасы үзгәрде, кагыйдәләре башка. Без үз заманыбызда җырларны сатып алмый идек. Әйтик, радиода яисә телевидениедә үзеңне ишеттерү һәм күрсәтү өчен дә бернинди акча кирәкми иде. Ул вакытта бары тик абруйлы «худсовет» ишеген кагып, аның иләге аша үтәргә кирәк иде.
— Сезнең шул бик таләпчән, катгый «худсовет» аша үтмәгән, кире борылган чакларыгыз булдымы соң? — Булмый каламы соң, булды, әлбәттә! Ул составта илебезнең иң зур профессорлары, танылган композиторлары һәм музыка белгечләре утыра иде. Алар безнең башкаруыбызның һәр нотасын, һәр сулышын югары дәрәҗәдә бәяли, җырның сүзләренә, мәгънәсенә игътибар итә иде. Әгәр алар җырга ризалык биреп, кабул итсәләр, бу безнең өчен зур бәйрәмгә әйләнә иде. Балаларча куанып, ихлас шатлана идек.
Җырларыбыз кабул ителмәгән, үтми калган чакларда да мин беркайчан да төшенкелеккә бирелмәдем, һәрвакыт үз хаталарым өстендә эшләдем. Хата — ул җинаять тә, гаеп тә түгел, аны төзәтергә өйрәнергә кирәк. Яңадан студиягә барып, җырымны камилләштерә, соңгы нотасына кадәр шомарта идек. Мин беркайчан да эшне «ярар, болай да ярый» дигән принцип белән башкармыйм, иҗатта перфекционист мин. Бер җырны камиллеккә җиткерү өчен студиядә берничә тапкыр, хәтта дистәләгән тапкыр яздыра алам.
— Күптән түгел генә илебездә Укытучылар көне билгеләп үтелде. Сез укыткан студентлар арасында бүген татар эстрадасының иң танылган йолдызлары балкый. Котладылармы соң?
— Котладылар, бик җылы котлаулар алдым, рәхмәт укучыларыма. Әле менә күптән түгел бер зур җыелма концертта катнашырга туры килде. Сәхнә артына басып, артистларны күзәтәм: андагы җырчыларның илле проценты диярлек — минем укучыларым, миннән белем алган балалар! Шул вакытта күңелем горурлык белән тулды, чөнки укытучының иң зур бәхете — шәкертләренең уңышы.
— Винера ханым, игътибар иттем: кулыгыздан никах балдагын барыбер салмыйсыз... Кадерле ирегез Камил әфәнденең бу дөньядан китүенә ничә ел булды инде?
— Инде алты ел узып та киткән... Алты еллык сагыш тулы гомер. Балдакны салмыйм, әлбәттә. Ничек салыйм ди?! Хәтта үземнекен генә түгел, Камилнең дә балдагын кулыма киеп куйдым. Өйгә кайткан саен, Камилем мине бусага төбендә көткән кебек тоела. Сагынуның чиге юк. Өйдән чыгып киткәндә дә, мин һәрвакыт аның фотосурәтенә карап саубуллашам, кая һәм нинди эш белән баруымны әйтеп китәм. Кайткач та, өйгә килеп керүгә, иң элек аның белән исәнләшәм. Бу — минем гомерлек бердәнбер мәхәббәтем!
— Сезне сәхнәдә бик сагындык. Киләчәктә тамашачыларыгыз өчен концерт куярга уйламыйсызмы? — Чыннан да, зур концертлар куйганым юк иде инде. Минем 70 яшьлек юбилеем изге Рамазан ае — ураза вакытына туры килгәч, без аны бик матур итеп, дин кардәшләребез, якыннарыбыз белән зур ифтар мәҗлесе рәвешендә үткәрдек. Концерт мәсьәләсенә килгәндә... Бәлки, киләчәктә булыр да, барысы да Аллаһ кулында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар