16+

15 яшендә Сталинград өчен окоп казыган Гөлсем апага — 100 яшь!

Табигатьтә көз. Җимеш агачлары өлгергән уңышларын гына түгел, инде яфракларын коя.

15 яшендә Сталинград өчен окоп казыган Гөлсем апага — 100 яшь!

Табигатьтә көз. Җимеш агачлары өлгергән уңышларын гына түгел, инде яфракларын коя.

«Үлеп бетәбез инде дип уйладык»

Әмма кайбер алмагачларда әле иң чыдам алмалар нык тора, җиргә төшәргә ашыкмый. Алар инде күп түгел, шуңа да, соңгылары булганга — бик кадерле. Нәкъ бүгенге көндә исән-сау булган Бөек Ватан сугышы ветераннары кебек.

  • Гөлсем Гыйләҗетдин кызы Хәсәнҗанова 18 октябрьдә бер гасырлык гомер бәйрәмен каршылый. 100 ел элек — 1926 елның алтын көзендә Апас районы Шәмәк авылында дөньяга килгән Гөлсем апа, язмышның кырыс сынаулары аша узып та, шундый хөрмәтле яшькә җитәрмен дип уйламаган, әлбәттә. Әле хәзер дә күңеле белән ышанмый ул аңа…

Узган гасырның утызынчы еллар ахырында, колхоз рәисе булып хезмәт куйган Гыйләҗетдин абзый алты балалы гаиләсен алып, ул вакытта Сталинград өлкәсендәге «Красный Октябрь» колхозына күченеп китә. Ул чакта, өч елга язылып, районнан шул якларга барлыгы егерме алты гаилә кузгала. Билгеләнгән вакыт узып, алар кире туган якларына кайтырга төенчекләрен җыйнаганда, сугыш башлана.

  • Минһаҗевларның олырак уллары фронтка китә, ферма мөдире булып эшләүче әтиләренең яше чыккан була, әлегә аны чакырмыйлар. Әмма окоп казырга кешеләр җыя башлыйлар. Әти инде карт бит, аңа бик авыр булыр, дип, унбиш яшьлек Гөлсем үзе барырга карар кыла. Әле ныгып та өлгермәгән яшүсмер кызга, ачлы-туклы килеш, пычрак һәм юештә, Сталинградны саклау өчен, танкларга каршы тирән окоплар казырга туры килә. Бераздан алар яшәгән йортка яралы солдатларны кертәләр һәм гаиләгә сарайга күченүдән башка чара калмый. 
  • Фашист илбасарларының һөҗүм куркынычы булганлыктан, ферма терлекләрен тынычрак урынга — Житкур авылына куып китәләр. 

— Анда барганда төрле яктан немец самолетлары очты, бик курыктык, үлеп бетәбез инде дип уйладык. Аллаһ саклагандыр, тиешле урынга исән-имин барып җитеп, калган терлекләрне урнаштырдык. Әмма, шуннан соң, яше узган булуга да карамастан, әтине сугышка алдылар. Безгә, калган балаларга туган якларыбызга кайтып китүдән башка чара калмады.

Кайтсак, анда яшәргә өебез дә сакланмаган, янган. Көнкүрештә кирәк-яракларыбыз да, өстебезгә киергә киемнәр дә юк. Үзебез белән бернәрсә алып кайта алмадык. Туганнарда яшәп, ул вакытта кечкенәләр дә өйдә утырмады, колхозда эшләп йөрдек. Аннары мин Казанга киттем, районнан җибәрделәр. Киров исемендәге синтетик каучук заводына раскладчица булып урнаштым. Ни рәтләп ашарга, ни киенергә юк. Галәмәт зур галошлар бирделәр, атлап йөреп тә булмый, сөйрәсәң генә, бик җайсыз, төшеп калалар, киярлек түгел. Шул таш идәннәрдә яланаяк басып эшләдек, яланаяк йөрдек, — дип хатирәләргә бирелде Гөлсем апа.

село фото татар информ

Йөзьяшәр ветеран бүгенге көндә дүрт кызы тәрбиясендә

Фәниясе янында яши, кадер-хөрмәттә матур картлык кичерә. Ул шул ук заводның 6нчы цехында эшләүче, фронттан Җиңү яулап кайткан Таһир исемле егет белән кавышып, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр. Өч онык, дүрт оныкчыкның дәү әни-дәү әтисе булу бәхетен татыйлар. Лаеклы ялга чыкканчы бер урында хезмәт куеп, 70 ел бергә матур гомер итә алар. Кызганыч, Бөек Ватан сугышы ветераны Таһир ага Хәсәнҗанов, ак алтын — рәхмәт туйларынача иңгә-иң куеп гомер кичергән хәләлен калдырып, өч ел элек бакыйлыкка күчкән.

село фото татар информ

— Әти дә, әни дә хезмәт ветераннары. Эш дип, балалар дип яшәделәр инде, үзләре турында уйлый да белмәделәр. Сугыштан соңгы елларда тормыш бик авыр булган, ашарга да җитмәгән, ә кием турында артык борчылмаганнар да, ни бар шуны кигәннәр, чөнки тамак кайгысы тирәнрәк. Балаларны да туйдырырга кирәк бит.

Заводтан норма белән көнлек ипи бирә торган булганнар. Җитмәгән инде ул, кая җитсен. Бер көнлекне ашап бетергәч, алдагы көннекен дә сораганнар. Ә икмәкне өләшүче апа бирмәгән: «Бирмим, балалар! Бүген тамагыгызны туйдырып, иртәгә ач утырасызмы аннары?!» — дигән. Менә шундый чаклар да бар иде, дип сөйли әни. Заводта I категорияле зарарлы шартларда эшләп, лаеклы ялга чыккан кешеләр әти белән әни. Бер вакыт әни белән завод яныннан үтеп барабыз, әни тукталды да: «Исе хәзер дә тынны буа, шул кадәр еллар ничек эшләдем икән», — дип куйды.

Ә мин үземне уйладым, шунда кырык ел эшләдем бит. Мин әле цехта түгел, идарә бинасында. Әмма, территориягә чыгып, архивка яки ашханәгә барганда да колготкиларда тишекләр барлыкка килә иде. Шул дәрәҗәдә һавасы гына да зарарлы дигән сүз бит инде. Әти белән әни гомерләре буе дога укыдылар, ураза тоттылар, безне — кызларын да иманлы итеп тәрбияләделәр — дүртебез дә намазда, шөкер. Бик рәхмәтле без аларга, — ди Фәния Хәсәнҗанова. — Шәмәктә әнинең сеңлесе яши иде, кайткалап йөрдек. Хәзер юк инде, аңлыйсыздыр. Ветераннарны онытмаган, хөрмәтләгән өчен рәхмәт. Олы кешенең аздан да күңеле була һәм үзеңнең кирәклегеңне тою күңелне күтәрә бит ул.

  • Гөлсем апа һәр туган көнгә сөенеп, оптимист рухта яшәүчеләрдән. Һәм ул гел догада, теләктә: дөньялар имин булсын, ил өстенә кайгы килмәсен, бала-оныклар без кичергәннәрне күрмәсен! Амин. Тирән көзләрдә дә алмалар коелмасын иде әле, коелып бетмәсен...

Гөлсем апа. фото с архива

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading