16+

2026 елның ноябрендә нәрсәләр үзгәрә: пенсияне иртәрәк бирәчәкләр, маркировка һәм миграция

Ноябрьдә Россиядә берничә яңа кагыйдә гамәлгә керә.

2026 елның ноябрендә нәрсәләр үзгәрә: пенсияне иртәрәк бирәчәкләр, маркировка һәм миграция

Ноябрьдә Россиядә берничә яңа кагыйдә гамәлгә керә.

Алар пенсия түләүләренә, товарларны маркировкалауга, миграция законнарына һәм кредит тарихларына кагыла. Ә декабрь башына кадәр милек салымнарын түләргә кирәк. Гади итеп аңлатабыз: нәрсәне белү мөһим?

Пенсияне бәйрәм алдыннан күчерәчәкләр

4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Шуңа күрә бу көнне банк аша пенсия алырга тиешле кайбер пенсионерларга акча алданрак — 3 ноябрьдә күчереләчәк.

Вакытыннан алда түләү иминият, социаль һәм тупланма пенсияләргә кагыла. Моның өчен гариза язарга кирәкми.

Ә пенсияне «Россия Почтасы» аша алучыларга акча почта бүлекчәләренең эш графигына карап китереләчәк. Кайбер төбәкләрдә түләүләр 1 ноябрьдән үк башланырга мөмкин.

5 ноябрьдән банк карталарына пенсия күчерү гадәти график буенча дәвам итәчәк.

пенсия. фото ТИ

Дәүләт түләүләре турында мәгълүмат тизрәк алмашачак

1 ноябрьдән дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында мәгълүмат туплана торган дәүләт системасының мөмкинлекләре киңәя.

Хөкүмәт Россия Банкы һәм Цифрлар министрлыгы белән килешеп, бу системага кертелә торган түләүләрнең яңа төрләрен билгели алачак. Моның өчен һәр юлы аерым федераль закон кабул итү таләп ителмәячәк.

Тагын бер яңалык: дәүләт органнары арасында мәгълүмат алмашу тизләнә. Казначылык законда каралган белешмәләрне күрсәтмәне үтәүгә кабул иткәннән соң бер сәгать эчендә җибәрергә тиеш булачак.

Бу үзгәрешләр түләүләрне исәпкә алу тәртибенә, шул исәптән Бердәм салым счетына да кагыла. Әмма борчылырга урын юк: гражданнар өчен яңа салымнар яки өстәмә түләүләр кертелми.

налоги. фото ТИ

Сөт һәм үсемлек мае маркировкасы үзгәрә

1 ноябрьдән «Гадел билге» системасында сөт продукциясен һәм үсемлек майларын исәпкә алуның яңа таләпләре гамәлгә керә.

40 көннән артык саклана торган сөт продукциясе өчен партияләр буенча исәп алып бару кертелә. Товарны бер оешмадан икенчесенә тапшырганда аның маркировка коды, җитештерү партиясенең саны һәм номеры күрсәтелергә тиеш булачак.

Саклану вакыты 40 көнгә кадәр булган сөт продукциясе өчен бу тәртипкә күчү 2027 елның 1 мартына билгеләнгән.

Ноябрьдән сөт продукциясенең төркемләп төрелгән җыелмаларын да маркировкалау башлана. Аларның әйләнеше һәм әйләнештән чыгарылуы турында мәгълүмат тапшыру бурычы исә 2027 елның 1 февраленнән кертелә.

Үсемлек майларының кайбер төрләренә карата да таләпләр катгыйлана: аерым товарларны берәмләп исәпкә алу кирәк булачак. Ягъни ваклап сатуга бәйле булмаган очракларда товарны тапшырганда яки әйләнештән чыгарганда һәр берәмлекнең маркировка коды күрсәтелергә тиеш.

Бу таләпләр 2026 елның 1 ноябреннән җитештерелгән үсемлек майларына кагыла. Ә моңа кадәр чыгарылган продукция өчен элекке исәпкә алу тәртибе яраклылык вакыты тәмамланганчы саклана.

молоко. фото ТИ

Сәнәгать җиһазларын маркировкалауны сынап карыйлар

1 ноябрьдә Россиядә сәнәгать җиһазларының кайбер төрләрен маркировкалау буенча эксперимент башлана. Ул 2027 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.

Эксперимент эчке янулы двигательләрнең аерым төрләрен, алмаш ток генераторларын, подшипникларны, лифт җиһазларының һәм куркынычсызлык җайланмаларының кайбер өлешләрен колачлый.

Җитештерүчеләр, товар кертүчеләр һәм сәүдәдә катнашучылар экспериментта үз теләкләре белән катнаша ала. Аның нәтиҗәләре буенча әлеге товарларны маркировкалау системасын киләчәктә киңәйтү мөмкинлеге бәяләнәчәк.

Гади сатып алучы өчен бу — товарларның кайдан килгәнен һәм әйләнешен күзәтүне сынап карау дигән сүз.

производство. фото ТИ

Миграция кагыйдәләрен бозучыларга җәза катгыйлана

3 ноябрьдән миграция законнарын бозган өчен җаваплылыкка кагылышлы үзгәрешләр көченә керә.

Административ хокук бозулар турында кодекска кертелгән төзәтмәләр Россиядән административ рәвештә куып чыгару карары кулланылырга мөмкин булган хокук бозулар исемлеген киңәйтә. Чит ил гражданнарының илгә керү, анда булу һәм хезмәт эшчәнлеге алып бару кагыйдәләрен бозган өчен дә җаваплылык чаралары үзгәрә.

Нинди җәза билгеләнүе конкрет хокук бозуга бәйле булачак.

миграция. фото ТИ

Суд приставлары кредит тарихлары бюросыннан мәгълүмат алачак

26 ноябрьдән кредит тарихлары бюроларының Федераль суд приставлары хезмәтенә мәгълүмат бирү тәртибе яңара.

Яңа кагыйдәләр нигезендә, бюролар законда каралган очракларда башкарма производстволар алып бару һәм бурычларны түләтү өлкәсендәге контроль өчен кирәкле белешмәләрне суд приставларына тапшырачак.

Сорау килгәннән соң кредит отчеты, мәгълүмат бирүдән баш тарту яки кирәкле белешмәләр булмавы турында җавап биш эш көне эчендә электрон рәвештә җибәрелергә тиеш.

Бу үзгәрешләр гражданнарга яңа кредит таләпләре куймый. Ягъни кредит алырга теләүчеләргә өстәмә документлар җыярга яки махсус гариза бирергә кирәк булмаячак.

Милек салымнарын 1 декабрьгә кадәр түләргә кирәк

Ноябрьдә генә түгел, декабрь башында да мөһим дата бар. 2026 елның 1 декабренә кадәр 2025 ел өчен милек салымнарын түләргә кирәк.

Бу транспорт чараларына, җир кишәрлекләренә һәм физик затларның милкенә салымнарга кагыла.

Моннан тыш, салым белдерүендә күрсәтелгән кайбер керемнәрдән, шул исәптән банк кертемнәре буенча алынган процентлардан, физик затлар кеременә салым (НДФЛ) түләргә кирәк булырга мөмкин. Түләнергә тиешле сумманы Федераль салым хезмәте үзе исәпли.

Салым бурычын Федераль салым хезмәтенең сайтындагы шәхси кабинетта, «Дәүләт хезмәтләре» порталында яки банк кушымталарында тикшерергә мөмкин.

Салымны вакытында түләмәсәгез, 2 декабрьдән бурыч суммасына пенялар исәпләнә башларга мөмкин.


Ноябрьдә истә тотарга кирәкле даталар:

  • 1 ноябрь — дәүләт түләүләре системасына һәм товарларны маркировкалауга кагылышлы үзгәрешләр, сәнәгать җиһазларын маркировкалау эксперименты башлана.

  • 3 ноябрь — кайбер пенсионерларга пенсия вакытыннан алда күчерелә; миграция кагыйдәләренә үзгәрешләр гамәлгә керә.

  • 26 ноябрь — кредит тарихлары бюроларының суд приставларына мәгълүмат бирү тәртибе яңара.

  • 1 декабрьгә кадәр — 2025 ел өчен милек салымнарын түләргә кирәк.

  • 2 декабрьдән — вакытында түләнмәгән салым бурычларына пенялар исәпләнергә мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading