16+

Җырчы Әлфинә Әзһәмова: “Чирләп ятарга да туры килде”

“Концертлар куймаса да, әле дә бик популяр икән”, - дигән фикер калды. Ринат Рәхмәтуллин концертында махсус кунак Әлфинә Әзһәмованы күреп тамашачылар утырган урыннарыннан торып басып кул чаптылар.

Җырчы Әлфинә Әзһәмова: “Чирләп ятарга да туры килде”

“Концертлар куймаса да, әле дә бик популяр икән”, - дигән фикер калды. Ринат Рәхмәтуллин концертында махсус кунак Әлфинә Әзһәмованы күреп тамашачылар утырган урыннарыннан торып басып кул чаптылар.

Сагынганнар икән, Әлфинә апаны. Без дә концерттан соң, җәһәт кенә хәл-әхвәл белештек. 

- Зур сәхнәләрдә күренмисез. Кайда югалдыгыз, Әлфинә апа?
- Беркайда да югалмадым. Социаль челтәрләрне актив алып бармагач, көн саен нәрсә эшләгәнемне төшермәгәнгә шулай тоеладыр. Интернетта булмаган кеше - югалган кебек тоела инде. Хәзер чакырулар буенча мәҗлесләрдә чыгыш ясыйм. Дөресен генә әйткәндә, сольный концерт ясарга вакытым юк. Атна саен мәҗлесләргә чакырып торалар. Мәскәүгә иң күп йөрүче җырчы Ринат Рәхмәтуллин белән миндер. Мәҗлесләрдә чыгыш ясавым белән бик канәгать, чакырып торалар шөкер. Аерым концертка да бит бик яхшылап әзерләнергә кирәк, чыгымнар да зур. Элек яшьрәк чакта концертлар куя идем. Хәзер яшь барган саен вакытта җитми, булганына да шөкер итә башлыйсың. 

- Зәңгәр экраннарда да күренмисез бит...
- Шул телевизорда гына күренмимдер. Радиоларда җырларым яңгырап тора. Яңа җырларымны да яздыртып торам. Улым Ильмир Әзһәмов аранжировка ясау белән шөгыльләнә бит. Социаль челтәрләр күңелемә якын түгел инде. Кеше белән талашып, сүзгә киләсе килми. Мин, гомумән, андый әйберне хупламыйм. Сирәк кенә чыгышларымны күрсәтеп барам, шул җитә. Бәлки, концерт та куярбыз. Әмма анысы да халык соравы буенча гына булачак. Шулай да күңелдә өмет яши әле. Концерт - ул бик күп кешенең хезмәте, яхшы әзерлек кирәк. Концертлар куяр өчен сәламәтлек тә мөһим бит. Яшь барган саен анысы да какшый. Зур тамаша оештыру - ул стресс. Сәламәтлегемне дә күзәтеп торам. Яшь кешеләргә концерт кую килешә, әлбәттә. Әмма алар белән ярышып эшләп булмый. 

- Тормышыгызда без белмәгән яңалыкларыгыз күптер, Әлфинә апа?
- Социаль челтәрдә шатлыкларымны да куймыйм. Кайгылар да бик күп булды, аларны да кешегә күрсәтергә тырышмыйм. Чирләп ятарга да туры килде. Халыкка шәхси тормышымны сөйли торган җырчы түгел мин. Башка кешеләрнең тормышы белән дә кызыксынмыйм, үземнекен дә халыкка чыгарасым килми. Теләгән кеше җырларымны тыңлый, иҗатымны ярата. Мин аларга рәхмәтлемен.

- Хәзер җырчылар шәхси тормыш турында сөйләп тә популярлыкны җыя бит. Ә сез артыгын сөйләмәсәгез дә популярлыкны югалтмыйсыз. Сере нәрсәдә?
- Җыр! Яшьләр дә гел: “Әлфинә апа, без сезнең җырларыгызда үстек”, - дип әйтәләр. Алар беренче җырларымны әти-әниләре белән машинада тыңлап йөргәннәр. Ә балачак - рәхәт чак бит. Шушы якты хатирәләр иҗатымны яшәтә дә инде. Мин үзем түгел, җырларым популяр дип әйтәм. Артистны шәхси тормышны чыгарып “болгау” түгел, ә җыр популяр итә. 

- Улыгыз белән иҗат итү кыен түгелме?
- Без бер-беребезне бер караштан аңлыйбыз. Миңа нәрсә кирәген бик яхшы белә. Соңгы җырларыма улым аранжировка ясады. Бернинди бәхәсләр чыкканы юк алай. 

- Сезнең образыгыз эстрадада бердәнбер. Кем уйлап чыгарды аны?
- Барысын да үзем уйлап таптым. Күлмәкләрнең рәвешен дә үзем сайлыйм. Фигурам стандарт түгел, шуңа үземә нәрсә килешкәнен бик яхшы беләм. Иң мөһиме уңайлы күлмәкләр сайлыйм. Кеше сүзенә колак салмыйм. Нәрсә ошый, шуны киеп чыгам.

- Әлфинә апа, үзегезне яратасызмы?
- Кем белә инде. Яратамдыр барыбер. Үзеңне яратмасаң, хөрмәт итмәсәң, башкалар да сиңа шундый ук мөнәсәбәттә булачак. 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading