16+

Җырчы Алинә Даутова: «Авырлыкларны онытып, яңа сулыш белән яши башладык»

Җырчы Алинә Даутова: иренең авыруы, көтеп алынган сабый һәм тормыш сынаулары турында.

Җырчы Алинә Даутова: «Авырлыкларны онытып, яңа сулыш белән яши башладык»

Җырчы Алинә Даутова: иренең авыруы, көтеп алынган сабый һәм тормыш сынаулары турында.

Популяр җырчы Алинә Даутованы башка башкаручылар белән бутап булмый. Үзенә генә хас стиль, тавыш, моң, сөйкемле сөяге бар. Алинә белән соңгы тапкыр зур әңгәмәне 2014 елда язганбыз. Бу вакыт эчендә җырчының тормышында үзгәрешләр күп булган, билгеле. 

– Алинә, продюсерлар белән дә эшләп алдыгыз. Контракт вакыты беткәч, иреккә чыккан шикелле булдымы?
– 7 ел “Барс-медиа” белән хезмәттәшлек иттем. Иҗат юлым “Адаштым” җыры белән башланды. Миңа, дөресен әйткәндә, ул җыр бөтенләй ошамаган иде. Әмма продюсерларга ышандым.  Кышын яланаяк карда йөреп җырга клип төшердек. Әле дә миңа шул клипны искә төшерәләр. “Салкын тимәгән идеме соң?” – дип тә сорыйлар. Миңа, гадәттә, җил исеп китсә дә, салкын тия иде. Ә бу клипны төшергәндә кар өстеннән йөгереп тә, авырмадым. Кызык хәлләр күп булды инде.

Дөресен әйткәндә, продюсерларга рәхмәттән башка бернәрсә дә әйтә алмыйм. Гомумән, контракт беткәч, бераз моңсу да булды. Зур команданың канаты астына сыенып эшләргә күнеккән идем. Әйткән гозерләрен үтәдем, алар да миңа карата кешелекле булдылар. Кайбер кешеләр продюсер белән эшли башлагач, бер мизгелдә танылып китүне көтә. Мин исә, киресенчә, нәрсәдер килеп чыкмаса, гаепне беренче чиратта үземнән эзлим. Үз өстемнән җаваплылыкны төшермим. 

– Бу сыйфат балачактан киләме? 
– Әти-әни махсус акыл өйрәтеп утырмады инде. Без ничектер барысын сүзсез дә аңлый идек. Мин, гомумән, тыныч бала идем. Әти-әниләрем дә гади, ачык йөзле кешеләр. Әни – сатучы булып, ә әти – асфальт-бетон заводында эшләде. Балачагым тулай торакта үтте. Бәдрәф урамда, ә юыну бүлмәләре бөтенләй юк. Гаиләбез белән мунчага юынырга йөри идек.

Аңа да карамастан без авырлык күреп үсмәдек, кимсенмәдек. Киресенчә, ул вакыт үзенчә рәхәт иде.  Бүлмәдән-бүлмәгә кунакка йөрештек. Бәлки, шуңа күрә дә гадилекне яратамдыр. Мәктәптә укыганда инде музыка укытучысы миндә җырга сәләтне ачты. Аннан конкурс, бәйгеләргә йөри башладым. Әни белән икәү тырыша-тырыша образлар уйлый идек. Аңа бик рәхмәтле. Беркайчан: “Бармыйсың”, – дип әйтмәде. 

– Иҗат юлыннан китүгә дә каршы булмаганнар инде, димәк? 
– Юк. Җырлап йөргәч, әни музыка көллиятенә укырга керергә тәкъдим итте. Без көллияткә килгәндә имтиханнар тәмамланган иде инде. Шулвакыт бер ханым безне директор кабинетына янына алып килде. Әнигә: “3 минуттан соң чакырып алсалар, димәк, укырга керәм. Булмаса, язмаган инде”, – дигән идем. Әйтеп кенә бетердем чакырып алдылар. Җырлап күрсәттем, укырга да алдылар. Көллиятнең тулай торагы булмагач, һәр көн электричкага утырып Биектау-Казан арасын үттем. Станциягә кадәр җәяү барасы, аннан кайтасы. Көне буе җырлап-биеп йөрисең, хәтта ашарга да вакыт калмый иде. Мин тәмам ябыгып беттем.

Укырга кергәнче авырлыгым шул 56 килограмм тирәсе иде. Күп түгел инде ул, әмма мин үземне ни өчендер таза итеп хис иттем. Ничектер үсмер вакытта: “Эчең чыккан”, – дип әйттеләр. Шул сүз җитте инде, авырлыгым өчен борчыла башладым. Ә көллияттә укыганда кисәк ябыктым. Хәтта үзем белән укыган сыйныфташларым да танымады. Хәзер үземнең кызым үсеп килә. Ул да кайвакыт: “Син мине таза дип уйлыйсыңмы?” – дип сорап куя. Үсмер чакта комплекслар булгалый инде ул. Ә хәзер социаль челтәрләр дә үзенең матурлык стандартларын “тага”. Шуңа күрә гел: “Әгәр сине таза дип әйтәләр икән, ышанма, кызым”, – дим. Элек балалар белән “сөйләшү” дигән гадәт булмады. Ә хәзер мәгълүмат күп, шуңа гел аралашып торырга кирәк. Балаларның хәл-әхвәлен белешергә 10 минут та җитә. Әмма бу бик мөһим. 

– Сезне “югалттык” дип тә әйтәләр. Эзләп килүчеләр бармы соң?
–  Югалмадым, ләкин, чыннан да, бу сүзләрне ишетәм. Концертларда, мәҗлесләрдә чыгыш ясыйм. Яңа җырлар чыгарырга тырышам. Шулай да барысы финанс мөмкинлекләргә килеп терәлә. Хәзер эстрадада сәләтлеләр түгел, акчалылар күбрәк алга чыга. Моңа өстәп танылу өчен үземә хыянәт итергә дә теләмим. Эстрада өчен бу – кимчелектер, бәлки. Әмма гаделлек начар сыйфат түгел, миңа калса. 

– Эстрадада Алинә Давыдова да бар. Фамилиягезне бутыйлармы?
– Булгалый. Мәҗлесләрдә алып баручыларга махсус килеп фамилиямне дөрес итеп әйтеп китәм. Алай да хата ясыйлар. Басымны кайда гына куеп бетермиләр. “Давутова” дип тә әйтәләр. Ачу килә инде, яшермим. Даутова – кыз фамилиям. Мин сәхнәдә шул исем белән танылдым, шуңа үзгәртмәдем. Алинә чыгыш сәхнәдә танылганчы, мин инде җырлый идем. Шуңа тәхәллүс турында уйламадым. 

– Күптән түгел генә күңелле яңалыгыгыз белән бүлештегез. Икенче тапкыр әти-әни булырга җыенасыз икән. Кешеләр бит инде бала тугач: “Аңа иптәшкә сеңел-энекәш кирәк”, – ди. Сезгә дә мондый сүзләрне ишетергә туры килгәндер?
– Зур кызыбызга 11 яшь тула. Әлбәттә, миңа да бу 10 ел эчендә: “Тагын берне алып кайтыгыз. Бергә тәгәрәшеп үсәләр бит алар”, – дип әйтүчеләр күп булды. Гомумән, кешеләр андый сораулар бирергә ярата. Алай да беркайчан: “Сезнең ни эшегез бар соң?” – дип каты бәрелмәдем. “Аллаһ Тәгалә насыйп иткәч, булыр”, – дидем.

Әлбәттә, ирем белән бала турында хыялландык. Тормыш булгач, күп кешеләр белән аралашасың, төрле тарихлар да ишетәсең. Шулай итеп әкренләп үземнең тормышка карашларым да үзгәрә башладым. Элек тиз кызып китә идем, ә хәзер барысына тыныч карый башладым. Һәркемнең үз дөреслеге бит. Бәлки, сиңа начар сүз әйткән кеше бәхетсез булганга шундыйдыр? Аны да аңларга кирәк. Ачу сакламау, оныту – иң хәерлесе. Аллаһы Тәгалә кешегә сынауларны болай гына бирми. Балага узганымны белгәнче иремдә онкология таптылар...

– Аны ничек ачыкладылар? 
– Узган ел гаиләбез белән Дубайга ял итәргә барган идек. Кояшта иремнең хәле начарланды. Тикшеренә башладык. Хастаханәдә иремә: “Хәлегез начар, терелеп булырмы...”–  дип әйтеп кайтарганнар. Мин телевидениегә съемкага барырга җыена идем. Ирем шалтыратты... Бу хәбәрне ишеткәч “коелып” төштем, еладым. Башта бары бер сорау: “Хәзер нәрсә эшләрбез инде?”. Моңа кадәр булган вак-төяк мәшәкатьләр барысы онытылды. Сәламәтлек булмаса, мал-мөлкәт тә, байлык та кирәкми бит.

Гомумән, беркемгә дә андый сынау теләмәс идем. Үземне кулга алып, тиз генә съемкага җыендым. Тапшыруда нәрсә сөйләгәнемне, ничек төшкәнемне дә хәтерләмим. Хезмәттәшләр: “Алинә, хәлләрең ничек?” – дип сорый. Аларга елмаеп җавап бирәм, ә эчемдә ут яна. Шулай да борчылып, елап кына бернәрсәне үзгәртеп булмый. Аеруча шушындый авыр вакытта һәркемгә терәк, таяныч кирәк. Өйгә кайтканда үземне тулысынча кулга алган идем инде. Иремә: “Барысы да яхшы булачак. Бирешмибез”, – дидем. Аллаһка шөкер, гаиләләребез янәшәдә булды. Минем әти-әниләр, иремнең әти-әниләре, туганнар безгә нык ярдәм итте. Иремә операция ясадылар. Хәзер инде ул тернәкләнү уза. Аллаһка шөкер, барысы хәерле узды. 

– Ирегез тернәкләнү узганда гаилә дилбегәсе сезнең кулга күчтеме? 
 – “Хатын-кыз иргә “салынып” ятарга тиеш түгел”, – дип әйтә идем. Бу, чыннан да, шулай. Без бит өч көнлек дөньяда яшибез. Иртәгә, киләсе көнне нәрсә буласын алдан белмибез. Хатын-кыз һәрвакыт үзен карарга, аягында нык басып торырга тиеш. 

– Йөкле булуыгызны кайчан белдегез?
– Авыру турында белгәннән соң, ике ай узгач йөкле булуымны белдем. Башта мин иремне сакладым, аннан ул мине саклый башлады. Дөресен әйткәндә, УЗИ ясаткач кына, чыннан да, тагын бер тапкыр әти-әни булуыбызга ышандык. Аллаһы Тәгалә бер вакытта авырлыгын да, җиңеллеген дә бирде. Күк йөзен болытлар капласа да, яңгырлар яуса да, аннан соң кояш чыга диләр. Бар кайгы, авырлыкларны онытып, яңа сулыш белән яши башладык. Каенанам да: “Бу бала безгә өмет бирде”, – ди. Мондый могҗизаларны күргәч, Аллаһка ничек ышанмыйсың инде? Исән-сау, бәхетле сабый булсын иде.

– Ирегез беренче очрашуда ук: “Мин сиңа өйләнәм”, – дип әйткән. Сездә дә андый хис бар идеме?
– Дөресен әйткәндә, гаилә кору турында уйланмадым. Укыйм, иҗат итәм, кыскасы, эш күп иде. Безнең танышу тарихы да җыр белән бәйле.  Минем башкаруымда «Җуймам микән сабырлыгым» җырын уртак дустыбыз Линарга тыңлаткан. Аның шунда ук минем белән танышасы килгән. Шулай итеп, мине Линар белән күрешергә кодалый башладылар.

Килештек.  “Озын буйлы, зәңгәр күзле егет”, – диделәр. Шуңа ике дә уйламыйча биек үкчәле туфли киеп чыктым. Баксаң, мин Линардан озынрак икән. Ул көнне ирем миңа бер сүз дә дәшмәде. Озаклап сөйләшеп торырга хәлем дә юк иде, авырый идем. Ләкин араларыбыз суынмады, үзеннән-үзе ничектер аралашып киттек. 5 ел очрашып йөрдек. Аннан гаилә кордык.

– Ирегез һөнәрегезгә каршы килмиме? Алга таба зур концерт куярга, гастрольләргә дә чыгарга исәбегез бардыр?
– Җыр-моң – табигатьтән бирелгән сәләт. Ирем дә башта минем тавышыма гашыйк булды. Тормышымны иҗатсыз күз алдына китерә алмыйм. Бөтенләй җырламасам, үз-үземә каршы барган төсле тоела. Ирем дә хисләремне аңлый. Гомумән, без концертларга да бергә йөрибез. Линар миңа җайлы, уңайлы булсын өчен тырыша. Җырчылар белән күп эшләдем: Иркә, Фәрит Низамиев, Ришат Фазлыйәхмәтов, Вил Усманов төркемнәре. Алар арасында иң җайлысы Фәрит Низамиев булгандыр. Җиңел, рәхәт эшләдек. Мин әле ул вакытта моңа өстәп вокал да укыта идем. Эштән кайтып, тиз-тиз җыенып ирем белән концертка чыгып китә идек. Әти-әниләргә рәхмәт, баланы аларга калдырдык. Шулай да гомер буе мондый режимда эшләп булмый. Казанда зур концерт үткәрү теләге, әлбәттә, бар. Бу – хыял. Ә гастрольләргә чыгарга теләмим. Беренчедән, бу бик күп энергия һәм вакыт таләп итә.

Икенчедән, минем өчен гаилә – беренче урында.  Ир белән хатын бергә җырлап, концертларга йөрсә, бер хәл. Әгәр мин гастрольләргә китсәм, балалар ирем белән калыр иде. Мин үсеш алганда, ирем тукталып торыр иде. Ул да үсеш алырга, алга атларга хокуклы. Бу яктан барысы да тигез, гадел булырга тиештер. Өченчедән, тормыш бер генә бирелә. Минем аны юлда үткәрәсем килми. Ирем белән хастаханә юлында йөргәндә бер егет белән таныштык. Футбол уйнаганда аягын бәреп имгәнгән булган, шуннан соң анда онкология тапканнар. Аягын ампутацияләгәннәр. Шул вакытта әтисе дә үлгән. Егет әнисе белән химия алып йөри. Йөзе сап-сары... Ул ирем белән бер бүлмәгә туры килде.  Линарга: “Үзем шикелле хатын табып, гаилә корып, балалар үстерәсе иде”, – дип, хыяллары белән бүлешкән. Авыр хәлдә булган кеше дә, өметләнеп яши. Ә ике кулы, аягы булган, сау-сәламәт кешеләр чебеннән фил ясап, зарланып яшиләр. Зарлануны яратмыйм. Үзем дә зарланмыйм. Зарланырлык хәлдә түгел без. 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading