16+

Җырчы Анастасия Макарова: «Ашыкмый гына үз вакытымны көттем»

Югары Осланда туып-үскән рус кызы Анастасия Макарова турында ишеткәнегез бардыр.

Җырчы Анастасия Макарова: «Ашыкмый гына үз вакытымны көттем»

Югары Осланда туып-үскән рус кызы Анастасия Макарова турында ишеткәнегез бардыр.

Эстрадага ул, татар телен үзлектән өйрәнеп, татар җырларын башкаручы беренче җырчы буларак кереп китте. Күпләр аны татар моңын бозуда гаепләде, ә Анастасия үзе исә ничек тоемлый – шулай җырлавын дәвам итте. 

–    2018 елдан башлап музыкаль карьерамны алып барам. Даими рәвештә үз өстемдә эшлим, чөнки рус милләтеннән булып, татар җырларын башкарырга алынганмын икән, бу тагын да зур җаваплылык өсти. Сәхнәдәшләрем күптәннән инде зур залларда шәхси концертлар куйганда, ашыкмый гына үз вакытымны көттем. Шулай ук мине хәйриячелек, кешеләргә ярдәм итү идеясе җәлеп итә. Чөнки үзем дә күп балалы гаиләдә үстем. Шуңа күрә бу ике ягымны берләштереп, беренче шәхси концертымны нәкъ менә хәйрия концерты итеп уздырырга булдым, – ди Анастасия.

11 октябрь көнне “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә Анастасия Макарова һәм аның иҗатташ дуслары тере тавышка концерт куячак. Концертка  махсус хәрби операциядә катнашкан хәрбиләрнең гаилә әгьзалары, күп балалы, мөмкинлекләре чикле кешеләр чакырылган. Ә сатылган билетлардан кергән акча, шулай ук, мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлтеләчәк.

Хәйрия концертында Анастасия Макарованың автор җырлары, татар халык һәм рус телендәге җырлар яңгыраячак. Кичәдә Камал театры оркестры, Дәүләт Камера хоры, Артур Мингазов, Алексей Шадварин һәм башкалар катнашачак.

Алсу Мансурова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading