Җырчы Чулпан Йосыпованың туганы МХОга киткән.
Җырчы әнисенең энесен озатырга барган. Ул үз теләге белән МХОга киткән.
– Беребезгә дә алдан әйтмәде, инде ике ел элек китәм дип йөргән иде, алмадылар. Китәргә ике көн калганда гына әйтте. Озаткан көнне бик авыр булды. Барыбызда еладык... Аеруча гаиләсенә кыен инде. 3 кызы, 2 оныгы бар, иң кечекенә кызына 13 кенә яшь. Кияве дә хәрби, ул да МХО зонасында. Аның ялга кайтып киткәне булды. Якын кешене озату кыен инде. Бар ир-атларыбызга исәнлек-саулык телим, Аллаһ тәгалә ярдәменнән ташламасын, – дип белдерә Чулпан.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар