– ИлГәрәй, ләкин башкаладагы концертларыңны ни сәбәпледер ике елга бер генә куясың. Акча ягы кысанракмы, берәр хикмәте бармы, дигәндәй...
– Акчасыннан тормый эш, тамашачым белән сагынуны тоеп күрешергә яратам. Зарыгып көтеп алулары сәхнәгә килеп чыгуга ук сизелә, алкышлаулары ук үзгә. Бик тансык, рәхәт хисләр! Мактанмыйм, ләкин бер сулышта үтеп киткән концерттан соң да нигә бер генә көн куйдың, дип сораучылар да бар. Икенче, өченче көнне дә килер идек, диләр. Юк, һәр нәрсә тансыкка тәмле – тормыш кануны.
– ИлГәрәй, хәзер күп җырчылар үз хатыннарын төркемнәренә администратор итеп билгелиләр. Гаилә бюджетын тулыландыру ягыннан да отышлырак дип беләм, аннары көне-төне бергә булгач, көнләшү өчен җирлек тә калмый. Сезнең гаиләдә ничек? Айгөл администратор вазыйфасын башкармыймы?
– Минем тормыш дулкыным – Айгөлем балалар бакчасында инглиз теле укыта. Балалар ярата ул, тезләнеп сорасам да әлегә үз эшеннән китмәячәк. Параллель рәвештә миңа да булыша ул: образлар тудыру, репертуар туплау, фотосессия, клиплар мәcьәләсендә мин гел аның белән киңәшәм. Айгөл гаилә учагын саклауга зур көч куя, икебезгә дә әти-әнидән бирелгән тәрбия шундый: гаиләне беренче урынга куеп яшибез. Әгәр дә игътибар итсәгез, мин үзем дә гастрольләр белән артык мавыкмыйм, өйдән атналар, айлар буена чыгып китмим. Күпчелек балаларым белән мәш киләм. Балаларны үстерү дә бер вакыт кына. Ә Айгөл белән, чынлыкта андый ниятебез дә юк түгел, тик ул киләчәктә булыр, кызларыбыз үсеп, канат очыргач. Адиләбезгә дә быел 14 яшь тула, паспорт алачак. Камилә дә 9 яшен тутырды. Әле кайчан гына туганнар иде, үтә гомер. Айгөлнең продюссерлык эшен җилтерәтеп эшли алачагына ышанам мин, көчле ул, сүзен өзеп сөйләшә. Тормышта гына түгел, Айгөлемнең яраткан эшемдә дә уң кулым булуын, бергә эшләвебезне үзем дә бик телим. Әмма балалар хакына әлегә көтәргә кирәк. Ә гаилә бизнесыбызны без бергә алып барабыз. Аллаһыга мең шөкер, кайсы өлкәдә эшләвебезне әйтмим, сер булып калсын, юкса күз тиюе бар. Әлегә чәчәк атып килә, тагын да киңрәк канат җәйгәч, бәлки “Шәһри Казан” укучыларына гына сөйләрмен дә.
–ИлГәрәй, белүемчә әтиеңнең вафатыннан соң әниең ялгызы гомер кичерә. Үз өе белән яшәүчеләрнең бирде быел кыш кирәген – карны иште генә, ничек көрәп җитешкәннәрдер. Кышны ничек кичтегез?
– Әтием вафатына быел ноябрь аенда 5 ел булачак. Аның юклыгы нык сиздерә, әни дә үзен бик сагына. Икесе тиң, матур яшәделәр бит. Әнигә без авырлык китермибез. Чынлап та кар күп яуды, аны түктек тә, көрәдек тә. 2010 елда да кар күп яуган кебек иде, быелгысы белән чаагыштырганда анысы берни булмаган икән. Әни инде, яз көне бөртеге калмас, эреп бетәр, артык нужаланмагыз, дисә дә, ишегалдын иркен тотарга тырыштык. Атна саен әни янына җыелашабыз. Мунча керәбез, әни тәмле ризыгын пешерә, безне сыйлый, дигәндәй. Быел әле теплицаны яңартырга кирәк, дип куйды. Озакламый бакча эшләре дә башланып китәр, ирләр эше безнең кулда, су сибүләр, чүп утаулар да балалар кулына калып бара, шөкер. Илләр генә имин булсын, матур яшәргә тулы хакыбыз да, моңа мөмкинлекләребез дә бар. Бәхетле булыйк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
0
0