16+

җырчы Илгиз Хәсәншин: “Табиблар да мактады әле”

Җырлы гаилә Гөлзада-Илгиз Хәсәншиннар беренче тапкыр әти-әни булдылар!

җырчы Илгиз Хәсәншин: “Табиблар да мактады әле”

Җырлы гаилә Гөлзада-Илгиз Хәсәншиннар беренче тапкыр әти-әни булдылар!

Зур сөенечләре белән алар якыннары, туганнары һәм яраткан тамашачылары белән уртаклашты. Яшь әти Илгиз Хәсәншин белән хәбәргә чыгып, хис-кичерешләрен белештек. 

– Әти булу ничек соң? Нинди хисләр? 
– Аллаһ Тәгалә шулай туры китерде, улыбыз Рамазан аенда туды. Әти булу хисен аңлап бетерә алмыйм әле. Очып кына йөрим, ул хисләрне аңлатып бетереп булмый. Зур шатлык инде бу. 

– Гөлзаданың хәле ничек? “Партнерские роды” булмадымы? 
– Гөлзаданың хәле, Аллаһка шөкер, яхшы. Алдан ук “парнерские роды” турында уйланган идем. Гөлзада да: “Янәшәмдә була алсаң, миңа да тынычрак булыр иде”, – диде. Ике куянның койрыгын бергә тотып, бала туганда бергә булдык. Табиблар да мактады әле. Берникадәр  вакыт үткәч, алар белән шундый якын мөгалләмәгә кердек. Профессиональ дәрәҗәдә бергә эшли башладык. Мин үз көчемнән килгән хәтле ярдәм иттем. Дару, кирәк-яраклар биреп торадым. “Без бернәрсәдән курыкмыйбыз дигән егетләр дә, аңнарын югалтып егыла”, – диделәр, шуңа хәлемне сорап тордылар. Барысы да яхшы иде. Тагын “парнерские роды”да катнашу мөмкинлеге туса, һичшиксез, барыр идем. Бу мәсьәләдә һәркемнең үз фикере инде. Шулай да мондый җаваплы, дулкынландыргыч мизгелдә тормыш иптәшегез белән янәшәдә булсагыз, аңа да рәхәт, синең дә күңелең тыныч. 

– Сабыйга нинди исем куштыгыз? Син үзең кем турында хыялланган идең, малаймы әллә кызмы?
– Улыбыз Сөләйман булды. Башта: “Малай булса...”, – дип уйландым. Аннан кыз дип тә теләдем. Без үзебез дә гаиләдә ике малай бит. Әти-әнинең дә кыз бала сөясе килгәндер. Улыбыз туасын белгәч, шатландык, әлбәттә. Кем булса да, бәхетле, сау-сәламәт бала булсын. 


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading