16+

Җырчы Илназ Гарипов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!

Илназ Гариповның улы туган.Инде сабыйга 7 ай икән.

Җырчы Илназ Гарипов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!

Илназ Гариповның улы туган.Инде сабыйга 7 ай икән.

Алып баручы Ренат Галиәскәров Илназ Гариповның улы белән уйнаган видеосын урнаштыргач, игътибарлы тамашачылар: “Илназның улы туган әллә?” – дип сораштырды. Без бу сорауга ачыклык кертәр өчен Илназ белән хәбәргә чыктык.

–  1 гыйнвар көнне улыбыз Әмин туды. Социаль челтәргә шәхси тормыштан мизгелләрне бик сирәк куям. Безне видеога Ренат төшереп куймаган булса, бу хакта белмәсләр иде дә әле. Шәхси тормыштан реклама ясарга яратмыйм. Иҗат иҗат инде ул. Барыбер күз тию дә бар. Якыннар, дуслар улыбыз турында белә инде. Малайны бик яратабыз. Иснәп туя алмыйм. Хәлемнән килсә, ашап бетерер идем (көлә).

– Әти булырга әзер идегезме?
– Әлбәттә, яшь бара бит.

– “Совместные роды” булмадымы алай-болай?
– Яңа ел корпоративлары узып китсә ярар иде дип борчылдым. 31 декабрь Яңа елны каршы алдык та, 1 гыйнвар иртән бала тудыру йортына киттек. Яшен санарга да җайлы (көлә). “Совместные роды” турында уйланырга вакыт булмады. Яңа елдан яңа тормыш башланды. Әти булу – зур бәхет ул. Әти булу турында “Яшьлек тәме” дигән җыр да яздым. Тиздән музыкаль мәйданчыкларга чыгарабыз. 

Илназ Гариповның гаиләсен һәм якыннарын котлыйбыз!
Исән-сау, игелекле сабый булып үссен!

Фото: видеодан скриншот

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading