16+

Җырчы Ләйлә Галиева: «Сез мине котлый аласыз»

27 марта 2025, 13:20
3072
0
5
Уку өчен 2 минут

Танылган дуэт, җырлы гаилә Рөстәм һәм Ләйлә Галиевларның аерылышуы турында хәбәр иткән идек.

Җырчы Ләйлә Галиева: «Сез мине котлый аласыз»

Танылган дуэт, җырлы гаилә Рөстәм һәм Ләйлә Галиевларның аерылышуы турында хәбәр иткән идек.

Ләйлә социаль челтәрдәге сахифәсендә аерылышулары турындагы таныклыкны күрсәтеп, бу сүзләрне раслады. 

«Сез мине котлый аласыз», — ди Ләйлә. 
–Моны күпләр «хайп» дип уйлады. Язылучылар санын арттыру өчен дип... Юк, бу һәрбер гаиләдә булырга мөмкин хәл. Кияүгә чыкканда аерылышырмын дип чыкмыйсың бит инде, матур итеп яшәрмен дип чыгасың. Тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә инде. Шулай итеп, бүген мин документ алдым. Алга атлыйбыз, эшлибез, үсәбез. Безгә икебезгә дә шулай яхшырак булачак, – ди җырчы. 

Ире белән аерылышуы турында хәбәр таралгач, Ләйлә Галиевага егетләр игътибары арткан. Очрашу, кафега бару тәкъдимнәре дә еш килә икән. «Хәерле көннәр, хәерле кичләр, уңышлы көннәр, дип язасыз. Зинһар өчен андый СМСлар белән вакытымны алмагыз. Минем кинога, кафега йөрергә вакытым юк, эш бик тыгыз. Игътибар бирәсегез килә икән, «доставка»лар эшләп тора, рәхим итеп җибәрегез» – дигән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

1

4

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading