16+

Җырчы Лилия Муллагалиева ябыгу үзәгенә барган

Җырчы ябыгу һәм авыруларны дәвалау үзәгенә килгән.

Җырчы Лилия Муллагалиева ябыгу үзәгенә барган

Җырчы ябыгу һәм авыруларны дәвалау үзәгенә килгән.

Бирегә 3,6,10,14 көнгә киләләр. Җырчы исә 6 көнгә килгән.
– Бу үзәкнең барлыгы турында белгәч үк, барырмын дигән идем. Әмма үзегез беләсез, хатын-кызның үзенә вакыты җитми. Мин алты көнлек программага язылдым. Ниндидер яңа эшкә тотынганда курку хисе була бит. Мин дә дулкынландым. Бар көчемне җыеп, Илсурга әйттем дә, җыенып киттем. Алты көн ач тордым, моңа кадәр, гомумән, болай эшләгәнем юк иде. Ураза тотабыз, әлбәттә, әмма бу бөтенләй башка.
Дус кызым белән бергә бардык, анда танышларымны да очраттым әле. Операциядән соң 20 килограммга арттым. Эндокринологлар: “Организмга чистарынырга, метоболизмны яхшыртырга кирәк”, – диделәр. Алты көн эчендә алты килограммга ябыктым. Бу процедураларны узганда барыбер табиблар янәшәдә булырга тиеш. Безгә күбрәк җиләк-җимеш суларын эчерттеләр, аның махсус методикасы бар. Түзмәслек түгел түзәрлек. Хәзер өйгә кайттым инде. Өйдә дә махсус режим буенча тукланам. Ябыгуга ныклап тотындым. Бу тәҗрибәдән соң, энергиям артты. Максатка ирешү дә көч биреп тора, – дип сөйләде Лилия Муллагалиева социаль челтәрдәге язылучыларына.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading