16+

Җырчы Марат Галимовның гаиләсендә сөенечле вакыйга

Олы кызы Ралинә 13 апрельдә сөйгән яры белән никах укыткан.

Җырчы Марат Галимовның гаиләсендә сөенечле вакыйга

Олы кызы Ралинә 13 апрельдә сөйгән яры белән никах укыткан.

 “Шәһри Казан”га биргән интервьюда Марат: “Ралинәгә – 21 яшь. Ул намазда, киләсе елга кияүгә бирербез, бәлки. Ралинә укый һәм балалар белән эшли”, - дип сөйләгән иде. Җырчы сөенечле хәбәре белән безнең белән дә уртаклашты.
- Олы кызыма никах укыттык әле. Кызым да, ире дә икесе дә намазда. Хатын-кызга вакытыда гаилә кору мөһим бит, шуңа күрә без бик шат. Икесе дә тумышы белән Казаннан, бер сыйныфта белем алдылар. Ралинә КФУда психология буенча укый, ире исә, медицина өлкәсе буенча белем ала.  Яшьләр үз көйләренә, аерым яшиләр. 
- Олы кызыгызны кияүгә бирдегез. Нинди хисләр булды ул көнне?
- Бераз дулкынланып алдым инде. Балалар диндә булгач, алар өчен күңелем тыныч. Диндә булган кешеләр, гаилә коруга, ир белән хатын-кыз арасындагы мөнәсәбәтләргә җаваплы карыйлар дип уйлыйм. Моны үземнән чыгып әйтә алам, шуңа күрә бәхетле гаилә булсыннар. Аллаһ бирса август аенда туйларын үткәрергә планлаштырабыз.
Яшь парга ак бәхетләр теләп калабыз!

Язмага реакция белдерегез

17

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading