Атна саен диярлек төрле кызыклы бәйрәмнәрне барлавыбызны дәвам итәбез, дуслар!
19 сентябрь – смайликның туган көне. Җырчылар СМС-хәбәрләр юллаганда смайликлар кулланамы? Иң яраткан смайликлары нинди?
«Мин кешеләр белән аралашканда смайликлар куллануны өстен күрәм, коры хәбәрләрне яратмыйм», – диде яшь башкаручы Игорь Дмитриев . «Миңа да смайликлар белән җавап бирсәләр, бик шат булам. Иң яраткан смайлигым исә – йөрәк»,– ди ул.
Раяз Фасихов шулай ук смайликлар белән язышырга ярата. «Кайвакыт бер смайлик кына җибәреп, барысын да сүзсез генә аңлатырга була бит»,– дип ассызыклый җырчы. «Беренче смартфоннар чыкканда, җәяләр, куштырнаклар куеп языша идек. Смайлик эзләп табарга иренсәм, әле дә шулай эшлим. СМСны тавыш белән яздырып җибәргән кешеләр кайвакыт ачуымны чыгара, аны бөтен җирдә дә тыңлап булмаска мөмкин бит. Иң яраткан смайлигым исә бәхетле, елмая торганы», – ди Раяз.
«Мин смайликларны бик еш кулланмыйм. Иң яратканы исә – кызыл йөрәк. Миңа еш «поцелуйчик»лы смайлик җибәрәләр, тик, ни кызык, минем аны беркайчан да бүтәннәргә җибәргәнем юк», – дип җавабы белән бүлеште популяр җырчы Гүзәл Әхмәтова.
«Күбесенчә социаль челтәрләрдә «кружочек»лар аша аралашам»,– диде Динара Сәетбатталова . «Язышкан вакытта, әлбәттә, смайликлар да кулланам. Үзем дә шулай сөйләшкән кешеләрне яратам. Хәзер бит стикерлар да бар. Алар аша хис-кичерешләрне тагын да җиңел генә аңлатып була. Ә иң яраткан смайлигым – көлә торганы»,– дип елмая җырчы.
«Ачу килгән вакытта, смайликлар бик ярдәм итә, чөнки начар сүз әйтер урынга, шуны җибәрәсең дә – бетте-китте», – дип кызыклы җавабын яңгыратты Илзирә Ибраһимова. «Хәзер бит вакыт бик юк, ашыгабыз-чабабыз, ә смайликлар тормышны бик җиңеләйтә. Аралашкан вакытта смайлик кулланучыларны бик яратам. Иң ошаганнарын һәм еш кулланганнарын махсус сайлап бер урынга куям»,– дип җавап бирде безнең соравыбызга җырчы.
Илүсә Хуҗина ның смайликларга артык исе китми. «Смайликларны күп кулланырга яратмыйм, урынлы булганда гына җибәрәм. Алар җибәргән хәбәргә кәеф өсти», – диде ул.
«Туган көнең белән, смайлик», – дип сүзен котлаудан башлады Илназ Баһ. «Смайликлар халәтне бик яхшы күрсәтә. Әйтик, уйландыру, шаккату смайликлары бар. Кәеф күтәренке булганда, көлә торганнарын җибәрәм. Рәхмәт йөзеннән, «воздушный поцелуйлы»ны кулланам», – дип көлде җырчы.
Кызыклы фактлар:
1. Барыбызга да таныш сары йөзле «смайлик»ның авторы – Америка рәссамы Харви Бэлл. XX гасырның 63нче елларында иминиятләштерү компаниясе берәр матур, истә кала торган символга заказ биргәч, рәссам барыбызга да таныш булган сары төсле, түгәрәк «смайл»ны ясый. Заказчылар Бэллга 50 доллар гонорар түли һәм смайлик рәсеме төшерелгән тамгалар ясата башлый.
2. Иң борынгы смайликны Төрки җирлегендә, Төркия һәм Италия археологлары төркеме таба. Бу хәл Газантеп провинциясенең (Төркия) Каракамыш шәһәрендә була. Чүлмәк тышына төшерелгән елмаюлы йөзнең ясалу вакыты безнең эрага кадәр 1700 ел дип исәпләнә.
3. Хәзерге вакытта дөньяда иң популяр смайлик булып «шатлык яшьләре белән көлүче йөз» санала. Социаль челтәрдә аралашканда 32-44 яшьтәгеләр смайликлар куллана. Сүз уңаеннан, хатын-кызлар ир-атларга караганда смайликларны 15 процентка ешрак куя.
4. Кайбер илләрдә кешеләрне тезеп бастырып, елмаю тамгасы ясау кебек акция уздыралар. 2012 елда Һиндстанда мәйданга җыелган 3737 кеше 43,5 метрлы елмайган түгәрәк «смайлик» ясыйлар..
5. Елмаюны өйрәнүче фән дә бар, җәмәгать. Ул геотология дип атала. Елмаюның үзенә килсәк, ул стресстан саклый. Нинди генә авыр хәлдә калсагыз да, тирән итеп сулыш алыгыз һәм елмаегыз, ди белгечләр. Көлгәндә кешенең баш миендә бәхет гормоны – эндорфин бүленеп чыга.
6. Шулай ук көлү, елмаю иммунитетны ныгыта. Еш көлгән кешеләрнең кан басымы, йөрәк ритмы, сулыш алу һәм мускуллар тонусы тәртиптә була. Көлгәндә тукымалардагы кан йөреше, нерв системасы, канның биохимик составы яхшыра. Елмаю кешенең психик һәм физик хәленә дә уңай тәэсир итә икәнен онытмагыз.
Комментарийлар