16+

Җырчылар телефоннан сөйләшергә яратамы?

Телефоннан иң күп сөйләшүче җырчыны ачыклыйбыз.

Җырчылар телефоннан сөйләшергә яратамы?

Телефоннан иң күп сөйләшүче җырчыны ачыклыйбыз.

Татар эстрадасы җырчылары телефоннан сөйләшү яклымы яисә смс-хәбәрләр аша аралашырга яратамы? Кем белән көн саен телефоннан сөйләшәләр, бу эшкә күпме вакытлары китә? Барлык җаваплар да әлеге язмада!

Илүсә Хуҗина телефоннан сөйләшергә яратмый булып чыкты. “Күзгә-күз аралашуны күбрәк якын итәм”, – дип сүзен башлады җырчы. “Мин смс-хәбәрләр белән аралашу яклы, ят телефон номерларын гомумән алмыйм. Көн саен әнием белән телефоннан аралашам, хәл-әхвәлләрен сорашам. Йорттагы барлык яңалыкларны сөйли. Ул сөйләшүләр озак бармый, чөнки күрешеп сөйләшүгә ни тора! Иптәш кызым белән дә еш аралашып торам!” – дип барысын да бәйнә-бәйнә сөйләде Илүсә. 

“Телефоннан да сөйләшергә яратам, смс-хәбәрләр аша да аралашам”, – ди Илназ Баһ. “Руль артында бераз авыррак, шуңа тавышлы хәбәрләр дә җибәргәлим. Хәзер телефонсыз тормышны күз алдына да китереп булмый. Ерактагылар белән аралашу өчен бигрәк тә уңайлы. Элек телефоннардан озаграк сөйләшә идек, хәзер сүзне кыска тотабыз”, – дип чагыштырулар белән җавап кайтарды җырчы.

 “Смс-хәбәр язганчы, телефоннан рәхәтләнеп сөйләшәбез. Берәр сәгать сөйләшкән вакытлар да була”, – дип тезеп китте Ризат Рамазанов. “Айдар абый Тимербаев, Илдар абый Ногманов, Уфадагы дуслар, әти-әниләр белән көн дә сөйләшергә тырышабыз. “Телефоным югалса, нишләрмен” дип паникага бирелгән вакытлар да була. Мин вакытында ук кешегә җавап кайтарырга тырышам, Зинира исә киресенчә, телефонны кулына кич белән генә ала”, – ди гаилә башлыгы.

Фәридә һәм Алсу дуэтына да әлеге сорауларны бирдек. “Мин телефоннан аралашырга яратам, чөнки сөйләшкәндә бүтән энергетика, кеше белән якыннан очрашкан кебек. 30 минут әни белән сөйләшкән бар, аның белән вакыт онытыла. Алсу белән сөйләшә башласак, туктатып булмый. Коллегалар әле дә гаҗәпләнәләр, “30 ел бергә эшләп каян сүзләр табасыз”, диләр”, – дип көлә Фәридә. Алсуның җавабы исә мондыерак: “Якын кешеләрем, туганнарым белән мин гел телефоннан сөйләшергә тырышам! Аларның тавышларын ишеткәч, күңелемә рәхәт булып китә. Мәсәлән, мин көн саен Әнием һәм ирем белән телефоннан аралашам. Вакытым булганда әни белән икешәр сәгатъ сөйләшәбез”, – дип елмая җырчы. 

Шәрипҗановларның гаилә башлыгы безнең темабызга карата нинди фикердә икән? “Берәр нинди мөһим сорау булса, шалтыратырга яратам, чөнки язганны вакытында укымаска да мөмкиннәр. Берәр эшкә тотынсам, гомумән, телефонны еракка алып куям. Кесәдә йөртсәм, гел юкка-барга бүленеп, эш эшләнмичә кала. Шуңа эш беткәннән соң телефонны ачып карыйм. Иң озак сөйләшкән кеше – әнием” дип сөйли Илсур Шәрипҗанов.

Аиша исә телефоннан шалтыратып сөйләшүне бик үк яратып бетерми икән. Ул текст яисә аудио хәбәрләр җибәрү һәм кабул итү яклы. “Иң күбе – телефоннан берәр сәгатьтән артык сөйләшкәнем бардыр, мөгаен. Анысы да сөйгән яр белән аралашу булгандыр. Телефон аша көн саен әнием белән рәхәтләнеп сөйләшер идем. Әмма ул авырый, һәм, гомумән, сөйләшә алмый, шуңа күрә телефоннан аралаша алмыйбыз” – дип ихлас җавап бирде җырчы. 

 “Болай гына телефоннан сөйләшик әле, дип утырган вакытлар юк. Күбесенчә эш буенча”,– дип ирләрчә җавап кайтарды Рафил Җәләлиев. “Эльмира күбрәк смс языша, телефоннан аралашуны артык өнәп бетерми, минем очракта – икесе дә кулай вариант. Көн саен әти-әниләр белән сөйләшеп торабыз. Шулай ук хатыным белән дә күп вакыт смс-хәбәрләр аша аралашабыз. Месенджерларда аудиохатлар языдырып булгач, бигрәк уңайлы”, – дип йомгаклый сүзен җырчы.  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading